Логотип Идель
Аклы-каралы

Хушлашу...

«Аклы-каралы» рубрикада - Фәйрүзә Мөслимова шигырен укырга тәкъдим итәбез!

Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа - 
Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик.
Минле көннәр күз алдыңа килеп,
Бүленмәсен татлы төшләрең дип.

Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Минле чакны каргамассың анда.
Барыр юлым авыр, хушлашмыйм да,
Чыгып китим каршы бураннарга.

Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Өстерәмә минле көннәр йөген - 
Иңнәреңнән как та тузаннарын,
Кабат-кабат яшьлегеңә сөен!

Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев