-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
ИКЕ ИКЕҢ ДҮРТ ТҮГЕЛ (Әхмәт Рәшит шигырьләре)
«Идел», № 3, 1996 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитнең йөрәге тибүдән туктады...
Гомер буе озата барган яшьлек хиссияте... Унҗидедәге - алтмышта.
И шагыйрь тормышы, чәчләргә чал кергәндә дә - яшь. Күзләрдә - яшь.
***
Яшь кызларның тыңлыйм гыйшык җырын,
Тик берсе дә тартмый күңелемне;
Әллә инде егет булмас борын
Йөрәгемдә ялкын сүрелдеме?
Шушы яшькә җитеп бары бер кат
Бармы әле аның кабынганы?
Юк, сөймәдем беркемне дә чынлап,
Беркемне дә өзелеп сагынмадым.
Юк, мин белмим гашыйк егет төсле
Кызлар өчен акылым җуйганымны.
Ә син, кызый, сиңа булган хисне
Әллә чыннан диеп уйладыңмы?
Тик мин беләм: чал картлыкта бәлки
Йөрәгемә кемдер ут кабызыр;
Бәхет бирер гыйшкы аның балкып,
Рәхәт бирер миңа аның назы.
1958
***
Чәчне пәке белән кырдыргач...
Татар башы чокыр-чакыр,
Чокыр булса да такыр.
Шаян җыр
Минем башта кемнең ни эше бар -
Чокыр-чакырмы ул, такырмы?
Һич ким түгел ләкин анда акыл,
Һич ким түгел җорлык, тапкырлык.
Кибән кебек чәчкә яшерергә
Кибәк түгел аның эчләре,
Тау елгасы сыман кайный уем,
Аргамактай ыргый хисләрем.
Мин кемнәрдер кебек стандарт түгел -
Үзгә булган җисми калыбым;
Шома түгел тәти егетләрдәй -
Кайбер кануннарны танымыйм.
Төртеп, калкып торган җирләрем күп,
Чәнечкем һәм шырпым җитәрлек,
парик кимим ләкин,
Грим салмыйм -
Табигать!
Мин синең үзең күк.
Гади...
Буйларым да...
Уйларым да...
Эшне исәп белән башламыйм;
Кызык өчен генә
Менә чәчне
Пәке белән кырып ташладым.
Тиргәүчеләр
Көлүчеләр булды:
"Кайчан әле
эләктең
тегендә...
Хи-хи-хи!..
Бигрәк килбәтсез..." - дип
Күчерделәр гайбәт теленә.
Минем башта кемнең ни эше бар.
Үз башым ич -
Чәчме,
Такырмы.
Аргамактай җитез барыбер уем,
Идел сыман салмак акылым.
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/akly-karaly/iske-yzbany-stknd
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз