Логотип Идель
Аклы-каралы

БЕР-БЕРЕҢНЕ ҮЛЕП ЯРАТ!..

Көнбатышта дәүләт башка, җәмгыять башка. Анда кеше фатирын ала, мая туплый, һөнәр үзләштерә, кыскасы, парлы тормышка әзерләнә. Ә бездә егет- ыз 30 яшькә хәтле бернәрсәгә дә ирешмичә карт егет, карт кыз исеме күтәреп кала. Ирләр эчкечелеккә сабыша. Рәсәйдә икенче кануннар. Бездә 19-20 яшьтә кияүгә чыкса, өйләнсә генә ир-ат, һәм хатын-кыз үз шәхесен саклый, тегеләрдә, киресенчә, бу яшькә гаилә корса, үз-үзен югалта.

Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллинаны “менә алар кем!” дип тәфсилләп таныштыруның кирәге юк. Бу ике артистны белмәгән кеше сирәктер ул. Кайчандыр кыз-кыркын “Илдар” дип авыз суы корытса, егет-җилән “Алсу” дип акылын җуя иде. Яшьлек белән чибәрлек бу ике заттан мәңге китмәс кебек иде. Һәм бу шулай булыр да, ахрысы. Аларның кавышуына дистә еллар узса да, һаман унсигез яшьтә диярсең үзләрен. Менә Хәйруллин-Гайнуллиналар беренче мәртәбә безнең редакциягә кунакка килделәр. Мөгаен, Камал театры артистлары “Безнең белән сәхнә тормышы, спектакльләр һәм рольләр хакында сөйләшерләр”, – дип фараз кылганнардыр, ә без, тоттык та, театр дөньясын юри читләтеп, җыен “юк-бар” сораулар яудырдык. “Юк-бар” дигән сүзне куш тырнаклар эченә алуыбызның сәбәбе шул: чөнки сораулар юк-бар түгел... Бу ике мөлаем зат дөнья, тормыш, гаилә, мәхәббәт турында ниләр уйлый икән соң?

Мәскәүдә артистлар, режиссерлар, рәссамнар бизнес белән шөгыльләнә башлады. Мәсәлән, танылган артист Александр Збруев “Леком” театры каршында ресторан ачкан. Сездә дә мондый теләкләр тумыймы? Әйтик, анда сезнең дә кулланмалар буенча аерым ризыклар әзерләнә ди.

И: Кулланмалар бар анысы. Алсу бик тәмле пешерә. Әмма кафе-рестораннар ачып булмас, алыш-бирешләргә талант юк, һәм бу эш – табигатемә дә каршы.

А:  Нишләп ачмаска әле! Андый фикер туарга да мөмкин лә ул. Әгәр дә инде көнбатыш илләрендәге сыман законнар җайлашса, икътисад тотрыкланса. Ә бүген әле мондый уй күңелгә кергәне юк. Рәтле илдә артист үз хезмәте белән матди кыенлыклар кичермичә яшәргә тиеш тә бит... 

- Мәхәббәт һәм дан-шөһрәт... Икесенең берсен сайлагыз, дисәләр, кайсын сайлар идегез икән, ә?

И: Икесен дә!

А:  Мәхәббәтен сайлар идем! Дан-шөһрәт турында уйлаганым юк. Җиде кат тиреңне тамызып эшләсәң – анысы үзе дә килә ул. 

(Илдар Алсуның җавабын тыңлап торды да, әллә баягы сүзеннән ваз кичеп, әллә фикерен әз-мәз үзгәртергә теләп: “Кеше мәхәббәте белән шәхси тормышында бәхет табарга тиеш” – диде.)

– Сезгә ошар өчен ир-атның, хатын-кызның нинди сыйфатларга ия булуы кирәк?

А:  Яратам икән, кешене бар җитешсезлекләре белән кабул итәм. Мәхәббәтнең көче дә шунда. Алай да, кабахәт адәм булмасын инде.

И: Рухи чисталык, тугрылык, сафлык – хатын-кыздан шушы сыйфатларны эзләр идем. 

– Алсу, сиңа гына дигән аерым сорау бу. Кайчан гына күрмә, син зәвекъ белән киенгән булырсың. Әйт әле, базар киендерәме, әллә...

(Сорауны тәмамларга өлгермәдек, Илдар кычкырып җибәрде.)

– Илдар киендерә!

А:  Һай, яратмыйм шул базарларны! Еш кына тегүче дусларыма барам. Кием мәсьәләсендә алар коткара.

И:  Килешле итеп киенә белү – талант ул. Зәвегың юк икән, иң оста тегүчеләр дә ярдәм итми. Һәм базар да. Акчаң булды да – чыгып алдың түгел.

– Алсу да, Илдар да театрдан киттеләр, аларны Марсель Сәлимҗәнов куды ди. Бүтән театрларны өнәми дә болар. Йә, алайса кем булып эшләр иде икән алар?

И:  Теләсә кайсы эшне дә умыртып эшлим! Оялмыйм! Кирәксә - балта остасы була алам.
А (авыр сулап):  Ә мин инде ул чакта Илдарның хатыны гына булып калыр идем.

– Теге виллагызда рәхәтләнеп ятар идеңме?

И (гаҗәпләнеп): Нинди вилла ул тагы?!

– Ишеттек, ишеттек! Сез шәһәр читендә өч катлы вилла төзеп куйгансыз икән. Анда кайчан күченәсез соң?

И (көлә):  Идел ярындагы бакчабызны әйтмиләр микән, кара әле, Алсу дим. Өч сутый җирле бакчабызны.

А:  Хыялны чынбарлыкка әйләндерүче бәндәләргә рәхмәт яусын!

И: Хәтерлисеңме, Алсу, бер танышларыбызның йортына барган идек. Шунда безне күргәннәр дә, таралган инде имеш-мимеш.

– Быел кайда ял иттегез?

И: Әлеге дә баягы шул Идел буендагы бакчабызда. Искиткеч әйбәт ял иттек. Мунча кердек, балык тоттык. Анда гел үзебезнекеләр, артист халкы гына.

А: Ә без бер-беребездән һич тә туймыйбыз...

И: ... чөнки бердәм дә, дус та без камалчылар. Көне-төне бергә: уйнап-көлеп, кунакка йөрешеп, кәрт сугып мәш килеп эшлибез шунда.

– Яшермәгез әле, беренче мәхәббәтегез кем иде? Аларны бүген күргәнегез-очратканыгыз бармы?

И (ашыгып): Алсу – беренче мәхәббәтем. Көн саен күреп, сокланып торам.

А:  Минем дә... Илдар. Безнең өчен беренче мәхәббәт иң дулкынландырган һәм озакка үлгәнчегә кадәр сузылган хис ул. Ә төрле мавыгулар үтә дә китә. Бар иде инде, мәктәптә укыганда гашыйк булулар, тик алар чын мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәрелмәде, көчсез иде.

– Ирләрнең яшь хатыннарга өйләнүе табигый күренеш дип санала. Хатын-кызның да үзеннән шактый ук яшьләр белән никахлашуы еш очрый башлады. Бигрәк тә артистлар, җырчылар арасында мондый мисаллар шактый. Айседора Дунканга 44, ә Сергей Есенинига 26 яшь була. Эдит Пиаф 20 яшькә яшьрәк Тео Сарапога кияүгә чыга, ә Голливуд йолдызы Сьюзен Сарандон ире Тим Роббинстан 12 яшькә олырак. Алла Пугачева белән Филипп Киркоровны сөйләгән дә юк. Бу хәлләргә сезнең мөнәсәбәт.

А:  Һәркемнең үз тормышы. Яшь ирләрне караталар дип, ник аларны гаеп итим ди. Хатын-кыз – бәхеткә лаек зат. Ярата икән, бу гөнаһмы? Аннан соң, югарыда сез атаган шәхесләрнең беренче никахлары түгел. Бәлки ул кыска вакытлы кавышудыр.

И: Кем кемне ярата, ничек ярата – моңа беркемнең дә тыгылырга хакы юк. Кеше җиргә бәхетле булып яшәр өчен туа лабаса!

– Илдар, 16-17 яшьлек егет-кызларның мәхәббәте хакында ни әйтерсең икән? Син бит озак еллар булачак артистларны укытасың?

И:  Аларның йөрәк серләрен тикшергәнем юк. Әдәпле баланың мәхәббәте дә матур дип кенә әйтә алам.

– Ә гаиләдә кыз-малайларда мәхәббәт хисен тәрбияләп буламы?

И:  Әлбәттә! Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәте әйбәт икән, алар бер-берсен ярата икән, бу - балага үрнәк.

– Сез дә Искәндәр атлы егет үстердегез бит әле. Ул да артист. Аңа кәләш сайладыгызмы? Шәт, кода-кодагыйларның кемнәр икәнен дә беләсездер?

И: Ни-чек?! Әстәгыфирулла, тәүбә! Искәндәр үзе сайласын кәләшне. Ул акыллы, тәртипле егет, ялгышмас.

А:  Өйләнү-көйләнүләр улыбызның үз ихтыярында. Аңа 22 яшь, башлы-күзле булырга кирәк төсле.

– Үзегезне әби белән бабай кыяфәтендә күз алдына китерәсезме соң?

А:  Без оныклар сөяргә әзер. Әйеме, Илдар?

И: Әзер дип син... Ашыкма. Менә мин үземне бабай ролендә күрәм, ә сине (көлә) Алсу әби итеп күрүе – сәеррәк.

– Берегез Искәндәр кәләшне үзе сайласын ди, икенчегез үз ихтыярында ди. Сез хәтта киңәш тә бирмәс идегезмени? Безнең татарда элек кияү-кәләшнең нәсел-нәсәбен карабрак өйләндергәннәр, кияүгә барганнар.

А:  Һәм дөрес эшләгәннәр.

И:  Алай бөтенләй битараф калмабыз инде. Киленнең җиде бабасын тикшермәск тә, сайлаган ярың кем баласы дип сорарбыз. Тәртипле бала ул һичшиксез синең җүнле киңәшләреңә колак  сала.

– Көнбатышта кызлар 30 яшьтә генә кияүгә чыга. Аның башында акылы, кулында һөнәре була. Ә бездә 18 яшьтән кияү эзли башлыйлар. Сезнең фикер?

А:  Мин ашыкмыйча гына кияүгә чыгуны хуплыйм. Нәкъ 30 яшьтә, димим, 25-26 тирәләрендә. Бу яшьтә кыз бала шәхес буларак та, ана буларак та өлгереп җитә, һөнәре дә сайлана. Тик аның “ләкин”е бар.

И:  Бар шул. Көнбатышта дәүләт башка, җәмгыять башка. Анда кеше фатирын ала, мая туплый, һөнәр үзләштерә, кыскасы, парлы тормышка әзерләнә. Ә бездә егет-кыз 30 яшькә хәтле бернәрсәгә дә ирешмичә карт егет, карт кыз исеме күтәреп кала. Ирләр эчкечелеккә сабыша. Рәсәйдә икенче кануннар. Бездә 19-20 яшьтә кияүгә чыкса, өйләнсә генә ир-ат, һәм хатын-кыз үз шәхесен саклый, тегеләрдә, киресенчә, бу яшькә гаилә корса, үз-үзен югалта.

– Алсу, әби булам дип Илдарны юри генә котыртасыңдыр. Син һаман яшь, чибәр. Моның серен чишмәссең микән?

А: Хатын-кыз әз-мәз генә үзен яратырга тиеш! Ә ярату-җиңел түгел, чөнки күп кенә хаталарың, җитешсезлекләрең сиңа билгеле усаллык, көнчелек, бит тиресен каралта, бөрештерә, җыерчыклар чыгара. Киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек, тирә-юньдәгеләргә ихтирам йөзне яшәртә, җанга нур иңдерә. Шушы нәрсәләр минем яшәү кагыйдәмә керә, ә болай яшьлекне озынайту өчен махсус рецептлар кулланганым юк. Диета да сакламыйм. Ходай ни бирсә, шуңа разый мин.

– Илдар кыйммәтле кремнар бүләк итәдер әле?

И:  Ник бүләк итмим ди! Яңа елда гына сатып алган идем. Әй, яшь калуның үз тылсымы бар ич: хатынны сөеп-иркәләп, аркасыннан гына чәбәкләп торсаң – ул гомергә картаймый.

А:  Әйе, син хаклы. Яхшы ир янында хатын-кыз сулмый ул, гөлләр кебек чәчәк атып яши.

– Әңгәмә ахырында яңа гына өйләнешкән яшь парларның колагына мәхәббәт саклау рецептын әйтегез, зинһар!

И: И-и, ул рецептларны белсәң икән ул! Кешелек моны гасырлар буе эзли, ә тапканнары юк. Менә Мәхәббәт хакында сөйләгән күпме спектакльләрдә уйнадык, анда да җавабы күренми.

А: Ә мин беләм! Бер-береңне үлеп ярат – менә сезгә иң кыска рецепт.

– Рәхмәт! Гомерегез гел кояшлы язлардан гына торсын!

Театр, сәхнә, рольләр хакында сүз кузгатмасак та, кунакларыбызның исем-дәрәҗәләрен санап үтик. Илдар Хайруллин – Татарстанның халык артисты. Ә Алсу Гайнуллина Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты, Рәсәйнең дәүләт премиясе лауреаты. Соңгысын ул урысның А. Солженицын, Н. Михалков-Кончаловский кебек мәртәбәле шәхесләр белән бергә алды. Котлыйбыз!

Нәбирә Гыйматдинова әңгәмәсе

1996 ел, "Идел" журналының ноябрь саны

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев