ШУНДЫЙ ЧАК (Фәиз Зөлкарнәй шигыре)
Җан – убылды. Ашкынуым булды шым.
«Идел», №11, 2001 ел.
Җан – убылды.
Ашкынуым булды шым.
Монда шул: дулкын төбе, тынлык, ышык...
Тынды вакыт агышы. Тынды сулыш.
Тынды кан.
Тик җан гына сулык-сулык.
Күп кыйналдың, теткәләндең сай суда,
Ял итеп ал, сиңа шундый җай туды.
Ике дулкын арасы бу.
Нинди тын!
Ике офык арасы бу.
Нинди төн!
Төн читендә аҗаган күбекләнә...
Мин бөтенләй мондыйга күнекмәгән.
Каты куллы язмышым дулкыннары
Уңлы-суллы кыйнады да кыйнады.
Инде тынлык... Юк, бу шөбһә бишеге,
Төн шикелле төшә әнә ишелеп!
Йөзәсе дә онытыласы юкса,
Ни тота соң, йөрәгемне ни кыса?
Тик торганнан җик алып йөрәгемне,
Ни икән ул көтәм мин җүләр генә?
Нинди озак! –
Кичәге көннең кичеп киткәненә...
Нинди ерак! –
Киләсе көннең килеп җитәренә...
Шундый чак бу: төн – гомер җитмәс озын.
Бу – вакыт упкыны: юк төбе, соңы.
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, аклы-каралы, Фәиз Зөлкарнәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев