Логотип Идель
Аклы-каралы

МИН – ШАГЫЙРЬНЕҢ БӨЕК ХАТЫНЫ!

Иҗат кешесе инде ул – Ходай тарафыннан безнең дөньябызны матурларга, чистартырга җибәрелгән бәндә. Күктән җиргә иңгән фәрештә дияр идем. Аны аңламасаң – авыр, билгеле, беренче чиратта аңларга кирәк.

Ике талант... Берсе – шигърият биеклегенә күтәрелгән Зөлфәт атлы ир, икенчесе асыл яр була белгән Фирая атлы хатын. Тик бүген сүз шагыйрь турында түгел, ә бәлки шагыйрьнең бөек хатыны турында. “Нигә бөек?” диярсез. Зөлфәт керткән төзәтмә бу. Ул Фирая ханымнан сорый икән: “Әңгәмәгезнең исеме ничек була соң?” Фирая ханым: “Мин – шагыйрь хатыны бугай,” – дигәч, Зөлфәт: “Юк, шагыйрьнең бөек хатыны дип куегыз,” – дигән. Килешәм. Зөлфәт белән гомер кичкән, Зөлфәтнең холкына түзгән-чыдаган һәм, ниһаять, аның җанын аңлаган, иҗатына табынып, һәр бөртек шигырь сүзен йөрәк түренә язып барган хатынга – 4 бала анасына ике тапкыр “бөек” исеме бирсәң дә күп булмастыр...

– Фирая апа, күңелемнән генә Зөлфәт белән икегезне янәшә бастырып карыйм. Ходай сине кара күзле, кара чәчле итеп яраткан. Зөлфәт исә аксыл чырайлы, күзләре дә диңгез сыман зәп-зәңгәр. Төс-кыяфәт ягыннан һич тә пар килмисез инде! Ә менә сездәге кебек җан һәм рух тәңгәллеге сирәк парларда очрый. Зөлфәтне Фираясыз, Фираяны Зөлфәтсез күз алдына да китерүе кыен. Сез – бербөтен! Язмыш сезне ничек таныштырды да, ничек кавыштырды икән?

– Мин университетның кичке бүлегендә укый идем. Мәктәптә гарәп теле өйрәнгәнгә күрә, университетта да шушы фәнне өйрәнәсе килә. Ә кичке бүлектә ул юк. “Яшь ленинчы”да эшләп йөргән вакыт. Баш мөхәрриребез Венера апа Ихсанова рөхсәте белән, көндез укыган студентлар янына гарәп теле дәресләренә йөри башладым. Зөлфәт гел миңа урын калдыра. Шук үзе, дәрестә чәч бөдрәләрем белән уйнап утыра, укытучыбыз әледән-әле аңа “Зөлфәт!” дип кисәтү ясый: язып та бармый кебек ул, әмма гел “5”легә укый. Аның группадаш кызларына: “Иң чибәр егетегез – Зөлфәт,”- дия идем. Чибәр иде ул, нәкъ  итальян егете төсле: бөдрә чәч, зәңгәр күз... Дуслашып китәрбез дә, ике арада мәхәббәт уты кабыныр дип уйламадым да. Бер көнне университет бинасының 4нче катыннан аска карап басып торам. Зөлфәт баскычтан төшеп бара. Егет күтәрелеп өскә карады да: “Фирая, мин сине сөям!” – дип кычкырды. Аңа җавап итеп: “Мин дә сөям”, – дидем. Шулай безнең мәхәббәт башланды. Яңа елны без бергә каршыладык. Шунда тагын да ныграк дуслаштык. Соңрак Зөлфәт читтән торып укырга күчте дә“Яшь ленинчы” гәҗитенә эшкә урнашты... Бергә йөргәндә ул – Ленин, ә мин Крупская булып кылана идек. Чөнки минем пәлтәм Крупскаяныкына охшаган, аны әти теккән иде. “Революционерлар” булып озак “уйнарга” туры килмәде, көз аенда без өйләнештек.

–...һәм Зөлфәтне югалтып та “өлгердең?”

– Ул бит студент чакта тулай торакта яшәгән. Туйдан соң, беркемгә дә әйтмичә, киткән дә барган дус егетләре белән хушлашырга дип. Шагыйрьлеге инде! И ул “кая икән бу?” дип борчылулар.  

– Димәк, уртак тормыш маҗаралардан башланган икән. Ике сандугачның “кунып сайрар талы”, ягъни фатиры бар идеме соң?

– Юк, билгеле. Кеше өстенә чыктык. Юра дәдәй дигән кешеләрдә яшәдек. Берзаман мине Венера апа кабинетына чакырта. Минем беренче улыбыз азаматны көткән чак. Куркып кына кердем. “Фирая, – ди Венера апа, без машинисткабызга яңа фатир бирәбез, аныкы сезгә калса, ризамы син?” – ди. Риза, билгеле! Кош тоткандай чыктым Венера ападан. Нибарысы 9 кв метр гына булса да, үз куышыбыз бит. Бу бүлмә язучы Габдрахман Әпсәләмовның эш бүлмәсе булган икән. Матур иде ул. Тәрәзәсен ачсаң – бүлмәгә агач ябалдашлары кереп тула иде. Ике балабызны шунда үстердек. Озын коридор, берничә күрше белән уртак кухня...  Зөлфәт кәгазь-каләм тотып коридорга чыкса, күршеләр: “Поэт яза,” – дип бүлмәләренә кереп китәләр. Зөлфәт мич кырыенда язып утыра иде. 

– Фирая апа, шагыйрь җаны ирек ярата. Аны гаилә караватының аягына бәйләп куеп булмый. Аңа очар өчен канат бирелгән чөнки. Әгәр усалланып канатларны киссәң – ул йолкыш казга әйләнә. Син беркайчан да  Зөлфәт-шагыйрьнең иреген кысмагансың, артыннан күзәтеп, шымчылык итеп, ирегеңне дә, үзеңне дә түбәнлеккә төшермәгәнсең. Әмма көнләшү дигән нәрсә бар бит, чукынчык.

– Яшермим, мин дә көнләштем.  Зөлфәтнең өйгә кайтмаган төннәре дә була иде. Күрәм, аңа илһам бирүчеләр күбәеп китте. Ләкин бер генә хатын-кыз да аны минем сыман чын йөрәктән ярата алмаячагын мин дә сизә идем. Аннары без бер-беребезне ярата идек. Гаиләне җимерелүдән, гайбәтләрдән нәкъ менә икебез арасындагы мәхәббәт саклап калды. Әгәр ир белән хатын яратышмаса, балалар гына коткармый. Кыскасы, мин җиңдем, минем яратуым бик-бик көчле иде.

– Фирая апа, иҗат кешеләре белән гомер итүләре җиңел дә, җиңел дә түгелдер.

– Иҗат кешесе инде ул – Ходай тарафыннан безнең дөньябызны матурларга, чистартырга җибәрелгән бәндә. Күктән җиргә иңгән фәрештә дияр идем. Аны аңламасаң – авыр, билгеле, беренче чиратта аңларга кирәк. Мин, шуңа күрә, Зөлфәтнең бөтен хата-кимчелекләрен гафу итәргә әзер. Ул чиста шигърият дөньясында яши, мин моны күрәм, тоям, бәялим.  Аның күңелендә шигырь туып килгән мизгелне чамалап, язарга комачауламыйм микән дип, күршеләргә кереп киткән чаклар да бар. Балаларга да гел әйтә идем: “Шауламагыз, әтиегез яза!” үз сүземне үз итәм, ирне йодрыкта тотам дип яшәмәдем мин. Әгәр “чәпчеп” торсаң – булмый ул, аралар бик тиз суына, гаилә таркала. Сабырлык кирәк, сабырлык! 

– Ярый, син шагыйрьнең холкына түзәсең, аның, үзең әйтмешли, “хата-кимчелекләрен” гафу итәсең. Бу, алдан ук искәртеп үтүемчә, “җан һәм рух тәңгәллеге” нәтиҗәсе. Ходай Зөлфәт шагыйрьнең юлына бүтән берәүне чыгарып бастырса, белмим, нәрсә булып бетәр иде икән? Әнә, күпме талантлы ир-атларыбыз хатын җылысыннан, хатын кадереннән, хатын тәрбясеннән мәхрүм. Минем чираттагы соравым болайрак. Бәлки, ул бераз дорфарак сораудыр. Нишләтәсең, “дөнья бу!” “Ашар өчен яшәмим, яшәр өчен ашыйм,” – дигән ниндидер акыллысы. Әллә ахмагымы шунда. Шигырь язып кына көн итеп, бала үстереп буламы, Фирая апа?

– Минем Зөлфәт булдыксыз ир-егетләрдән түгел. Ул җитмеш төрле һөнәргә ия. Туганнар, балалар белән бергә дача салды, һәр кадагын үзе какты. Әтигә дә дача төзергә булышты. Балта остасы кебек, агач-такта эшен әйбәт белә. Нинди язучы чакырса, шуңа ярдәмгә бара иде. Күпләргә баз казышкан кеше Зөлфәт. Яшь чагында, мин өлгермәгәндә, күлмәкләрен дә юып кия, тәмле итеп ашарга да пешерә иде. Бакчада казынырга ярата. Элек җене өзелгәнче эшли иде. Ай яктысында бәрәңге утыртканыбызны әле дә хәтерлим. Ул казый, мин салам. Хәзер Зөлфәтнең сәламәтлеге какшады инде, бөтен эш балалар һәм киленнәр кулына күчте.

– Күз генә тимәсен, дүрт балагыз да тәүфикълы-иманлы. Берсе дә йөзегезне кызартмады.

– Балалардан уңдык без. Алар яшьтән үк эшләп үсте. Пычраталар дип томадым, өйдәге бер эштән дә тыймадым. Токмач камыры бассам – алар да басты, кер юсам – алар да юды. Без нинди үрнәк күрсәтсәк – шуны аңнарына сеңдереп үстеләр. Бер генә мисал.
Илһам улыбызның туй көне иде, урамнан машинада барабыз. Илһам әйтә, туктыйк әле, ди. Нәрсә булды, дим. Йөгереп тә төште малаебыз, мәчет чатында утырган карт-корыга сәдака да өләште. Бу – безнең тәрбия җимеше. Ата-анага моны күрү чиксез рәхәт икән!

– Фирая апа, шагыйрь буларак син Зөлфәтне бик олылыйсың, шулай бит?

– Язган әйберләрен иң беренче миңа укый ул. Төнлә дә:”Тор әле, яңа шигыремне укып күрсәтәм,” – ди. Мин аның өчен цензура кебегрәк. Нәкъ менә иҗаты аша мин аның бөеклеген аңладым. Зөлфәт гади талант кына түгел, бөек талант! Берәр нәрсә язарга кирәк булса, ул шундый тиз уйлый, һәм шул уйларын кәгазьгә дә төшереп куя. “Ничек язарга соң?” дип, көннәр буе газапланмый инде.

– Әйдә әле, Зөлфәтне гел мактап кына утырма. Аның бер генә дә кимчелеге юк диярсең! (Фирая апаны әз генә ачуландырасым килгән иде, барып чыкмады).

– Әй, сабый бала төсле бит ул Зөлфәт, аңарда нинди кимчелек булсын ди! Тиз ышана, мәкер- хәйлә юк аңарда, кешегә гомергә начарлык эшләмәде. Тормышта кайбер кайгы-хәсрәтне аңа әйтеп бетермим, үз йөрәгем аша гына кичерергә тырышам. “Без бер җан, бер тән икән” дип язган шигыре бар аның. Барыбер ни булганын тоя, шунда аңа ачылырга туры килә. Ләкин хәбәрем, йөрәгемнән үткән күрә, аңа җиңелрәк барып ирешә, чөнки мин иң көчлесен үземә алып өлгерәм. Артык намуслы инде безнең Зөлфәт. Ачу килгәндә: “Сине музейга кертеп куйыйк та, муеныңа “иң намуслы кеше” дип язу элик,” – дип әйтә идем элегрәк. 80нче еллар иде бугай, “Чаян” журналында “Җирдән кайтышлый” исемле поэмасы елның иң әйбәт әсәре дип игълан ителде. Ул премиядән баш тарткан, эш урыныннан файдаланган дип әйтерләр, кирәкми, дигән. Баш мөхәррир, “премияне сиңа коллектив бирде”, дип аны күпме генә үгетләде. Муса Җәлил премиясенең дә акчасын алмады. Менә шундый кеше безнең Зөлфәт!

– Ишетеп торам, сиңа Зөлфәтнең бөеклеген кайбер чакларда исбатларга да туры килә.

– Әйе, туры килә. Берара Зөлфәт нык авырды. Әни дә аягын сындырган иде. Балалар ялда. Бүген әни янында кунып кайтыйм әле, дим. Ярар, бар, ди бу. Иртән эшкә килсәм, нәшрият янында “Ашыгыч ярдәм” машинасы тора. Ишектән Зөлфәтне алып чыгып баралар. Башы әйләнеп егылган икән. Кая илтәсез, дим. Фәлән хастаханәгә, диләр. Юк, дим, диагностика үзәгенә барабыз. Анда сезне кабул итәләрме соң, дип сорыйлар. Итәрләр, дим. Килдек үзәккә. Аллага шөкер, гарантия хаты сорамадылар. Табиб әйтә, ни өчен авыруның башы әйләнә, ди. Мәйтәм, киеренке акыл хезмәте белән шөгыльләнә ул. Соңгы көннәрдә Курчак театрына спектакль әзерләде, яңа китабын эшли. Пушкинны татарчага да тәрҗемә итте. Табиб шаккатты. Пушкинны тәрҗемә итеп буламыни, ди. Әйе, дим, әгәр үзең дә Пушкин кебек булсаң. Мин инде сезгә татарның Пушкинын китердем, дим.

– Фирая апа, син бүген дә сөйкемле, матур кеше. Елларны артка чигерсәк, аннан безгә тагын да гүзәлрәк Фирая күз кыса. Тикмәгә генә Зөлфәт сиңа: “Мин сине сөям!” – дип кычкырмагандыр. Аның гыйшкы бәхәссез, ә менә көнләштеме икән ул синнән, монысы – билгесез.

– Без Зөлфәт белән өйләнешкән идек инде. Минем классташ малай икебезне дә кунакка чакырды. Анда яшь чакта миңа гашыйк булып йөргән егет тә бар иде. Зөлфәт, шуңардан көнләшеп, үземне генә калдырды да кайтып китте. Кышкы төн. Курка-курка гына өйгә кайттым. Гаебем дә юк, югыйсә. Зөлфәт дулый башлады. “Китәм, аерылып китәм,” – дидем мин. Ул тәрәзәгә карап басып тора иде, тиз генә кулына каләм алды да:

Юк, китмә, кирәкми... мин сине
Аралап алырмын кышлардан.
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган, 

– дип язып та куйды.

–  Киттеңме соң?

–  Мондый шигырьдән соң китә ала идемме соң! Юк, билгеле. Кузгалмадым да.

–  Бу дөньяда нәрсәдән куркасың?

– Зөлфәтне югалтудан. Шуңа күрә аны теге “Ашыгыч ярдәм” белән алып киткәннән бирле ялгыз калдырмыйм. Иртән озата, кич каршы ала идем, хәзер эшкә бергә йөрибез. Юлларыбыз бер: ул “Чаян” журналында, мин “Сабантуй” гәҗитендә эшлибез.

– Зөлфәт тә сине югалтудан куркып яшидер. Син аның – бәхете, син аның – йөрәк тибеше, син аны – нечкә күңелле шагыйрьне – җан яраларыннан саклаучы. 

–  Бер шигырендә Зөлфәт:

Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың.
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым,
дип яза.

“Сиңа” – ул мин. Зөлфәт минем бәямне һәм кадеремне белеп яши, Аллага шөкер. Аның миңа багышланган шигырьләре байтак.

Бер могҗиза көтәбез без җирдән,
Икеләнеп, куркып, уйланып.
Ул могҗиза килер яңгырларга,
Ап-ак бураннарга уралып, 
– ди ул.

Фирая апа: “Зөлфәт минем кадеремне белә,” – дигәч, бер вакыйга искә төште. Шәт шуны бәян кылсам, Фирая апа да, шагыйрь дә миңа ачуланмас. Көлеп түгел, яратып язам лабаса. 

Ир белән хатынның яшь чагы. “Коммуналка”да яшәп ята болар. Зөлфәт иртән эшкә китә, кич кайта. Кич саен кысан, тар бүлмәдә зар, күз яшьләре. Фираяга күрше хатыны көн күрсәтми, уртак кухняга чыкса – ни су җылыттырмый, ни ашарга пешерттерми икән. Фирая апа әдәпле, тыйнак, аңа каршы сүз әйталмый, үз-үзен яклап сугышырга да өйрәтмәгәннәр аны. (Хәзер булса, билгеле, күрсәтер иде күрмәгәнен!)
Зөлфәт бер тыңлый хатынын, ике тыңлый. “Ярар, дуслашырсыз әле,” дип тә әйтеп карый. Юк, “коммуналка” аждаһасы Фирая апаны рәнҗетүдән туктамый. Кешегә түгел, колак төбендә безелдәгән чебенгә дә кул күтәрмәгән Зөлфәтнең түземлеге төкәнә бит! Бер көнне ул ярсып коридорга балта күтәреп чыга... Теге аждаһа тиз генә бүлмәсенә кереп бикләнә. Шуннан бирле Фирая апа кухняда иркенләп йөри башлый. Бүтән кая сүз әйтү, кая кыерсыту, барысы да аяк очына гына басып йөрергә тырышалар.

– Үзеңне: “Мин нинди бәхетле!” дип санаган мизгелләрең буламы?

– Зөлфәт белән Курчак театры баш режиссеры Илдус Зиннуров эшләп утыралар. Икәү, безнең фатирда. Сәхнәгә яңа пьеса куярга әзерләнәләр. Сөйләшәләр, гөрләшәләр, киңәшәләр, кыскасы, иҗат процессы бара. Икесе дә, сабыйлар сыман, әкият геройларына әйләнеп калганнар. “Кара, мин нинди бәхетле хатын! Аларның иҗат иткәнен үз күзләрем белән күреп торам,” – дип, чын күңелдән сөенәм мин.

– Рәхмәт, Фирая апа, шундый булганың өчен рәхмәт! Кайчан гына очратсам да, син елмаеп-көлеп исәнләшәсең. Эчеңдә ут янса да, сиздермисең, моң-зарларыңны түкмисең.

– Авыр чакларда да башымны түбән имим мин. Борчуларымгы бүтәннәргә күчермәскә тырышам. Чөнки һаман-һаман үз хәсрәтеңне генә сөйләсәң – кешенең кәефе бозылырга мөмкин.

– Син – җитез, өлгер, уңган хуҗабикә. Иргә – хатын, балаларга ана, киленнәргә кайнана, оныкларга – әби, “Сабантуй” гәҗитенең дә иң тәҗрибәле корректоры, дус-ишләрегезгә – киңәшче, ярдәмче. Сезнең фатирдан кунак өзелми... (Фирая апа җөмләгә нокта куйганны көтмәде)

– ... өлгерәмме? Ничек барысына да өлгерәмме? Өлгерлек мәсьәләсендә әйттем инде, өйдәге бөтен эшләрне дә балалар белән бүлешеп эшләгәнгә һәммәсенә дә өлгерә идем.

– Мин белән, Фирая апа, син бай хатыны түгел. Ә юмартылыгыңа исең китәрлек! Бер телем ипиеңне мохтаҗлар белән бүлешә торган кеше син. Юмартлык белән миһербанлык гел янәшә йөри, дөресме?

– Ә миһербанлык миңа, мөгаен, әбием Рокыядан күчкәндер. Аның самавыры гел кайнап торган, юлчылар кереп, чәй эчеп, ял итеп чыккан. Игелекне күбрәк кыласы иде әле ул. Вакыт җитми. Безнең подъездда ел буе бер бомж яшәде. Балалар аның белән исәнләшеп, акчаларга кадәр биреп үтә иде. Мин аңа ашарга төшерә идем. Үз туганым итеп бактым. Юынырга сабын, мунчала, шампунь, чиста киемнәр тоттырып мунчага җибәрә идем. Һәм Ходай тәгалә балаларымны шул хәлгә калдырмасын дип тели идем. Ул да адәм баласы, безнең кебек үк кеше бит. Ярдәмнәргә мохтаҗларга кул сузарга тиеш без. Адәм балалары кебек, хайваннар да безнең яклауга мохтаҗ. Шәһәрдә күпме хуҗасыз эт- мәче тилмереп йөри. Шулар яныннан да битараф кына узалмыйм мин. Кызганам, җәллим.

Шагыйрь хатыны

Син соңлап килгәнме бу җиргә,
Килгәнме син алдын-ашыгып,
Табышмак булып тик китәрсең,
Бетмәссең  мәңге дә ачылып.

Миллион холыклы шәһәрдә
Син үзең аерым бер холык.
Яшисең ил- гамьнән ут йоткан
Шагыйрьләр өчен җан борчылып.

Рәнҗешне кичерә күңелен,-
Ул артык беркатлы – риясыз.
Тик аңың сыйдырмый:
Ник болай,
Ник болай кешеләр аяусыз?

Әйе, син яшисе чорларда
Торганда җиде ят ымсынып,
Чит куллар учына күчкәндер
Күз караң түгелгән соң сынык.

Әйе, син яшисе чорларда
Хатыннар баласын имезгән.
Ил-халкы артсынга ун нигез
Аерган олы-төп нигездән.

Әйе, син яшисе чорларда
Син ханша, тәгаен, бер илдән.
Илендә иминлек булсын дип,
Тәнеңә изге-саф җан иңгән.

Тик вакыт нишләптер ялгышкан-
Китергән сине бу гасырга.
Кешеләр күрмәгән җаныңны,
Ачылмый калган ул ахырда.

Син кайсы чорлардан, Фирая?
Күзләрең сагыштан моңая.
Бу җирдә әллә син көзге гөл,
Әллә син язгы бер умырзая...

(Илсөяр ИКСАНОВА)

Фирая ханым фатирында мәче яшәсә, ул тулы хокуклы гаилә әгъзасына әверелә. Аның мырауларга, ашарга, ашарга, дәваланырга хакы бар. Зөлфәт абый сөйли: “Кара мәче асрый идек, беркөнне бу югалды, ике атна чамасы үткәч, Фирая урамнан шундый ук кара мәче күтәреп керде. Йоны коелып беткән, теше сынган, шапшак, пычрак иде. Безнеке түгел, дим. Юк, безнеке, ди. Ачтан интеккән, авырган, ди, ярты төн уртасында өйгә мал духтыры чакыртты. Духтыр элек килгәли иде, ул да әйтә, Фирая апа, сезнеке түгел, сезнеке яшь иде, ә бу карт, ди. Юк, ди Фирая, безнеке, ди. Ярый, акча түләп дәвалатты моны. Тәрбияли башлады. “Ятим” бездә яшәп калды. Шуннан соң атна-ун көн узды микән, югалган “Шайтан”ыбыз кайтып керде.”

–  Әңгәмәбез ахырында мин сиңа бер шигырьдә өзек укыйм. Авторын танырсың микән?

Язгы яфрак таңда сулыш алса,
Сүсәннәргә төшсә талгын дым,-
Зәңгәр тауга мен син таң атканда,
Мин сагындым сине, сагындым!
Актарылсын еллар һәм язмышлар,
Язгы сулар кебек кайнасын! –
Зәңгәр сының һәрчак хәтеремдә:
Һаман тауда, зәңгәр тауда син.

“Бу – Зөлфәт шигыре!” дип күзләрең үк әйтеп тора! Әйе, “Гел биектә килеш” дигән шигырен ул моннан 30 ел элек үк Сиңа атап язган. Мәңге-мәңге таулар биеклегендә кал, Фирая апа. Яныңнан бер генә минутка киткәндә дә Зөлфәтең: “Мин сагындым сине, сагындым,” – дип эндәшсен.

–  Рәхмәт!

Нәбирә Гыйматдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев