Логотип Идель
Аклы-каралы

ЯРАТУНЫҢ ГӨНАҺЫСЫ ЮК

Хәсән абый җитди сүзләрен, иҗатыма бәяләмәләрен гел проза белән яза, Клара дип, үзе белән тиң куеп яза иде. Ә мәхәббәтен аңлатырга керештеме, шигырьгә күчә. Ике кеше булып яшәде ул елларда шагыйрь. Аның берсе – аек акыллы, салкын канлы, философ Хәсән Туфан, икенчесе – дөньясын онытып гашыйк булган Искәндәр атлы ир...

Без бүген ике шәхеснең, ике шагыйрьнең томаннар артында калган мәхәббәте турында тел тибрәтергә баздык. Аларның берсе – Хәсән Туфан, икенчесе – Клара Булатова. Яратуның гөнаһысы бармы? Әгәр ул күңелләрне рәнҗетми, бүтәннәрне күз яшенә манчымый, дөньяны яктыртып, нур сибеп кенә тора икән – юктыр, гөнаһысы юктыр... Аңардан беркайчан да кер эзләргә кирәкмидер. Бәлки кайберәүләр бу бөек, олы хискә көлеп кенә карыйдыр, бәлки алар үз гомерендә мәхәббәт дигән могҗизалы кояш җылысын татырга өлгермәгәндер. Ә бит ярату, иртәме-соңмы, һәрбер җанга кагылып үтә. Йә бәхетле итә, йә яралап китә... Әмма, ничек кенә булмасын, җанда эзе кала. Менә Клара ханым да онытмый ул елларны. Шагыйрьнең үзенә атап язылган хатларын, шигырьләрен, фотосурәтен кадерләп саклый.

– Клара ханым, язмыш Аның белән беренче мәртәбә очраштырган көнне хәтерлисезме? Моны язмыш димичә тагын ничек дип атыйсың! Бит ул чакта сез япь-яшь кыз бала, ә сөргеннән кайткан Хәсән Туфан инде гомер көзенә кереп бара. Табигать кануннары буенча сезнең һич тә сукмакларыгыз кушылмаска тиеш кебек иде. 

– Әйе, ул көнне бүген дә ачык хәтерлим әле. 1957 елның декабрь аенда Әлмәттән Казанга – яшь язучылар семинарына килдем. Миңа читтән генә: “Әнә – Хәсән Туфан”, – дип озын буйлы, ак чырайлы бер кешегә төртеп күрсәттеләр. Шагыйрь аксыл костюм кигән иде. Аның шигырьләрен яттан укып белә идем. Әни әдәбият укытучысы иде, ул башка тыелган язучыларның әсәрләре белән беррәттән сандыгында Туфанның да шигырьләрен саклады.

Тере шагыйрьне күргәч, шатлыгым эчемә сыймады. Тик янына барырга кыймадым... Туфан хәтле Туфан белән сөйләшеп карау – чынга ашмас хыял иде. Ләкин: “Берәм-берәм бар да килә” дигән халык сүзе хак икән.

– Ачыграк итеп әйткәндә...

– ... ул болай булды. 1958 елның җәендә “Совет әдәбияты” журналына бер бәйләм шигырьләремне китердем. Поэзия бүлеге мөдире Вил Ганиев сөендерде үземне. Әйберләреңне Туфан укыды, бик ошатты, диде. “Казан” кунакханәсенә канатланып, очып кайттым. Гамил Афзал да шунда яшәп ята икән. Аның да шигырьләре әсән абый кулында, ди. Гамил абый титаклап, мин сикергәләп киттек икәү Туфаннар фатирына. Шагырь дә, кызы Гөлгенә дә безне ачык йөз белән каршы алдылар. Әдәбият, иҗат, тарих турында сөйләшеп кич утырдык. Сугышка кадәр язылган шигырьләрен яттан сөйләгәч, Туфан шаккатты. 

– Ба, безнең Клара тере магнитофон икән бит! – дип, кызына да эндәшеп алды.

Без кайтырга чыкканда, коеп-коеп яңгыр ява башлады. “Һава сулармын” дип безне озата чыккан шагыйрь көрән плащын ирексезләп миңа кидерде. Плащ бик озын иде, мин аның итәк чабуларын күтәрә-күтәрә су ерып алдан барам, ә Гамил абый белән Хәсән абый, миннән көлә-көлә, арттан атлыйлар. Плащның башлыгын да кигезмәкче иде Туфан абый, тик мин киреләндем. Кирәкми, яңгырда чыланган чәчне яратам мин, дидем. “Бер шагыйрьнең шигырендә “минем бәләкәй шаһинәмнең чәчләрендә энҗе таҗ” дигән юллар бар, – диде ул, елмаеп. 

– Менә бу яңгыр тамчылары да энҗегә охшаган”. “Хәерлегә булсын, – дидем мин. – Безнең чәчләргә энҗе таҗлар кунармы, юкмы...”

Кунакханә янында без хушлаштык. Плащны салып, хуҗасына бирдем. Ул киде дә:

– Ба, нинди җылы! Өйгә шул көе кайтып җитәм инде, – диде.

– “Бер-бер артлы килә” дип юрауларыгызның бу – беренчесе, ә икенчесе?

– Икенчесеме? Озак та үтмәде, Туфаннан шигъри хат алдым. Ул теге яңгырлы кичкә багышланган иде.

Яңгыр ничек матур сибелде.
Хәерлегә шуны юрауларың,
Чын күңелдән иде шикелле
Уйламастан әйтте шунда йөрәк:
Сагынырмындыр...
Һәм мин сагындым.

Шуннан инде без хатлар алыша башладык. Ә мин Казанга университетка керү өчен имтиханнар тапшырырга килгәч, көн дә диярлек күрешә идек. Шагыйрь күңелендә Тәнәкәсенә карата нинди хисләр бөреләнгәнен мин аның “Имтиханда” исемле шигыреннән белдем. 

– Тәнәкә... Тәнәкә... Нинди кушамат соң бу?

– Туфанның яратып миңа кушкан исеме иде ул. Башкортлар төпчек кызга шулай эндәшә. 

Тәнәкәм, Тәнәкәм!
Ак чәчкә шикеллем!
Ерак та син миңа,
Якын да, сөеклем!

Х. Туфан

– Имеш, ул кичтән утырып язган хатын сезнең тулай торактагы почта тартмасына үзе илтеп салган, ди.

– Сала иде шул. Бу романтикларда гына була торгандыр инде. Кайчакта мин, аның ни-нәрсә язганын белер өчен муенымны сузып, җилкәсе аша карый идем дә ул ипләп кенә читкә этеп куя иде. “Тәнәкәй, китеп тор әле, мин аны барыбер сиңа язам бит, алгач укырсың” дия иде.

... Бөтен барлыгымны шул Тәнәкә биләгән. Хәлем халык җырындагыча.

Абау алла, ни хәл итим,
Болай булуларыма.
Бер хәсрәтем ике була,
Иртә торуларыма.

Туфан көндәлегеннән

– Мәхәббәт икегездә дә берьюлы кабындымы?

– Юктыр, Нәбирә. Шагыйрь минем лирик шигырьләрне укый да “көндәшен” җанландырып күз алдына китерә икән. Ул аны каләмдәшләр арасыннан, төгәлрәге, Вил Ганиевтан эзли икән. Ә без Вил белән – дуслар гына. Үзе тудырган хыялый “көндәш”нең көче яшьлегендә дип уйлагандыр инде. Яшь аермасы зур иде бит безнең. Кыяр-кыймас кына, шигъри юлларда гына ачты Туфан күңел серен. Шигырьләр миңа аталган дип башта уема да кертмәдем. Белгәч, үземне иң бәхетле хатын-кыз итеп тойдым. Шушы олы хискә минем дә җавап бирәсем килә иде... Хәсән абый җитди сүзләрен, иҗатыма бәяләмәләрен гел проза белән яза, Клара дип, үзе белән тиң куеп яза иде. Ә мәхәббәтен аңлатырга керештеме, шигырьгә күчә. Ике кеше булып яшәде ул елларда шагыйрь. Аның берсе – аек акыллы, салкын канлы, философ Хәсән Туфан, икенчесе – дөньясын онытып гашыйк булган Искәндәр атлы ир...

Сине озатып кайттым. Йөрәк – кадерле булган затын югалткандагы сыман күңелсезләнә... Әгәр син менә хәзер телефоннан “нишлисең?” дисәң, “кичәге (бакчадагы) кичне сагынам” дияр идем. Җылы да, матур да кич иде ул. Хисләрне, җанның кичерешләрен, алар нинди генә булса да, әйтми калдырмыйча – яшермичә һәрвакыт синең белән уртаклашып яшәячәкмен.

Х. Туфанның Тәнәкәгә язган хатыннан өзек

– Мөгаен, ул сезне яшьрәк ир-егетләргә гашыйк тотар дип борчылгандыр. Эчтән генә янып-көйгәндер? Ул көнләшүен сиздерә идеме?

– Без Гөлгенә белән яшьтәшләр дә, дуслар да идек. Гөлгенә институтны бетерә, Ленинград егетенә кияүгә чыгарга җыена. Хәсән абый моңа каршы түгел. Бер көнне аларның фатирында туй турында сөйләшеп утырабыз. Туфан үрсәләнеп кызыннан: “Менә Клараны кемгә бирербез икән?” – дип сорый. Һәм өстәлдән язучыларның бергә төшкән фоторәсемен алып, Вилгә күрсәтә: “Шушы егеткәме?”.

Ул һаман Вилне сөйгәнем дип ялгыша. Ә минем йөрәктә ниләр барын күрми төсле...

Яфрак-яфрак булып кар яуганда
Урый идек карлы юлларны.
Урамнарны ялгыз ураганда,
Бер исеңә төшер шуларны.
Юлларыбыз ап-ак кар иде дә
Хисләребез кардан пакъ иде.

– Тәнәкәй нигә нәкъ менә Туфанга табынды икән? Бүгенге шактый тәҗрибә туплаган Клара Булатова моңа ничек җавап бирер иде?

– Тел төбеңне аңладым, Нәбирә. Яшьтәшләрең беткән идеме әллә, дияргә телисең. Ышанасыңмы, мин мәктәптә үк авыл малайларыннан – яшьтәшләремнән Бальзак геройларының мөгаләмәсен көтәм. Алар мине тау башына менгезеп куеп, үзләре яр астында авызларын ачып, сокланып карап торырлар дип өметләнәм. Ә малайлар өметләрне акламый. Шуңа күрә алардан читләшәм. Әз генә тупас кылансалар да, җаным бизә. Ә Хәсән абый бөтенләй икенче! Ул урта гасыр романнарындагы чын рыцарь! Мине айга хәтле чөя! Ялан тәпиләремне, гап-гади башмакларымны шигырь юлларына сала. 

Мин түгел, тын бакча күзәтте,
Шигырьнең җылысы килгәнне.
Ялангач аякка җиңелчә,
Чигелгән башмаклар кигәнне, –

дип, йә, кем сокланып яза ала?! Туфан ничек хыялланса, мин дә шулай хыялланып яши идем ул мизгелләрдә. Аның хаты килмәсә – күктә кояш балкымый иде. 

– Күп кенә ирләр күз белән ярата, ягъни хатын-кызның тышкы кыяфәтенә кызыга, диләр. 

– Ләкин ул “күпләр” белән Туфанны бутарга ярамый. Ул хатын-кызны гел күрми иде. Аһ биле, аһ күкрәге, дип шашмады. Ә бит бүген безнең ир-егетләребез, хатын-кызның исемен ишетүгә үк, аны күз алдына ялангач килеш китерәләр. Кай җирендә ничек икән дип.

– Күрәсең, ул сезнең җаныгызны яраткандыр.

– Әйе, әйе, Хәсән абыйда тәнгә омтылыш юк иде, юк! Никахка хәтле хатын-кызга кул сузуны ул бозыклык дип санады. Шуңа күрә минем терсәгемә бармак белән дә кагылмады. Аларның фатирында кунган чаклар да бар иде юкса. Ә ул тән сыйпау турында әз генә дә хыялланмый иде. Безнең бөтен якынлык – күпердә икәү янәшә торудан гыйбарәт.

Ап-ак шәлемне салып иңемә
Юлларга чыгам. Юк шул беркем дә.
Тик салкын нурлар айдан сибелә,
Җыр булып калган күпер өстенә.

– Ул күпер дигәннәре бик кадерле бугай. Аны шигырьләрегездә еш искә алгансыз.

– Университет студентлары тулай торагына илтүче күпер ул. Әле дә бәхетлеләр аның аша үтеп йөридер. Бер кичне Хәсән абый мине озата китте. Төн җиткән иде. Без күпердә туктап калдык. Салкын, ә минем өстә җиңел күлмәк кенә. Туңам, дерелдим билгеле. Туфан, аксыл соры костюмының бер очын иңемә япты да кочаклап алды. Аңа сыенган килеш шигырьләр сөйләдем. Шул гына. Баксаң, күпердәге төн шагыйрьнең җанын актарган, кайту белән каләмгә ябышкан. Берничә көннән хат килә. Конверт эчендә “Күпердән кайткач” дигән өр-яңа шигырь!

Уйлыйм-уйлыйм, төшенә алмыйм,
Өн идеме бу кичә?
Әллә мәңге сагыныласы
Төш идеме югыйсә.

Сорап түгел, сыйпа да бер,
Ышан минем хәлемә.
Миндә калган җылыларың
Суынмаган әле дә.

Үзең ышан,
Һәм мине дә
Ышандыр син, югыйсә
Төшенә алмыйм: өн идеме,
Төш идеме бу кичә?

Шундый куллар бар иделәр,
Чәчләр көрән чагында.
Давылларны кичкәч менә
Шундый куллар тагын да.

Нишләдең син, һәр ят кулны,
Читләтүче йөрәгем?!
Синең кулларың, Тәнәкәй,
Чит кул түгел, күрәсең...

Син югында чәчләремне
Җил сыйпый да, җил тарый.
Бу йөрәктә, бел, Тәнәкә,
Бер кер дә юк, билләһи!

Иртәгәсен без тагын очрашырга сүз куешкан идек, ләкин мин нигәдер бармадым. Моны Туфан үзен санламау дип аңлаган күәсең, җаны бик җәрәхәтләнгән. Шуны белдереп, берьюлы биш шигырен җибәргән. Укып чыккач, мәгънәсезлегемне аңлап еладым. Ак кәгазьдәге юлларда бәргәләнү, гаҗизлек, йөрәк ярасы – укыган кеше ничек шуларны күрмәсен ди. 

Тышта төн. Бар да йоклыйлар. Мин дә баш куеп карыйм әле. Телефон гына йокламый, таныш тавышны көтеп утыра кебек.

Хәсән Туфан хатыннан

– Ике арада йөрәк серләрен ташыган хатлар чит кулларга эләгер дип курыкмый идегезме?

– Хәсән абый әзрәк шикләнә иде. Бервакыт ул (Әлмәткә килгәч, хатларны почтага илтеп бирә иде) хатында: “Үзәк почтада татар кызлары икән. Алар адреска (мин язган хат адресына) ничектер бик кызыксынып карыйлар. Хатны ачып укыйлардыр кебек тоела. Юк, андый эшкә куллары бармас дигән идем һәм өстәп куйган: “Өйрән гарәпчәне, тизрәк өйрән”. Янәсе, гарәпчә язышсак, куркыныч түгел, аңламаячаклар. Һәм мин тырышып-тырышып өйрәндем. Хәсән абый Уралда сәяхәттә иде, гарәпчә өч кенә сүздән торган тәүге хатымны юлладым. “Яратам, сагынам, кайт”. Ул миңа шатланып җавап кайтарды:

Клара, молодец.
Гарәпчә дә яза ич.
Әй Тәнәкәм, күзәлем,
Үсәсең дә күрәсең.
“Яратам”ны, “сагынам”ны
Инде яза беләсең.

– Туфан яраткан кешесенә нәрсәләр бүләк итә иде?

– Чәчәк. Сыңар чәчәк. Ромашка икән, аның да яртысы йолкынган булыр. Килә-килешкә үк “ярата”, “яратмый” дип таҗларын чүпләп бетерер ул. Аның сагынуы да чәчәкләр кебек гөнаһсыз иде...

Кадерлем... Юк, бу сүз дә, бүтәне дә минем юксынуларымны, күрәсе килүләремне, юк, әйтеп бирә алмыйлар. Сагыну! Ә шулай да бик рәхәт ул.

Дөньяда минем якын, яхшы замандашларым, дусларым, якыннарым бар. Менә хәзер аларның берсен дә түгел, нигәдер бары берәүне, берәүне генә сагынам... Җәй йөрәге янында буласым килә. Аның кулларына тапшырыласым килә. Иң якын берәүнең барлыгына ышану – бик рәхәт бәхет булып тоела. Егетләр яныннан (Гариф, Әдип, Г. Галиев, Әмирхан) үз бүлмәмә чыктым да менә шулай яза-яза уйланып утырам.

Туфанның Әлмәттән язылган хаты

– Бер-берсен шул хәтле яраткан ике җан кавышып бергә гомер кичерергә тиеш кебек иде. Язмыш, сезне аерып, артык рәхимсез кыланган түгелме соң?

– Язмыш түгел, Туфанның дуслары аерды безне, Нәбирә. Хәсән абый мәхәббәткә артык сак карый иде. Ул сөйгән хатыны Луизаны югалтуларын кичереп, сөргеннән “кайсыгызның кулы җылы” дип кайткан яралы шагыйрь бит инде. Аңа бик тә җылы кул кирәк булган. Ул аны миннәнтабарга тырышкан һәм таптым дип ышанган да. Ләкин табып җиткермәгән. Әлмәттә вакытта Әлмәт әдипләренә минем хатларны укыткан. Янәсе, кем ул, нинди кыз, аңа ышанып тормыш корсам уңармынмы? Әлбәттә, тегеләр аның ниятен хупламаган. Шуннан китте сүзләр, китте мине пычратулар. Ышанмау хисе әүвәл Туфанда туды. Ул шикләнә һәм курка башлады.

– Бәлки сез үзегез дә шуңа этәргеч биргәнсездер?

– Бәлки, бәлки... Мин шук идем, шаян идем. Бервакыт редакциягә кердем. Хәсән абый да шунда утыра. Егетләр: “Клара, берәр яңа шигыреңне укы әле,” – диләр. Тоттым да, көлә-көлә, М. Хөсәеннең “Ак каеннар” шигырен үзгәртеп, көйләп җибәрдем.

Ак каеннар шаулый җилләрдә.
Бер карт шагыйрь гашыйк булды – 

Мин шыр җүләргә.
Ак каеннар, ак каеннар.
Исә таң җиле.
Минем арттан, ахмак баштан
Чаба карт тиле.

Туфанның йөзе көл кебек агарды, ул тиз генә бүлмәдән чыгып китте. Аралар бозылуга әлеге шаяруым да “ярдәм итте” ахырысы. Бу бит аны мыскыллау, түбәнсетү, аңардан ахмакларча көлү иде. Минем яшьлек җүләрлеге инде...

Киңәш сорап, язучылар берлеге идарәсенә кергән ул. Идарәдә мине җилбәзәк, тыйнаксыз, тотнаксыз, ышанычсыз һәм юньсез җан иясе дип бәяләгәннәр. Хәзер инде Туфан өчен мин бары тик тыштан гына ак чәчәк булып калдым, ә эчтә кара төс иде... Ул хәтта бер мәртәбә үкенгәндәй кебек әйтте әле: мин бит синең башмагыңа кадәр җырга керткән идем, диде. 

– Ә сез боларга ничек җавап бирдегез?

– Кискен-кискен шигъри хатлар юлладым. Хәтерлим әле, әрнеп болай дидем:

Әйдәгәч, үзең янәшә атларга иде сиңа,
Кадерле булсам шул хәлдә, сакларга иде сиңа.
Нигә соң, нигә күңелеңдә
Ышанмау хисе туды?
Нигә соң киттең күпердә
Калдырып ялгызымны?!

– Мәхәббәт сүнеп-сүрелеп тә бетмәгән, ә аерылулар килеп тә җиткән, Клара ханым. Авыр булдымы ул чакта?

– Коточкыч! Моны үзе югалткан кеше генә аңлый.

– Университетта укыганда, сезнең тәртибегезне тикшерәләр. Һәм нахакка юләрләр йортына илтеп тыгалар. Коткаруны сорап, сез Туфанга хат язасыз, имеш.

– Хат язуым хак иде. Ул барганмы, юкмы, белмим. Шифаханәдә ятуымны ишеткәндер, билгеле. Әмма килмәде... Кем генә килсә дә, Хәсән абый дип чыга идем, инде барсы да өзелсә дә, аны көтә идем... Килмәде, килмәде...

– Шуннан соң, мөгаен, Хәсән Туфанга карашыгыз бик нык үзгәргәндер. Мәхәббәттән нәфрәткә бер генә адым ләбаса.

– Юк, үзгәрмәде. Ниһаять, мин аның ник суынуын аңладым. Аңарда акыл җиңгән акыл. Минем ана буласым, бала табасым килә иде, әгәр аңа кияүгә чыксам, баласыз-нисез ялгыз яшәр идем. Шуны исәпләгәндер шагыйрь. Киләчәктә хыянәт тууы да ихтимал иде. Рәнҗемим дә хәтта! Әгәр ул тәнемнән файдаланып, пычратып ыргытса, рәнҗер идем. Ә безнең сөю-сөелүләр ап-ак иде... Нишләтәсең, акыллы Туфан гашыйк Искәндәрне җиңде. Бәхетле җиңү идеме ул, әйтүе генә кыен. Байтак еллар үткәч, бер шигыремдәге:

Ул да шулай, салкын акыл белән,
Авызлыклап калды йөрәген.
Мине белеп, миннән баш тартканның
Хәтерләмим бәхет күргәнен, – 

Дигән кинаяле күзләргә каршы ул: “Кешеләрне бәхетсез итү белән кинәнү килешми сиңа, кирәкми, Тәнәкә...” – дип битәрләде. Шул хәлләрдән соң мине “Тәнәкә” дип атаудан тыелырга тырышты. Әмма иҗатыма беркайчан да кырын карамады.

Кадерле минем сафташ син,
Сеңлем син үлгәнгәчә,
Таң сыман алсу романның
Һавасы үзгәрсә дә, – 

дип, олы йөрәкле кеше генә әйтә ала. Әйе, кыска гомерле романыбызның һавасы үзгәрде, әмма дуслык озак яшәде. Сирәк кенә күрешкәндә дә шагыйрь минем гаиләм, улым турында сораша, ахырдан гел “бәхетле бул”, дия иде. 

– Шушы якты, матур мәхәббәтнең хәтергә сеңеп калган бер мизгелен исегезгә төшерегез әле, ә?

– Алар яшәгән йорт янында бакча бар иде. Мин ул бакчага беркайчан да капкадан кермим, йә астыннан үрмәлим, йә койма башыннан сикерәм һәм моны күрмиләр дип беләм. Бервакыт күтәрелеп карасам, Хәсән абый балконнан карап тора икән, миңа кул изи. Чыгып каршы алды бу, сак кына беләгемнән тотып балконга әйдәде. “Тәнәкә, кара әле, – ди. – Син басып килгән сукмаклар җырлыймы?” Бакча, чынлап та, җырлый сыман иде. Шагыйрь минем тәртип бозып койма башыннан сикерүемне бөтенләй искәрмәгән, сукмактан килгән дип күргән. Сукыр мәхәббәт белән яраткан шул ул.

– Хәтерлим әле, без Мәскәүгә – язучыларның VI съездына барганда сезнең белән бер купега эләктек. Төн йокламадык. Сез миңа яттан Туфанның шигырьләрен сөйләдегез. Әллә 70, әллә 80 шигырь...

– Миңа атап 72 шигырь язды ул. Шуларны сөйләгәнмендер. Алар үлгәнче минем күңелемдә сакланыр. 

– Соңгы очрашуыгыз ничек булды?

– Идарә утырышы иде. Хәсән абый чем кара костюм кигән. Олыгайган, нык картайган. Килеп, якын итеп, ап-ак чәчле башыннан кочакладым. Бу – соңгы күрешүебез иде...

– Ул сезгә “бәхетле бул” дип теләгән. Ә сез бәхетлеме, Клара ханым?

– Гайбәтчеләр ирем Нәфискә дә минем хакта ни генә җиткермәгәннәр. Өйләнешкән төнне аңа Туфанның бөтен шигырен укыдым, һәм ул аңлады. Гомер буе аңлап яшәде. Минем сыман, Туфанның иҗатына гашыйк булды. Нәфиснең үземнән 11 яшькә бәләкәй икәнен загста гына белдем. Без бик тату гомер кичерәбез. Улыбыз Марс өйләнде, оныгыбыз туды.

– Димәк...

– Тагын Туфанны сорыйсың, әйеме? Онытмадым, Нәбирә. Ул бар бит инде минем җанымда. Җанымда да, дөньямда да бар! Менә күптән түгел генә язылган шигыремнән ызек. 

Ак чәчәкләр булып карлар иңә...
Ак чәчәкләр аңа истәлеккә.
Илтер идем туган көннәрендә – 
Казаннарда читтә гомер үтә...
Ноябрьнең соңгы көннәрендә.

– Рәхмәт, Клара ханым!

 

Нәбирә Гыйматдинова
"Идел" журналы, 1995, №3

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев