Аклы-каралы
СИН КИЛГӘН ЮЛЛАР (Роберт Әхмәтҗанов шигыре)
Синең як, синең җыр! Үзеңдәй Назлана кыргый кыр гөлләре;
Син килгән юлларда - яз бүген,
Күгәрчен юынып кагынган;
Кояшны аз гына шәүләләп,
Иң якты болытлар агылган...
Синең як, синең җыр! Үзеңдәй
Назлана кыргый кыр гөлләре;
Яз керсә, исемеңне сагынып,
Мөлдери мәхәббәт күлләре!..
Тургайлар шатланган һавада
Безнең дә шатлыкка урын бар.
Яз керсә, син килгән эзләргә
Яшәреп гөл чигә болыннар.
Син килгән юлларда - яз бүген,
Күгәрчен канаты кагылган...
Яз булып син килгән юлларда
Иң якты җырым бит табылган!..
1961
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, аклы-каралы, Роберт Әхмәтҗан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев