Логотип Идель
Блоглар

«ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: иң кызу чемпионнар уены

Кичә Казанның «Чулпан» концертлар залында «Әйдә, ШаяРТ» Татар Лигасы чемпионнары тагын бер кат чемпион икәннәрен исбатладылар.

Бу, миңа калса, иң кызу һәм сагындырган чараларның берсе булгандыр. Чөнки сәхнәдә инде онытыла барган "ветеран" КВНчылар катнашты: Яр Чаллы шәһәреннән "Кампи", Мамадыштан "Бишбармак", Казаннан "Әкәмәт" һәм "Казан Стайл" командалары. Актанышның "Нәмәкәй" командасы әлегә яшь - 2023 елда гына чемпион булды, шуңа мин башта "олыраклар" турында сөйләрмен. Аларның кайберләре 8-10 ел сәхнәдән "ял иткән", аның каравы бер дә күңелсез яшәмәгән: кемдер өйләнгән, кайсыдыр әти булган, берсе эшен алыштырган...Кыскасы, тормышларында үзгәреш булмаган түгел, булган. Иң мөһиме - берсе дә шаярта белү сәләтен югалтмаган. Тамаша буе залдагы халык бертуктаусыз көлеп, алкышлап утырды. Жюри әгъзаларының да күңеле шат иде.

Сүз уңаеннан, командаларга бәя бирүче жюриларны санап китим: Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Җәвит Шакиров, ТНВда "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Айваз Садыров, рэпер Шәкүр, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев, КВН татар лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев. Алар уеннар дәвамында гадел бәя бирергә тырыштылар. Аеруча Айваз Садыров һәр чыгышка карата фикерен әйтеп, киңәшен биреп барды.

Сәламләү

КВН тәртибе буенча, беренче өлештә һәр команда үзе белән таныштырырга тиеш. Сәламләү өлешен "Нәмәкәйләр" башлап җибәрде. Беренче булгач, дулкынландылармы, әллә инде көндәшләрен күргәч каушап калдылармы - аларның мәзәге күбрәк елмайтты гына, Айваз Садыровны моңсулатты да әле. Ул: "Чемпионнар булгач күбрәк өмет иттем", - диде. Җәвит Шакиров "матур башланып киткәч кенә, уртада сүлпәнәйгәннәрен" әйтте.

Аннары сәхнәгә Мамадышның "Бишбармагы" белән "башбармагы" - Ленар Галәү чыкты. ("баш бармак" дип аны Рамил Агдеев игълан итте - авт.) Сизелеп тора - "Бишбармаклар"ның үз җанатары, "йөземинкасы" бар. Алар гадәттә "кара юмор" белән шаяра, шуңа туры китереп кара киемнән чыкканнар иде. Тагын бер үзенчәлек - Мамадышларга "Керәшен" командасыннан ике катнашучы да кушылды, шулай итеп, алар бергә чыгыш ясады. Мәзәкләре дә күбрәк керәшен, татар тирәсендә "әйләнде". Монысы инде еш күзәтелә торган күренеш. "Шалт, Мөхәммәтҗан"да бу ике теманың бик еш кабатлануын күрәм. Шәхсән тамашачы буларак бу миңа артык кызык түгел, ә залда утыручыларның күбесенә бу юмор ошады. Һәр кешенең үз зәвыгы. 

Тагын бер кабатлана торган тема - татар шоу-бизнесында актуаль булган Ринат Рәхмәтуллинның ирегеннән мәхрүм ителүе, популяр сериал, Рамил Агдеевның татарча дөрес сөйләшмәве, Шәкүр концерты... Дүрт команданың чыгышында да боларга кагылышлы мәзәк булгандыр. 

Сәламләү өлешен дәвам итәбез. Өченче булып сәхнәгә аграр университетыннан “Әкәмәт” командасы чыкты. Алар тамашачыларны тагын да кыздырып җибәрде. Хәтта жюриларның көлүдән күз яшьләре чыкты, дисәм дә артык булмас. Ахырда Шәкүр: “Что вы творите, егетләр?” - дип мәзәкләрен ошатуын белдерде. Аңа Җәвит Шакиров кушылды: “Мин көлеп үлә яздым. Хәерлегә булсын инде”, - диде ул көлүдән тыела алмыйча. 

“Әкәмәт”ләрдән соң “Казан Стайл”ларга җиңел булмады, аларга “планка”ны тагын да югары тотарга кирәк иде. Һәм булдырдылар да - Миңнеханов “кәчтүменнән” чыккан егетләр КВНны электән күзәтеп баручыларга яхшы таныш иде. Заманында рэпер буларак билгеле Фәннүр Либра, “Татар радиосы”ның элекке ди-жейлары Рамил Шәрәфиев һәм Артур Сабировларның күптән инде бергә чыгыш ясаганнары булмады. Русча әйткәндә, ностальгия кичердек…Ахырда әниләренә багышлап иҗат иткән җырлары йөрәккә май булып ятты. Жюри аларны “музыкаль” команда дип бәяләде һәм бары тик “көлү” смайлларын гына куйды.

Яр Чаллының “Кампи” командасына да чират җитте. Шәхсән минем әлеге команданы сәхнәдә күргәнем юк, чөнки татар КВНын моңарчы актив күзәтми идем. Шуңа күрә Чемпионнар Лигасында үзем өчен командаларны яңа яктан ачтым, киләчәктә күзәтеп барырга сүз бирдем. “Кампи”ларның юморы ничектер башкалардан аерылып торуы белән ошады. Аларда шулай ук актуаль юмор да бар иде, мәсәлән, алар социаль челтәр “йолдызы” Марат Клубника образын алганнар. Һәм бу образдагы егет ахырга кадәр “җиләкләр сатып” торды. Кыскасы, жюри Яр Чаллыларны “көлү” смайлы белән бәяләде.

Музыкаль импровизация

Импровизация сүзе татарчага ничек тәрҗемә ителгәнен беләсезме? "Әйдә, ШаяРТ"та бу өлешне “музыкаль тәмәрес” дип атыйлар. Кызык бит? Һәр команда алып баручы сайлаган җырны кызык итеп дәвам итәргә тиеш иде. Һәм аларның барысы да диярлек кызык итеп дәвам итте. Ләкин “Нәмәкәйләр” генә кайбер урында сүзсез калып сораулар уятты. “Бишбармаклар” исә бу өлештә артык тырышып аттымы - жюрилар аларны “көлү” смайллары белән генә бәяләде. Алар шулай итеп  "көлү смайллары” белән алга чыкты.

“Тәмәрес” уены үзе ике өлештән торды. Икенчесендә жюри әгъзалары да сәхнәгә чакырылды. Аларның һәрберсенә реквизитлар бирелде, кием киертелде. Һәм командалар шул образ белән сөйләшергә, шаярырга тиеш булды. Мөгаен, КВНның иң кызык өлеше шушы булгандыр. Беренчедән, монда кыска вакыт эчендә кызык мәзәк уйлап табарга кирәк, икенчедән, фантазиянең байлыгы да мөһим роль уйный. Командалар сынатмады - һәрберсе диярлек образлар белән уртак телне тиз тапты. 

Чемпионнарның чемпионнары!

Сезнең тизрәк җиңүчеләрне беләсегез киләдер? Уенның ахырына кадәр тамашачы да нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтте. Һәм менә алар чемпионнарның чемпионнары:

1 урын: Бишбармак, Мамадыш.
2 урын: Кампи, Чаллы.
2 урын: Әкәмәт, Казан.
3 урын: Нәмәкәй, Актаныш.
3 урын: Казан Стайл, Казан.

Шулай итеп, "Чемпионнар кубогы" тәмам. Ул һәр тамашачыга да күтәренке кәеф бүләк итте. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев