Логотип Идель
Аклы-каралы

СОРАУЛАР (Илдар Юзеев шигыре)

Мин туганда гел-гел өндәү иде: «Алга! Алга! Юллар салынган!»

«Идел», №1,1993 ел.

Мин туганда гел-гел өндәү иде:  

«Алга! Алга! Юллар салынган!»

Әйтерсең лә, барлык сорауларның

Җаваплары бездә табылган.

Шул хыялга наив ышандым да

Якты киләчәккә өндәдем.

Өндәүләрнең сорау билгесенә

Әйләнәсен ул чак белмәдем.

Эчтән янып, тыштан сиздермичә,

Шул сораулар эчтән кимерде.

Өндәүләрнең ялганлыгын тоеп,

Мин ябыктым, алар симерде.

Күзләремдә минем – халык гаме,

Йөзләремдә минем – ил төсе.

Кайчан гына төп-төз өндәү идем,

Хәзер гәүдәм – сорау билгесе.

Бернәрсә дә миннән сорамагыз,

Үземдә дә бик күп сораулар,

Шул сораулар тузган йөрәгемне

Гомерем буйларына бораулар.

Беләм, бер чак китеп югалырмын,

Сорауларга җавап табалмам.

Мин китәрмен, ә сораулар калыр...

Дөнья сораулардан яралган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте Илдар Юзеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев