-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
АКЧА ТУПЛАУ ЫСУЛЛАРЫ
Хезмәт хакы алып, бер-ике атна үтүгә, кесәдә җилләр уйный башлый. Яки акча турында уйлаганда, баш миегез SOS сигналын кабыза. Таныш күренешме? "Иминлек мендәре" ("подушка безопасности") байлар өчен генә дип уйлыйсызмы? Алайса бу киңәшләр сезнең өчен!⠀
⠀
Күп тапкырлар ишеткәнегез бардыр инде: табышның якынча 10% җыеп куярга кирәк. "Кара көнгә" дип җыю ярамый! Уйлар һәрвакыт матур булырга тиеш. Тормыш, күпчелек очракта, көзге кебек безнең уйларны чагылдырырга ярата. Ә бәлки фәрештәләр, фикерләребезне укып, "Әмин! Әмин!" дип торалардыр. Шуңа күрә, акчаны берәр ымсындыргыч хыялга яки "иминлек мендәре" буларак җыярга киңәш ителә. ⠀
Акчаның бер өлешен ИҢ БЕРЕНЧЕ үзең өчен, киләчәгең өчен алып куярга кирәк. Әгәр моны ахырга калдырасыз икән, акча туплый башлау тагын барып чыкмаячак. Чөнки кирәк әйберләрнең бетәсе юк.⠀
Без гел чит кешеләргә акча түлибез (коммуналь хезмәтләр өчен, азык-төлек кибетенә, кием сатучыга...). Үзебезгә түләргә онытабыз. Үзебезне иң беренче чиратта кайгыртыйк!⠀
Әгәр табышның 10% алып кую сезгә авыр икән, 1%тан башлагыз. Тора-бара бу шөгыль сезгә ошый башлаячак һәм %ларны арттыра алачаксыз. Әлбәттә, 10% та чик түгел. ⠀
Күп кешегә 200 сумлык купюра ошый. Чыннан да матур, үзгә! Андыйлар кулыгызга эләксә, җыеп барырга мөмкин. Бу кесәгә дә сукмый. Ә кемнең ихтыяр көче зуррак, шулар 2000 сумлыкларны да туздырмый тора ала.⠀
Әгәр үзегезнең йомшак ягыгызны белсәгез (мәсәлән, еш кына кафедан кәһвә алып эчәргә яратасыз ди), гадәтегез искә төшкәндә, шул акчага доллар яки евро сатып алырга була. Ул акчаны көндәлек тормышта кулланып булмагач, "мендәрегезне" әз булса да калынайта алачаксыз.⠀
Тимер акчаларны кибеттән соң билгеле бер савытка бушатып куегыз. Вак акчалар белән хушлашу җиңелрәк, шуңа аларны үзегез белән йөртмәсәгез яхшырак. Бу ысул акчаларны артык туздырмаска да ярдәм итәр, банкада да күпмедер акча җыелыр.⠀
Берәр ышанычлы туганыгызга акчаны күчереп барырга мөмкин. Кабатлап әйтәм, бары тик ышанычлыга (бертуганыгыз, әти-әниегезгә, мәсәлән)! Андый очракта капитал тизрәк туплана, чөнки акча өйдә канны кыздырып ятмый. Ә кешедән вак-төяккә кире алырга уңайсыз. ⠀
Ә сез нинди ысуллар кулланасыз?
Дания Нәгыйм
Фотолар: pixabay.com сайтыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз