Логотип Идель
Аклы-каралы

ИСКЕ ЫЗБАНЫ СҮТКӘНДӘ (Шәүкәт Галиев шигыре)

Сүтәләр бүген Иске ызбаны...

«Идел», №2, 2000 ел

Сүтәләр бүген

Иске ызбаны...

 

Кузгала, куба

Гасыр тузаны,

Оча гомернең

Монда узганы.

 

Яшергән җирдән

Чыкты әфтияк!

Отмаган заем,

Шөшле, вак-төяк:

 

Ярылган кашык,

Табагы тишек...

Ипи калагы

Сакланган ничек...

 

Иписез калак

Читкә куган шул,

Язмыш хәзерге

Сыман булган шул...

 

Бишектә йоклый

Әби җырлары,

Уятасы бар

Әле шуларны.

 

Сүтәләр йортны -

Бәхеткә дибез,

Йортлар яңарса,

Искерми нигез.

 

Сипләнгән ызба

Утыз җидедә...

Яңадан туды

Баба җирендә.

 

Тапты да хуҗа

Борынгы дага,

Бисмилла әйтеп

Ишеккә кага.

 

Ауный бер читтә

Коллар тозагы -

Ачылган хәлдә

Богау-йозагы.

 

Тимер-томыр, дип,

Аны ыргытма -

Ачкычын югалт,

Үзен - онытма...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Шәүкәт Галиев, аклы-каралы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев