Логотип Идель
Аклы-каралы

Фәнис Яруллин: "Дәүләт теле булып йөри сөю теле"

Дәүләт теле булып йөри Сөю теле.

* * *
Бар шундый ил – исеме аның
Сөю иле.
Дәүләт теле булып йөри
Сөю теле.

Юк бу илдә парламент та,
Сәясәт тә;
Бөтен нәрсә буйсына тик
Мәхәббәткә.

Өстенлекләр таләп итми
Монда беркем:
Гашыйкларның җаны олы,
Күңеле иркен.

Забастовка – митинглар
Юк биредә –
Яшерен тавыш белән бар да
Хәл ителә.

Бүленми ил байлар белән
Ярлыларга,
Бүленә тик ялгызлар һәм
Парлыларга.

Мин бу илнең ватанпәрвәр
Граҗданины –
Һәр җырымда раслап яшим
Менә шуны.

Фәнис Яруллин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев