Энҗе Басыйрова автор яңалыклары
-
21 июня 2023 - 10:20
Булат Гатауллин: Сәхнә – дөреслек урыны
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин, биредә алтынчы сезонын гына эшләүгә карамастан, дистәләгән роль башкарырга өлгергән инде. Ул иҗат иткән образлар арасында кемнәр генә юк: «Галиябану»дан Хәлил, «Артист»тан Кәрим Тинчурин, Эдвард Куян, Алхимик, «Мио, минем Мио!»дан Мио, «Озын-озак балачак»тан Кендек, «Хикмәт әкиятләре»ннән Гашыйк Болыт һәм Шекспирның Ромеосы! -
22 февраля 2023 - 19:11
Гаяз Исхакыйның көндәлекләре халыкка чыга
Бүген "Татар-информ" мәгълүматлык агентлыгында татар әдәбияты классигы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды. -
31 августа 2020 - 13:42
ҺӘРКЕМДӘ ГАЛӘМ КҮРӘ УЛ
«Дөресен әйтимме? Мин әле һаман да үземне эзлим. Әкрен адымнар белән алга барам. Дизайнерлык эше дә шул адымнарның берсе генә дип уйлыйм. Гомерем буе шулай эзләнүдә булырмын кебек. Финиш сызыгы берәр күренерме икән, белмим...» Модельер, дизайнер-рәссам, мөселман киемнәре халыкара конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган Наҗия Галимова сүзен шулай башлады. -
14 августа 2020 - 09:25
«ЖИЖИГ-ГАЛНАШ» - ЧЕЧЕН РИЗЫГЫ РЕЦЕПТЫ
Казаныбызда нинди генә кафе-рестораннар юк. Ни кызганыч, араларында чечен халкының милли ризыкларын авыз итеп була торганнары юк. Шуны истә тотып, Сәлим әфәнде үзе яратып әзерләгән сый – «Жижиг-галнаш» рецепты тәкъдим итте. -
14 августа 2020 - 08:57
«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНМӘГӘНЕМӘ ҮКЕНӘМ»
Бер чечен юлында икенчесен очраткач һәрчак: «Йортыңда иминме? Барысы да исән-саумы, авырмыйлармы?» – дип сорый. Хушлашканда исә: «Минем ярдәм кирәк түгелме?» – дип кызыксына. Яшьләр дә өлкәннәрне күргәч, беренче эш итеп ярдәм тәкъдим итә, аларны кечкенәдән шулай тәрбиялиләр. Авыл халкы берәр эшкә тотынса, күрше-күлән чакырганны көтеп тормый, булышырга кереп җитә. Ярдәмләшеп яшәү, авыр чакта бер-береңә терәк булу аларның канында. -
11 августа 2020 - 08:30
«МИН – СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГРАЖДАНИНЫ»
Кореялеләр – хезмәт сөючән, тырыш халык. Эре компанияләрдә эш вакыты ундүрт сәгатьтән артса да, зарланучы юк. Алар кунакчыл да, тик зур шәһәрләрдә яшәүчеләр сирәк елмая, ачылып сөйләшми. Араларына эләккәч, үзеңне берәрсенең дошманы итеп тә сизәргә мөмкинсең. Кеше күп җыелган урында, әйтик, җәмәгать транспортына кергәндә терсәк белән этеп җибәрүләре шулай ук гадәти күренеш. Шунда ялгыш өлкән яшьтәге хатын-кызга төртсәк, хәлең шәптән булмаячак. Кореялеләр көнгә өч мәртәбә – иртән, көндез, кич дөге ашасалар да аннан ялыкмыйлар. Тагын бер үз иткән ризыклары – эт ите. Моның өчен алар махсус токымлы маэмайлар үрчетәләр... -
21 мая 2020 - 11:29
«Яшәгәндә һәрнәрсә өчен түләргә кирәк»
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрестән дә шулай! Идел Кыямов та «Татарстан» телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләргә дә, «Добрый день, Татарстан!» тапшыруын алып барырга да, төрле чараларда катнашырга да, кино һәм спектакльләрдә уйнарга да, татар классикларының шигырьләрен аудиоформатта яздырырга да өлгерә. -
15 мая 2020 - 08:59
«Кош – канаты, гаилә бердәмлеге белән нык»
Камал театры оркестры скрипкачысы Динә һәм труппаның көчле артисты Илнур Закировлар гаиләсе белән нәкъ биш ел элек очрашып сөйләшкән идек. Шул вакытта киләчәккә планнары турында сорагач, гаиләне тулыландырырга, иҗатта камилләшергә дип җавап кайтарды алар. Максатларына ирештеләр: мәхәббәт җимешләре Зәлия үсеп килә, Илнурның бер-бер арты рольләре туып тора, Динә исә «Җырлыйк әле» тапшыруында скрипкада уйный, төрле чараларда да актив катнашалар. Тамашачы белмәгән тагын нинди яңалыклары бар икән? -
15 мая 2020 - 08:08
Математика + музыка = мәхәббәт
Яратканга ябышкан, болар каян табышкан, дип әйтергә ярата татар халкы. Татар җанлы Уфа егете Айнур Әхмәтов белән сандугачка тиң моңлы тавышлы Түбән Кама кызы Әдилә Заһидуллина исә бер-берсен төньяк башкалада очраткан. -
26 февраля 2020 - 16:08
Музыка белән генә яшим
Татарстанның һәм Русиянең Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов, яшь булуына да карамастан, татар классик музыкасына яңа сулыш өрде, аны җанландырып җибәрде. Ул иҗат иткән «Кара Пулат» операсы, «Алтын Казан» мюзиклын күпләр яратып өлгерде, тамашачы соравы буенча кат-кат күрсәтелде. Композитор, «Алтын Казан» мюзиклын иҗат итеп, республика сәнгатен үстерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде. -
23 февраля 2020 - 10:28
Ватанны саклау - саваплы эш
Ислам динендә хәрби хезмәткә бару мөселман кешесенең төп бурычларыннан берсе дип санала, чөнки һәр ир-ат Ватанын якларга тиеш. Коръән Кәримдә дә: «Ватанны яклау иманның бер өлеше булып тора», – диелә. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тә үзенең хәдисләрендә күп мәртәбә искә ала. -
14 февраля 2020 - 11:25
Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара»
Гаилә – ул ир белән хатын төзегән дәүләт. Аны саклап калуда икесенең дә, көч куеп, җаваплылык тоеп яшәве шарт. Өйне карамый торсаң, нигезе чери, түбәсе тишелә... Гаиләдә дә нәкъ шулай. Ир-егетләр шуны белсен: өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара, башкалар тарафыннан хөрмәт тә арта. -
29 ноября 2019 - 14:40
Шомлы туксанынчы еллар кабатланмасмы...
Соңгы елларда илдә килеп чыккан социаль-икътисадый проблемалар җинаятьчелек көчәюгә этәргеч бирле, дип чаң суга белгечләр. Узган гасырның шомлы туксанынчы еллары кабатланмаса ярый, дип куркуга калучылар да юк түгел. -
29 октября 2019 - 15:27
Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алтынчы чакырылыш депутатлары өчен төп сорау булып тел мәсьәләсе калачак, дип белдерде. «Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде. -
28 августа 2019 - 17:05
“Русия командасы тагын да яхшырак итеп чыгыш ясый ала”
“WorldSkills–2019” эшче һөнәрләр дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында катнашкан Радик Сираҗетдиновка 21 яшь.