Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    АДМИРАЛТЕЙСТВО ГОСПИТАЛЕНДӘ «ДӘВАЛАНУ» ЫСУЛЛАРЫ

    Илшат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
    тарих фәннәре кандидаты

    Патша Петр I Указы буенча 1718 елда нигез салынган хәрби-диңгез кораблары төзелә торган Казан адмиралтействосы һәм анда эшләүчеләрне сыендырган Адмиралтейство бистәсенең тарихы бик киң. Бистә янәшәдәге рус авылы Бишбалта (Макарьево) исеме белән Бишбалта бистәсе дип атала башлый ул. Озак вакытлар «Яңа бистә» дип тә йөртелә.

    ТУП АТМЫЙЧА КАЛМЫЙ

    Бишбалта бистәсе һәм Бишбалта (Макарьево) авылы бер-берсенә терәлеп үк торса да, аерым саналганнар. Бишбалта авылы халкы җәен якындагы ямь-яшел тугайларга терлеген чыгарган, бакчалар үстергән, балык тоткан. Бишбалта бистәсе халкының барысы да диярлек Адмиралтействода эшләгән, яки Адмиралтейство конторасы белән контрактлар төзеп, аңа кирәк-яраклар табу белән шөгыльләнгән. XVIII гасыр ахырына бистәдәге биш йөзләп йортның утызында гына Адмиралтействога карамаган кешеләр (сәүдәгәрләр, күчеп килгән крестьяннар, ирсез хатыннар) яшәгән. 1793 елның 8 февралендә көндезге сәгать өчләр тирәсендә Адмиралтействода көчле шартлау тавышларын ишетәләр. Ул вакытта стапельләрдә Каспий диңгезенә дип төзелеп бетә язган кораблар тора. Инде безгә һөҗүм итәләр дип уйлаган эшчеләр паникага бирелеп кайсы-кая йөгерешә. Каравылда торган солдат туп аткан тавышларның Бишбалта авылыннан – шундагы Макарьево чиркәве яныннан килгәнен шәйләп ала. Шул авылда торучы Липин фамилияле абыйлы-энеле сәүдәгәрләр йортында пушкалардан атканнары ачыклана. Монда беренче булып килеп җиткән Адмиралтейство тимерчесе Федоровны Липиннар куып җибәрәләр. Имештер, бу авыл бистәгә керми, Адмиралтействоның да, бистәдәге полицейскийның да, аларда эшләре булмасын... Бистәдән килеп җиткән капрал Иванов та шул ук сүзләрне ишетә. Адмиралтейство конторасы губерна правлениесенә бу хәлләрне әйтеп, ничек тә булса ул Липиннарны җавапка тартырга, ә бистәдәге полицейскийның вәкаләтләрен Бишбалта авылына да киңәйтүне сорап яза.

    ТАКТА ЯРУНЫҢ СЕРЛӘРЕ

    1793 елның 15 февралендә Казан адмиралтействосында бер бригантина һәм ике бомбардирский кораб төзелеше барышында предприятиенең баш командиры Степан Жемчужниковка кораб подмастерьесы Вяземскийдан Адмиралтействода такта яручыларның гозере буенча хәбәр килеп төшә. Соңгылары ачык һавада яки авыр бүрәнәләрне яра торган чокырларда («пильная яма») такта ярганда көчле җилләр вакытында күзләренә пычкы чүбе (опилка) керүдән изаланалар икән. Ул вакытта күзләрне саклый торган күзлекләр ясый белмәгәннәр шул. Шуңа алар пычкы чүбеннән саклану өчен элеп куярга дип, Адмиралтействоның «материальный магазиннарындагы» искергән флагларны, вымпелларны, гюйсларны (корабның алгы очына куела торган флаг) бирүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Баш командир «материальный магазиннардан» юкә мунчаласыннан ясалган чыпталарны гына, әле аларының да башка эшкә ярамаганнарын гына, тиешле күләмдә бирергә дигән приказ чыгара.

    АДМИРАЛТЕЙСТВО ГОСПИТАЛЕНДӘ «ДӘВАЛАНУ» ЫСУЛЛАРЫ

    Бишбалта бистәсендәге Адмиралтейство госпитале өч йөздән артык кешене дәвалауга исәпләнелгән. Дәваланучылар күп булгач, дәвалау ысуллары да шактый бит инде. Мәсәлән, составында авыртуны баса торган төрле наркотик матдәле даруларны кулланудан тыш, һәр атна ялларында һәм бәйрәм көннәрендә госпитальдәгеләргә берәр чәркә колмактан ясалган шәраб биргәннәр. Шул сәбәпле дә бистәдә сәрхүшләр катнашында хәлләр еш булып торган. 1781 елда госпитальдә исәптә торучы кеше Андрей Догадинны хөкем итәләр. Ул салмыш баштан патшаларны, властьларны сүккәне, «әдәпсезлеге» өчен җавап тота. Үз-үзен аклап, «Мин гаепле түгел, эчкән нәрсә гаепле», дип бара. Шулай да моны тотып, мәҗбүри рәвештә Кремль янындагы Богородский ирләр монастыренә епитимьяга җибәрәләр (православныйларда озак вакытлар догалар укыттырып туры юлга басканчы, монастырьдә тоту җәзасы). Аннары 1781 елда аңа тиешле 89 чәркәне бирмичә, аның урынына Адмиралтейство казнасыннан акчалата түләү турында приказ чыгаралар.

    КАЙРЫ ҖЫЮ

    Казан Адмиралтействосында кораб пумпалары (су кудыра торган насослар) җитештерү өчен Русиядә бердәнбер тире эшкәртү заводы була. Тире иләү өчен кирәкле төп чимал – имән кайрысы – якындагы урманнарда әзерләнә. Ул имән кайрысын җыюга кемнәрне генә җәлеп итмәгәннәр заманында. Адмиралтействога җыйнап бирергә йөкләмәләр алып, контрактлар төзеп, кайбер авыл крестьяннары авыллары белән атналар-айлар буе урманнардан чыкмыйча агач кайрысы кырганнар – ул күп кирәк булган. Казан Адмиралтействосындагы эшләүчеләрне (облащикларны) дә бу эшкә җәлеп иткәннәр, алар гына җитмәгәч, госпитальдә дәваланучыларга да кушылган. Әйтергә кирәк, госпитальдәгеләрнең күбесен каты авыручылар түгел, ә картаеп яки имгәнеп отставкага чыккан чагыштырмача сәламәт хәрбиләр тәшкил иткән.

    Реклама

    Менә шуларга 1782 елның июнендә агач башына менеп кайры куптарырга әйтелә. Әлбәттә, араларында дер калтырап, комнары коелырга торган картлар да, сукыр, кулсыз-аяксыз инвалидлар да бар. Эшлиләр болар акрын гына Казанның Воскресенский монастыре янындагы урманда (Архиерей урманы). Электән белмәгән эш булганга да, карт-корыларга агач башына үрмәләргә читен булганга да, бармый боларның эшләре. Ахыр чиктә кайтарып җибәрләр үзләренең госпитальләренә – яшьрәкләрне билгелиләр.

    БЕЗГӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН

    Бишбалта бистәсендә эчкечеләрнең яратып җыела торган урыны «Екатерининский питейный дом» дигән исем белән билгеле. 1793 елның 24 октябрендә бистәдә полиция вазифасын башкаручы секунд-майор Нелидов янына «питейный дом»ның поднощигы килеп, үзләрендә булган хәлләрне сөйләп бирә. Адмиралтейство мәктәбе укытучысы прапорщик Е. Забегаев һәм шулай ук укытучы урынына булган матрос И. Стрелков «питейный дом»га бәйрәм итәргә киләләр, салып алгач, тиктомалдан официант-поднощикны кыйнап ташлыйлар, шәраб саклана торган кисмәкнең кранын ачып, биш чиләктән артык шәрабын агызалар. «Питейный дом»га боларны тоткарларга килгән солдатларга бернинди дә каршылык күрсәтә алмыйлар – икесе дә дөм исерек булып чыга.

    Соңыннан болардан сорау алганда: «Ул поднощик безгә «доливать» итмичә алдаларга маташты, шуңа канга батырдык, аннары үзебез кисмәктән тагы агызып алдык, тик кранын кире бора белмәгәнгә, төбендә калганы да агып бетте», – дип сөйлиләр.

    Ахырда прапорщик Забегаевка арест билгеләп штраф салалар, матрос Стрелковка таяк белән кыйнау җәзасы билгеләнә, аннары ул кабат мәктәбенә кайтып укытуын дәвам итәргә тиеш була. Трактир хуҗасына килгән зыянны мәктәпнең төп укытучысы Поздюнин үз карамагындагы гаеплеләрдән түләттерергә җаваплы кеше итеп билгеләнә.

    АДМИРАЛТЕЙСТВО КИРЛЕМӘНЕ

    Адмиралтейство кебек дәүләт предприятиеләрендә еш кына эшлексезләргә тап булырга мөмкин. Бердән, андый кешеләр баштан ук эшләргә яратмый, икенчедән, билгеле бер шартларда эшләмичә дә хезмәт хакын алып ятарга мөмкин булган җирдә, гомумән дә, бәйдән ычкынырга мөмкиннәр. Шулай, 1793 елның 14 июлендә Казанның Адмиралтейство конторасында копиист Петр Григорьевның эше карала. 

    Ул инде моңарчы да гел салмыш булып кешеләргә бәйләнеп йөргәне өчен күп тапкырлар җәзаланган: канцеляристтан подканцеляристка, аннан копиистка кадәр дәрәҗәсе төшерелгән, берничә мәртәбә тән җәзасы алган.

    Шуңа да карамастан, ул күп вакыт исерек хәлдә, үзен авыру дип әйтеп госпитальдә дәвалану сылтавы белән эшкә йөрми, бәйләнчеклеге аркасында берәүнең дә аны үз янына эшкә аласы, аның өчен җаваплылык тотасы килми. Конторада вакытта икенче бер копиист Поросятинның ипи шүрлегенә менеп төшкән, башка командирларның да сүзен тыңламаган.

    Сорау алу вакытында: «Поросятин үзе дуңгыз булганчы эчкән иде, егылып өстәл кырыена бәрелде», – дип бара.

    Нәтиҗәдә, конторада Григорьевны башкалар алдында кабат таяклар белән кыйнарга, штраф салырга, аннары да тәртипкә кермәсә, солдат яки матрос итеп җибәрергә дигән приказ чыгарыла. Үзен тәртипле тота башлаучыларны, киресенчә, югарырак чинга күтәргәннәр. Әйтик, 1784 елда җәзаланган салмыш канцелярист Новиковны соңрак үзен яхшы яктан гына күрсәткәч, 9 елдан соң кабат элекке чинына күтәргәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы