Логотип Идель
Аклы-каралы

КУНАК КЫЗЫ ("к"лы шигырь)

Кышлар китеп кошлар килә, Каңгылдый кыр казлары.

"Идел". №2. 2000 ел.

Кышлар китеп кошлар килә,

Каңгылдый кыр казлары.

Күңелләрем күтәрелә

Кайтса кунак кызлары.

 

Күзлим көн дә кунак кызын -

Кыйгач кара кашлары...

Күңелләремне көйдерә

Кыю күз карашлары.

 

Кояш кебек карый көлеп

Коңгырт-кара күзләре.

Кичке көтәм, кунак кызы,

Күңелсез көндезләрен.

 

Кунак кызы кайткан көндә

Кошлар күк канатланам.

Көзләрен киткәндә, кабат

Кайтуын көтеп калам.

Җәмил Ярулла шигыре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев