Логотип Идель
Аклы-каралы

БЫЕЛГЫ КЫШ (Рөстәм Мингалим шигыре)

... Туган якта кабер эчләре дә яктыргандыр сыман бу кышта.

, архИдел, №1, 2001 ел

Үрелеп кенә Үргә ак юл менә,

күптән киткән идем шул юлдан.

Читтә каршыладым картлыгымны,

шуңа күнеп яшим быел да...

Онытыла язган Үр* һәм ак юл,

оныттыра икән бу тормыш?!

Быелгы кыш - миңа таныш түгел,

мин белмәгән сәер-якты кыш!

Мондый кышны әллә күрдемме бер,

килгәнме ул минем яшьлектән?

Үз хәлемне аңлый алмыйм быел,

аңлый алмыйм әле ничек тә...

Һаман чыгып карыйм, кышны карыйм:

офыккача якты тирә-юнь.

Кар кырлары аша йөзеп бара

яшьлегемә таба йөрәгем...

Ак каз барса шулай, таныр идем,

йөрәк димәс идем ялгыш та.

... Туган якта кабер эчләре дә

яктыргандыр сыман бу кышта.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев