-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
23 февраль - "Энә дә бүләк!" - дия торган көн
Кызлар, бигрәк тә сөйгән егетләре яки дус егетләре булганнар! 23 февраль якынлашканын сизәсезме соң? Әллә минем кебек “Нинди бүләк бирим?” дип борчылучы юкмы арагызда? Ни өчен борчылам, чөнки мин бик романтик кыз һәм егетемне бүләкләр белән сөендерергә яратам. Дөрес, ул үзе чәчәк белән шоколадтан башка нәрсәне белми кебек. Өченче ел инде матур гына йөрсәк тә, исем китәрлек бүләк тапшырганы юк әле. Ярар, сүзем 23 февраль турында...
Романтиклар өчен
Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, егетләргә коробкага тутырылган наборлар ошый. Беренчедән, ул күп әйбер сыйдыра. Ә икенчедән, коробкасының да кирәге чыгарга мөмкин. Мисал өчен аны болайрак тутырырга мөмкин:
Коробканың төбенә егетең яраткан төстә картон куясың;
Икегезнең фотосурәт төшкән чокыр ясатасың;
Татарча котлау яки матур сүз язылган оекбаш аласың;
Тәмле печенье пешерәсең;
Пепси яки кола согының кечкенә шешәлесен алып урнаштырасың;
Барысын да бергә коробкага тутыргач, менә дигән “күпфункциональ” бүләк әзер дә була!
Егетләрчә букет!
Икенче бүләк – букет. Әйе, бу егет кешегә бирерлек бүләк түгел диярсез. Әмма төп хикмәт аның егетләрчә җитди булуында. Букет үз эченә чикләвек (ә ул кыйбат тора), колбаса, җиләк-җимешне ала. Аны үзең теләгән тәм-том белән бизәргә була.
Истәлеккә – футболка
Футболка бөтен егетләргә дә ошый торган бүләк! Беренчедән, аны кая да киеп була. Икенчедән, кадерле истәлек, ә өченчедән исә, кием бервакытта да артык булмый. Килешәсезме, кызлар?! Егетләргә футболка алганда ак яки кара төсне сайларга тырышыгыз, чөнки алар артык якты төсләрне яратмаска мөмкин. Өстәвенә артына фамилиясе яки яраткан санын да яздырсагыз, ул аны яратып киячәк!
Китап сөючеләр өчен
Егетең китап укырга яратса, сиңа бүләккә китап алу җиңелләрдән булмаячак. Гадәттә, китап дөньясына чумган егетләр бик сайлана торган булалар. Шуңа күрә беренче чиратта, аның зәвыгын, яраткан авторын һәм укып карамаган(!) китабын белергә кирәк!
Егетләргә ошарга мөмкин булган китап исемлеге:
Айн Рэнд – «Атлант расправил плечи»
Курт Воннегут – «Бойня №5»
Чарльз Буковски – «Женщины»
Кормак Маккарти – «Кровавый меридиан, или Закатный багрянец на западе»
Джон Апдайк – «Кролик, беги»
Сунь-Цзы – «Искусство войны»
Чак Паланик – «Бойцовский клуб»
Марио Пьюзо – «Сицилиец»
Гэнри Дэвид Торо – «Уолден, или Жизнь в лесу»
Хантер Томпсон – «Ангелы Ада»
Татар әдәбиятыннан: Марсель Галиев, Марат Кәбиров, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Ениики әсәрләре.
Спортсмен егетләр өчен
Егетегез спорт өлкәсенә кагылышлы булса, бүләк табуы авыр булмас. Хоккеист - кәшәкә, алка(шайба), шарфтан, ә футболист - туп, футболкадан баш тартмаячак.
Тәмле тамак
Егетләр уңган, ашарга пешергә белән торган кызларны яраталар. Шуңа күрә 23 февраль - кызларның сынала торган көне дә. Торт, пицца, кекс, печенье пешереп, сөйгәнеңә ашатсаң, ул сине ашказаны белән ярата башлаячак!
Нәтиҗәдә
Мин тәкъдим иткән бүләкләр - шулар. Ләкин ике көннән тагын шул бәйрәм якынлаша. Ә мин бик авыр сайлау алдында калдым. Егетемә телефонына чехол, power bank та бирәсем килә кебек. Ләкин оекбаш һәм гигиена әйберләреннән дә баш тартасы килми. Чөнки алар - гомер-гомергә актуаль һәм кирәкле бүләкләр!
Алинә (Казан)
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз