Логотип Идель
Аклы-каралы

ЮГАЛАСЫМ КИЛӘ МИНЕМ (Ләйлә Дәүләтова шигыре)

Югаласым килә минем, Качып дөнья тузаныннан.

"Идел", №9, 2006 ел, архив

(җыр)

Югаласым килә минем,

Качып дөнья тузаныннан.

Качып хәтта киләчәктән,

Бүгеннән, узганымнан.

Бердәнберем дияр идем

Сиңа шул чакларымда.

Югалсам әгәр синең

Кайнар кочакларыңда.

Югаласым килә минем,

Тапланмый яшәр өчен.

Гаеплегә, гаепсезгә

Акланмый яшәр өчен.

Югаласым килә минем,

Качып бар киртәләрдән.

Безне бергә күрсен кояш

Һәр туган иртәләрдә.

фото: шагыйрәнең инстаграм битеннән

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Ләйлә Дәүләтова, аклы-каралы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев