Логотип Идель
Аклы-каралы

ТОРМЫШ АСЫЛЫ

Ни җәй түгел, ни көз түгел җирдә – Табигатьнең яңа фасылы...

«Идел», №1, 1997 ел.

Ни җәй түгел, ни көз түгел җирдә –
Табигатьнең яңа фасылы...
Оныттылар кошлар сайрауларын,
Нидер көтеп, җил дә басылды.

Кышкы пристаньдай буп-буш йөрәк.
Сөенеч тә юк, каргыш, ачу да.
Туй төшәсе йорттай... күңелемнең
Капкалары шәрран ачылган.

Җиңел үлем булмый. Качып елый,
Болытларга качып елый җәй...
Көз – җиңүче! Көз тантана итә!
Ике бите ике алмадай.

...Тынычлыгын бүлдерергә куркып,
Исеме юк шушы фасылның,
Әкрен генә көзгә кереп барам,
Аңлый барам тормыш асылын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Разил Вәлиев, аклы-каралы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев