Юнысовлар
Казанда филантроплык һәм Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгән эшкуарлар арасында Юнысовлар дигән сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр нәселе аерылып тора. Алар гасыр ярым буена диярлек игелекле эшләр эстафетасын атадан балага тапшырып килә.
“Идел” журналы әле чыга башлаган елларында ук, төгәлрәк язсак, 1993 елның июль саныннан малтабарлык дәресләр башлап җибәрә. Инкыйлабка кадәрге сәүдә традицияләре, күренекле татар сәүдәгәрләре турында бүген дә беләсе, укыйсы килә бит! Язмалар циклын яңартабыз!
Казанда филантроплык һәм Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгән эшкуарлар арасында Юнысовлар дигән сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр нәселе аерылып тора. Алар гасыр ярым буена диярлек игелекле эшләр эстафетасын атадан балага тапшырып килә.
Династиянең башы – Мөхәммәтрәхим Юнысов
XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөзнең башында Юнысовлар мәчетләр салуда актив катнаша, аларны ремонтлауга һәм җиһазландыруга акча бирә, дин әһелләренә ярдәм итә, керемнәренең уннан бер өлешен системалы рәвештә ярлылар файдасына биреп бара, ә бу хак мөселман үтәргә тиешле биш таләпнең берсе була. Буржуаз мөнәсәбәтләр урнашу шартларында бу акцияләргә мәдрәсәләр салу һәм аларны тоту, мөселман балалар приютын оештыру һәм аның яшәвен тәэмин итү, төрле филантроплык фондларына, акция һәм оешмаларга матди ярдәм итү дә килеп кушыла.
Юнысовлар – Казанның иң борынгы сәүдәгәрләреннән. Династиянең башы Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов сәүдәгәрләр сословиесенә әле Екатерина II заманнарыннан ук Иске Татар бистәсенең йомышлы татарлары арасыннан килеп кушыла. 1785 елны Казанда, бөтен илдәге кебек үк, сәүдәгәрләрнең санын алу була. Ул чагында Бәрхет кенәгәгә 42 яшен тутырган Мөхәтрәхим Юнысов, ире яшендәге хатыны Шәмсия Йосыф кызы – Мамадыш округының Кыерлы авылындагы йомышлы татар кызы, 18 яшьлек улы Әбделкәрим, 9 яшьлек улы Гобәйдулла, 22 яшьлек кызы Сәхипҗамал да кертелә.
Мөхәммәтрәхим Юнысов Казанда беренчеләрдән булып потомственный почетлы гражданин исемен ала, соңрак ул сәүдәгәрнең нәселенә мирас булып кала. Мондый исем бирелү эшкуарның тап төшмәгән сәүдәгәрлек даны һәм аның шәһәр файдасына актив җәмгыятькә файдалы эшчәнлеге хакында сөйли. Өстәвенә Юнысовның Татар Ратушасы шәһәр башлыгы сыйфатындагы хезмәтен дә искә алалар. Ул Казан каласының Иске һәм Яңа бистә эшләрен җитәкли. Бу вазифасын сәүдәгәр 1793 елда үти башлый. Шунысын да искәртик, бу Казан мөселманының буе җитәрлек иң югары иҗтимагый пост була. Шәһәр башлыгы вазифаларын үтәгән кеше татар общинасына шактый гына күләмдә акча кертергә тиеш була, чөнки аның ихтыяҗлары өчен казна берни дә бирми диярлек.
“Аллаһы Тәгалә хакына” башкарган эшләрдән Мөхәммәтрәхим Юнысовның ханлык җимерелгәннән соңгы Казанда беренче таш мәчет салуны финанславын күрсәтергә була, аңа рөхсәтне Екатерина II дән мөселманнар патшабикә шәһәргә килгәч алалар. 1766-1770 елларда салынган ул мәчет берара Юнысов мәчете дип йөртелә, хәзер исә аны Шиһабетдин Мәрҗани мәчете дип беләләр.
Мөхәммәтрәхим Юнысов сәүдәгәрләр нәселенең матди муллыгына ныклы нигез салдырып калдыра, гаилә капиталын елдан-елга үстерә килә. 1785 елда сәүдәгәрнең Екатерина урамында (хәзерге Тукай урамы) 549 кв.сажинлы агач йорты була. 1818 елда шәһәрдәге күчемсез милекне исәпкә алу комиссиясе аны ул чагында бик зур булган егерме мең сумлык дип бәяли. Туган нигезендә салынган йорт 1906 елда яңа хуҗа Бәдретдин Апанаев заказы белән (Тукай урамы, 67/14) яңартып корыла һәм инкыйлабка кадәр Юнысов мәйданы дип йөртелгән мәйданны бизәп тора.
Әгәр дә 1775 елда Юнысовның шөгыле дип “сәүдә промыселы” күрсәтелсә, 1818 елга сәүдәгәр актив сәнәгать эшчәнлегенә кушыла, тышкы һәм эчке базарларда конъюнктураны бик сизгер тотып ала ул. Аның күн заводы була, анда ел саен унөч меңләп кәҗә тиресе эшкәртелә. Төсле күнне Юнысов Урта Азия ханлыкларындагы калаларда сата, аны Русия ярминкәләрендә, бигрәк тә Ырынбур һәм Эрбет ярминкәләрендә әйбәт беләләр. Күпләрдән алда сәүдәгәр күнне Кытай тауарларына, нигездә, Кяхтин ярминкәсендә чәй белән фарфорга алмаштыра башлый, шунда шактый гына мал туплый. Бу байлыкның күләмен чама белән генә, хуҗа кеше һәм аның уллары баш булган күчемсез милеккә карап кына хөкем йөртеп була. Юнысовның уллары 1818 елда аннан аерылып башка чыгалар.
Аталарыннан калган күчемсез милек хуҗалары
Ул елның сәүдәгәрнең олы улы Әбделкәримнең Печән базары мәйданында (хәзерге Мәскәү урамындагы сквер) ике катлы таш йорты була. Йортны утыз ике мең сумлык дип бәялиләр. Янәшәдә генә егерме кибет була, тагын егермесе Гостиный дворда, янә икесе Икмәк базарында (Бауман урамы белән Профсоюзлар урамы арасындагы чама белән элеккеге Матбугат йорты торган урын) була. Пеләтәндә (Татар бистәсе артында) аның егерме биш меңлек сабын заводы елына ун мең сабын һәм шәм эшләп чыгара. Завод янында Әбделкәрим Юнысов тагын бер флигельле агач йорт сала.
Әбдерәшит Мөхәммәт улы Юнысов – эшкуарның икенче улы, 1785 елдан соң туганга күрә, Бәрхет кенәгәгә кертелми. 1818 елда Печән базары мәйданында аның егерме агач кибете, Екатерина урамында йорты һәм сәнәгать җитештерүе (мөгаен, Зур Мещан урамында – хәзерге Нариманов урамы) була. Утызынчы еллар ахырына Карл Фукс мәгълүматлары буенча, аның байлыгы, сәүдәгәр үзе өченче гильдия сәүдәгәр генә исәпләнсә дә, ике миллион сум чамасы була. XIX йөзнең җитмешенче елларында аның уллары Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтрәхим һәм Мөхәммәтгали бөлеп, инде сәүдәгәрләр сословиесендә түгел, ә аталарыннан калган күчемсез милекнең күмәк хуҗалары, потомственный почетлы гражданиннар булып исәпләнәләр.
Казанның беренче капиталисты
Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов гаилә эшен дәвам итә, әмма 1818 елда үз милке булмый. Мөгаен, ул атасы белән яшәп, бер үк капиталга ия булгандыр. Әмма инде 1824 елда Гобәйдулла Юнысов хәләл җефете Фатыйма Юнысова, уллары Ибраһим, аның хатыны Бибифәхрия Мөхәммәт кызы белән уллары Исхак, Мөхәммәтдин (1825 елда вафат була), кызлары Бибикамал, Бибифәхрия, Бибигайшә һәм Бибифатыйма (1824 елда дөнья куя) белән бергәләп, беренче гильдиядә тора, ягъни күпләп сату итүче эре сәүдәгәр була, сабын азводы, Екатерина һәм Захаров урамнарында (Каюм Насыйри урамы) берничә йорт, Казанның зур урамында кибетләр тота. Актив тышкы сәүдә эшчәнлеге алып бара, сәүдәнең төп юнәлешләре булып Кяхта һәм “Ырынбур юлы” кала. Утызынчы еллар ахырына, Карл Фукс мәгълүматлары буенча, аның капиталы өч миллион сумнан артып китә. Бу вакытта Гобәйдулла 1823 елда дөнья куйган Әбделкәрим исемле туганының байлыгы бер өлешен (ул аның гаиләсенең дә, әтисе гаиләсенең дә опекуны була) үзенекенә куша. Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улының берничә тире-күн һәм сабын кайнату заводы була. Аны тикмәгә генә “Казанның беренче капиталистларыннан берсе” дип йөртмиләр.
Күп еллар Гобәйдулла Юнысов аылда җирле татар җәмгыятенең башлыгы була. Сайланып куела торган урыннарда да утыра ул, шул исәптән Казан Ратушасының шәһәр башлыгы постында да. Аның акчасына берничә авыл мәчете, Печән базары мәйданында Базар мәчете салына. 1830 елда ваба эпидемиясе вакытта башка эшкуарлар белән бергә хастаханә төзи. Аның типографиясендә басылган дини һәм дәреслек китапларының бер өлеше мөселманнарна бушлай өләшенә. Юмарт матди ярдәме һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Гобәйдулла Юнысовка ике алтын медаль бирәләр.
Ул 1842 елның 13 декабрендә, аз гына авырганнан соң, 66 яшендә дөнья куя. Юнысовларның байлыгы аның уллары Ибраһим белән Исхакка күчә.
Таҗ киертелмәгән король
Бертуган Юнысовларның капиталы бүленми һәм XIX йөзнең икенче яртысындагы иң эре Казан сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре буларак, алар “коммерция советниклары” дигән югары исем йөртә, ә бу аларның “сәүдәне киң җәелдерүдәге өлешләрен” тануны белдерә. Бу дәрәҗәне бирү “патша мәрхәмәте” дип карала. 1800 елда коммерция советнигы дәрәҗәсе “Ранглар табеле”ндәге VIII класска туры килә һәм бу аның иясенә “ваше высокоблагородие” дигән гомуми гражданский титулга хокук бирә.
Туганнарның олысы Ибраһим татар общинасының таҗ киертелмәгән короле була. Байлыгы, җирле һәм башка властьлары белән элемтәләре аңарга җәмәгать фикере белән артык исәпләшмәскә мөмкинлек бирә, күбрәк үз теләкләре һәм капризлары буенча гына эш йөртә. Ибраһим Юнысов белән татар галиме, фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани белән урнашкан мөнәсәбәтләр моның ачык мисалы булып хезмәт итә.
Хак мөселманнар буларак, бертуган Юнысовлар татар общинасы файдасына күп акча бирә, алар хисабына Юнысов мәчете каршында мәдрәсә салына һәм тотыла. Мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп килгән Ибраһим бай анда үзе әйбәт дип тапкан тәртипләр урнаштыруны таләп итә, әмма биредә укыткан Шиһабетдин Мәрҗани белән бәрелешә. Ибраһим аның үзен бәйсез тотуы, аңа буйсынырга теләмәвен кичерми һәм галимне мәдрәсәдән сөрдерүчеләр сафына баса.
Мөселман балалар приюты
Шулай да Казанның татар сәүдәгәрләре арасында Юнысовлар кебек юмарт матди ярдәм күрсәтүче кешеләрне табуы кыен. Ике туганның да икешәр алтын медаль алуы очраклы хәл түгел, алар “зур матди ярдәм күрсәтүчеләр” буларак, Сенатның 1844 ел 21 октябрь карары белән фатир йөкләмәсеннән дә азат ителәләр. Моннан тыш, Ибраһим Гобәйдулла улына Казанда 1844 елның 6 декабрендә ачылган балалар йортын оештыруы һәм аңа матди ярдәм күрсәтүе өчен орден да бирелә. Бу приютны үстерүгә Исхак Гобәйдулла улы да зур өлеш кертә.
Бертуган Юнысовларның мөселман балалар йорты Императрица Мария учреждениеләре Ведомствосына керә һәм губернатор рәислегендә 1843 елның 21 декабрендә оештырылган Балалар приютларының Баш попечительлегенең Казан бүлегенә буйсына. Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар, татар сәүдәгәрләре арасында бердәнбер буларак, бу учреждениенең почетлы әгъзалары була.
Мөселман балалар приюты корылмалары-ниләре һәм бакчасы белән бергә Ибраһим бай бүләк иткән Екатерина урамындагы йортта урнаша. Приютны Юнысовларның Печән базарындагы ундүрт кибет арендасыннан килгән керемнәргә тоталар, алар приютны оештыручылар тарафыннан ятимнәр файдасына тапшырыла. Өстәмә рәвештә елына ике меңгә хәтле акчаны җирле мөселманнар бирә. Казандагы өч балалар йортының берсенең генә банкта капиталы булмый, һәм ул өчтән ике өлешкә сәүдә кибетләрен арендага бирүдән алынган һәм хәер-сәдака акчасына тотыла, өчтән бер өлешен генә Губерна попечительлеге бирә. Приютның директоры да булган. Юнысовлар акча белән үзләре теләгәнчә эш иткән, җитмәгәнен үзләре өстәгән.
Приютта тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген медицина докторы А.Н. Мирза Казим-Бек түләүсез күзәтеп тора, приютта кечкенә хастаханә дә эшләгән.
Балаар саны буенча, – ә биредә утызлап малай яши, – приют бүтәннәрдән кечерәк була, әмма бу тәрбияләнүчеләргә Николаев һәм Александр приютлары белән чагыштырганда акчаны ике мәртәбә күбрәк тоталар. 1904 елда һәр балага 120 сум 85 тиен туры килә. Ел саен һәр балага көрән төстәге кәзәки, кәҗә күненнән читекләр һәм галошлар, түбәтәй һәм бәрән тиресеннән бүрек, өч пар күлмәк-ыштан юнәтеп бирәләр. Дини тәрбиядән тыш, балалар арифметика, тарих, география һәм рәсем буенча дөньяви белем нигезләрен ала. Сыйныфтан сыйныфка күчерү имтиханнарында попечительләр һәм кунаклар алдында тәрбияләнүчеләр урыс телен яхшы белгәнлекләрен күрсәтәләр, урыс шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар. 16 яшенә җиткәч, малайлар приюттан китә. Аларга башлангыч белем алганлыкларына таныклык, бераз акча, кием-салым бирәләр һәм сәүдәгәр кибетләренә яки һөнәр йортларына хезмәткә урнаштыралар. Мөстәкыйль тормышның беренче адымнарын приюттан китүчеләр Юнысовлар канаты астында башлый.
Людмила Свердлова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев