Логотип Идель
Блоглар

90-нчы еллар ностальгиясе: шул чорның популяр яшьләре сөйли

Ләйсән Сафина язмасы «Идел»нең июль санында басылып чыккан иде.

1990-елларда барлыкка килгән «Идел» журналы яңа бер трансформация кичерә. Яшьләр аудиториясе белән уртак тел табу җиңел түгел. Бигрәк тә гаджетларны үз иткән, яңалыкларны кыска вакыт аралыгында кабул итәргә өйрәнгән зумерлар – башка буын. 

«Идел» журналы барлыкка килгәндә яшьләр нинди булган? Нәрсә модада саналган? Милли хәрәкәтнең давыл булып купкан елларында яшьләр бирегә ни эзләп килгән? Әлеге язмада шул заман татар яшьләре тормышы белән якыннанрак танышырбыз. Әңгәмәдәшләребез – 90-нчы елларның иң популяр яшьләре, күпләребезгә  яхшы таныш шәхесләр. 

Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе, «Идел» журалының беренче баш мөхәррире:

Татарстаннан читтәге милләттәшләр белән аралашу, татар матбугатын яңарту, көчәйтү кирәклеге – менә шулар мине яшьләр хәрәкәтенә тартып кертте дә инде. «Идел» журналын чыгару, «Идел» лагерендә  татар яшьләре көннәрен үткәрү белән бәйле истәлекләрне бүген дә сагынып искә алам.  

Татарстан яшьләре генә түгел, ә гомумән, татар яшьләре буларак оешу нәкъ менә безнең чорга туры килде. Төрле төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татар егет-кызларының бер урында – Казанда җыелуын моңа кадәр беркайчан да күргән юк иде әле. 

Хәтерлим, ул чорда җырлар һәм җырчылар арта башлады. Иң популяр артистлар Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова булгандыр. Ренат Ибраһимов исә дөнья күләмендә танылып китте. Яшь җырчылар калкып чыга башлады. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов  Чаллыдан килеп, Казанны яулады. Алар Фирзәр Мортазин белән үзара ярыша-ярыша, татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрделәр. 

фотода - Римзил Вәлиев.

Зәлия Ахунова, Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары:

Мин кечкенәдән актив булдым. Мәктәп елларында бер генә мәдәни чара да минсез узмады. Авыл бәйрәмнәре үткәргәнне бүгенгедәй хәтерлим. Студент вакытта да берни үзгәрмәде. Минем үсәсем, тагын да югарырак үрләр яулыйсым килә иде. Яшьлек – иреккә омтылган иң тәвәккәл чор бит инде. Бервакыт БДУда укыганда, «Азатлык» татар яшьләре берлегенә ниндидер чара уздыруда ярдәм сорап бардым. Шул рәвешле җәмәгать тормышына кереп киткәнемне сизми дә калдым.

Хәзер яшьләр арасында татар халык җырлары улкадәр  популяр түгел. Ә менә ул чор яшьләре аларны яттан белә иде. Клубларда, туйларда, солдатларны озату кичәләрендә гел татар халык җырлары яңгырады.  Егетләр белән такмаклар әйтешү дә модада иде.

Киемгә килгәндә, мине балачактан бик матур итеп киендереп үстерделәр. Әтием чалбар һәм кыска итәк кияргә генә рөхсәт итми иде. Аннары бик ачык төстәге киемнәрне урап узарга тырыштым - «коммунизм чоры» тәэсире булгандыр, күрәсең.

фотода - Зәлия Ахунова

Миләүшә Шәрапова, Татар федераль-милли мәдәни автономиясе башкарма директоры:
    
Мин Лобачевский исемендәге китапханәдә эшли идем. Бер көнне телевизордан яшьләр хәрәкәтенең чираттагы җыены турында әйттеләр. Шунда әти миңа: “Сиңа эшкә икенче сменага гына барасы бит, бар, карап кайт әле!” – диде. Барсам! Анда түбәтәй кигән чибәр-чибәр егетләр, калфак таккан кызлар каршы ала.

Бу күренеш миндә шактый зур тәэсир калдырганлыгын хәтерлим.
Ул чакта яшьләр җыелырдай рестораннар, квестлар, квартирниклар юк иде. Безнең өчен «движуха» - яшьләр хәрәкәте вәкилләре белән очрашып, сөйләшеп утыру булды. 

Тагын бер кызыклы факт: татар концертларына күмәкләшеп йөрү гадәте бар иде. Винера Ганиева, “Ильруш” дуэты, Асаф Вәлиев бик популяр булды. Фин татарлары җырларын яратып тыңлаган истә калган. Алар акцент белән җырласа да, музыкалары заманча аранжировкалы иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев