Логотип Идель
Аклы-каралы

СӨЮ КАЙЧАН КӨЧЛЕ БУЛГАН? (Илдус Гыйләҗев шигырьләре)

Башка гаебеңне табалмагач, Кыска кия диеп орыштылар.

***

Сөю кайчан көчле булган?

Борын-борын замандамы?

Аулак өйле үткәндәме?

Шул көенчә һамандамы?

Алай дисәң, мәгъшуканың

Очраса да маһирлары -

Табып булмый инде хәзер

Зөһрәләрне, Таһирларны.

Вакыт чоңгылында калган

Дәрт кабызган серле көче.

Юкка мени мәхәббәтнең

Иң татлысы - беренчесе...

***

Башка гаебеңне табалмагач,

Кыска кия диеп орыштылар.

Тирги-тирги, гайбәт сөйли-сөйли

Картайтырга сине тырыштылар.

Еллар узды, итәк озынайды,

Янып торган күзләр боектылар.

Тикшермиләр инде сине хәзер,

Үзләренчә булгач... оныттылар.

***

Яшьлек үтмәс төсле иде,

Үтә икән, үтә.

Картлык җитмәс төсле иде,

Җитә икән, җитә.

Дәрман бетмәс кебек иде,

Бетә икән, бетә.

Гайрәт китмәс кебек иде,

Китә икән, китә.

Соңгы чиктә билгесезлек

Өтә икән, өтә:

- Җәсәдемне әллә оҗмах,

Әллә тәмуг көтә?

... Җавап эзләп, гомеремне

Киреләйгә сүтәм...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте илдус гыйләҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев