Логотип Идель
Аклы-каралы

КЫЗЛАР ХАТЛАРЫ

Әгәр минем сине сагынуымны, Әгәр сиңа булган ярсуымны

Идел, №9, 2006 ел

***

Әгәр минем сине сагынуымны,

Әгәр сиңа булган ярсуымны

Йөрәгемнән алып

Җир куенына салсаң -

Җирләр тетрәп,

Таш кыялар коелып төшәр иде.

Әгәр минем сине сагынуымны,

Әгәр сиңа булган ярсуымны

Йөрәгемнән алып

Диңгез төпләренә салсаң, -

Диңгез ташып,

Бар дөньяны ташу күмәр иде...

Әгәр минем сине сөюемне,

Сине сагыну, сине көтүемне

Раббым салса

Синең йөрәгеңә -

Нишләрсең? Ничек түзәрсең?

Җәмилә ӘХТӘМОВА

***

Сагыну

Мин сагындым сине!

Өзелеп-өзелеп хәтта сагындым!

Мең оныттым, диеп сөйләнсәм дә,

Хисләр кинәт дөрләп кабынды.

Эх, бер генә сине - хыялымны -

Якын янәшәмдә тоярга?!

Ә аннары, салкын гына итеп:

Яратмыйм, дип әйтеп куярга...

Сагынмадым сине... - дигән булып,

Эх, торырга тагын алдашып...

... Мин көтмәгән идем, нигә килдең -

Хыялымда йөрим адашып.

Мин сагындым сине!

Күзләреңне,

Сүзләреңне хәтта сагындым...

Резеда ГОБӘЕВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Резеда Гобәева, Җәмилә Әхмәтова, аклы-каралы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев