Логотип Идель
Аклы-каралы

КЫР КАЗЛАРЫ (Рөстәм Сүлти шигыре)

Кыйгылдаша казлар, сулкылдаша казлар, Җиткән чакта көзләр, җиткән чакта язлар...

«Идел», №2,1995 ел.

Кыйгылдаша казлар, сулкылдаша казлар,

Җиткән чакта көзләр, җиткән чакта язлар...

"Казлар кайтты!" диеп сөенәдер берләр,

"Казлар китте!" диеп көенәдер берләр.

Җиткән чакта көзләр, җиткән чакта язлар,

Китәләрме казлар, кайталармы казлар?

Араларда диңгез, араларда таулар,

Ниткән фасылдыр бу - бәгыйрькәйләр сызлар?!

Диңгез кадәр диңгез - кырказларның яше,

Никадәрле тозлы, язмыш нинди ачы.

Җиткән чакта көзләр, җиткән чакта язлар

Китәләрме казлар, кайталармы казлар?!

Туган яклар кайда - онытылган күптән,

Кыйгак, кыйгак кынам, очар вакыт җиткән.

Кыйгылдаша казлар, сулкылдаша казлар

Җиткән саен көзләр, җиткән саен язлар.

Шулай ук укыгыз:

РӨСТӘМ СҮЛТИ: «МЕНӘ БҮГЕН КАЙТТЫМ!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигырь Рөстәм Сүлти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев