Аңлаганга – ишарәт, аңламаса, бишәр әйт
Бүген авылга тәүге тапкыр фотограф килү тарихын, кино хезмәте һәм башкалар хакында искә аласым килә. Ул өлкәннәрнең дә хәтерен яңартып җибәрер.
Бүген авылга тәүге тапкыр фотограф килү тарихын, кино хезмәте һәм башкалар хакында искә аласым килә. Ул өлкәннәрнең дә хәтерен яңартып җибәрер.
Фото…
Мәмәшир пүчинкәсе булган Таң буйлап җылы якты иртәдә хәбәр тарала: авылга беренче тапкыр фотограф килә! Имеш, акчага төшерә дә, күпмедер вакыттан соң, ясагач, үзе алып килеп тарата. Авыл халкы, барлы-юклы акчасын тотып, аның янына чаба, кемдер бурычка керә, бурычка да таба алмаганы карарга гына бара, чөнки андый һөнәр иясен дә, ничек төшергәннәрен дә күргән кеше юк диярлек, ә менә сирәк-мирәк булса да көнләшеп, кызыгып, фото караганнары бар. Авыл олы юлдан читтә, кыска аралыктагылары да гел өзек булып тора. Бәлки, яңадан фотога төшү мөмкинлеге чыгачак, бәлки, юк.
Халыкның үзен рәсемдә калдыру теләге шулкадәр көчле була ки, клуб тирәсенә килмәгән кеше калмый: яше дә, карты да шунда агыла. Барысы фотога төшүне тамаша сыман карап тора. Бу көн зур бер бәйрәмгә әверелә. Һәркем өстендә – Сабан туена, җыенга кия торган гына күлмәк-ыштан, чәч-баш каралган… Бер урындык табып китерәләр дә кешеләрне чират буенча шунда утырта башлыйлар. Хәер, аңарчы, исемлек төзеп, акча җыялар.
Фотографның тәҗрибәсе зур икәнлеге инструментыннан ук күренеп тора: өч аяктагы аппараты шактый тузган, какшаган. Урындыкка һәр клиент кунаклаган саен, ул, башы белән, ниндидер кара бөркәнчек астына кереп китә дә бераздан, бик мәгънәле чырай белән, әлеге бөркәнчекне ача, ым белән генә, яңа кешене дәшә.
Туганиебыз Йосыф бабайның балалары бер читтә моңаеп басып тора. Ул аларга акча бирми, чөнки дөньяны шактый гизгән һәм рәсемгә төшерүче аппаратны да күргән була. Йосыф бабай инструментта кара такталар юклыкка, төшергән саен, шуларның алмаштырылмавына игътибар итә, я ватык бу, я берәрсеннән алып кына торылган, бу кеше аннан белән ничек файдаланасын да белми дип уйлый, ә шыңшыган балаларына, фотографның аягына карагыз – чабатада, ә үзегезнекендә – нәрсә, рәсемгә төшерүче шактый бай була, бу кадәр хәерче киенми, зур бәя торган мондый аппаратны чабаталы мужик ала алырмы, ди. Халык күп төшә, минем фараз дөреслеккә чыкмаса, ул тагын килер, сурәтегезне шул вакытта алдырырсыз, дип тә өсти.
Өлкән малай Хәбибулла әтисе сүзләрен тыныч кына кабул итсә дә, Миңнехан исемле энесе (чыны: Фәйзелхак) үпкәли, үрсәләнә, аның, өйләрендә шактый акча була торып, кешедән ким күренүләре гарьлегенә тия. Халык бер ай буе әлеге зур вакыйга турында сөйләшә, рәсемнәрен күрү хыялы белән яши. Ай да уза, ел да, еллар да… фотограф кына күренми, шунда гына балалар әтиләренең тормыш тәҗрибәсенә таң кала, тынычлана, аның аркасында алданмаулары белән бик горурлана башлый.
Бу вакыйга узган фольклорны гына искә төшерә алмадылар. Кызганыч.
Кино…
Мәмәширдә киноны бик иртә күрсәтә башлыйлар. Моның өчен, яңа салынган клубка терәп, махсус аппарат бүлмәсе төзелә, зур экран алына. Бөтен авылны сыйдырырлык – район үзәгендә мәдәният сарайларыныкы кадәр зал була. Күршебез Вәли абый авылдан авылга кино куеп йөри. Акыллы, чибәр, тормышы нык, рәсми хатыны да – өч, чөнки алдагылары вафат, алардан өч баласы бар. Вагыйз исемлесе әтисе һөнәрен дә шактый гына үзләштерә, икенчесе аның кебек гармунда уйнарга өйрәнә, музыка инструментларын төзәтә ала. Һәркайсы – балта остасы.
Бервакыт Вагыйз абыйның күршеләрендәге бик чибәр кызга күзе төшә. Өйләнүе теләге шундый көчле була ки, кыз ризалыгын да алмастан, әтисеннән яучы булып керүен үтенә. Вәли абый кул гына селти:
– Уналты хатынга өйләндем, берсен дә әти алып бирмәде әле,– ди.
Вагыйз абый аптырап кала. Бераздан әтисе әйткәннең мәгънәсен аңлый һәм үзенә шуны киңәш кебек кабул итә. Вәли абый 16 авылда кино куеп йөри. Һәр җирдә, төн кунар өчен, бер матур хатын-кыз таба да даими рәвештә шуларда туктала, барысын үзенең хатыны кебек кабул итә, ярдәмләшә.
Вагыйз абый алай да баштарак үпкәли, үзе генә булдырмас кебек, теге кызга өйләнү уеннан баш тарта, әмма әтисенең хатын-кызлар мөнәсәбәте белән тәҗрибәсеннән алга таба еш файдалана. Ул үз тормышыннан бик кызык хәлләр турында сөйләргә ярата торган иде. Һәм еш кына, хатын-кыз темасына кергәндә, көлемсерәп-шаяртып, әти уналты хатынга өйләнгән, берсен дә бабай алып бирмәгән, мин дә аның кебек үк яшәдем, дип куя.
Әйтик, ул ерак бер шәһәрдә ниндидер марҗа белән торганда, төрмәдәнме, башка бер җирдәнме ире кайтып төшә. Сугышып китәләр. Вагыйз абый тегенең аркасына балта белән чаба, әмма үләрлек итми. Алай да озакка төрмәгә утырталар. Төрмәдә бик салкын була, камераларны гына түгел, шунда эшләүчеләр утырган бүлмәләрне дә ничек җылытырга белмиләр, мич чыгаручы юк. Вагыйз абыйның балта остасы буларак даны таралган икән. Ул лагерь башлыгына, әгәр тоткынлыктан иртәрәк азат итсәгез, үзем салып бирәм, ди, югыйсә мич чыгарганнарын бу вакытка әле карап торганы да булмый.
Вагыйз абый артык баш ватып тормый, мин киткәч, ни булса, шул булыр дип, мичне юшкәсез-нисез, эч куышын боргаламый-нитми генә, турыга чыгара да куя. Утынның шәп янганын күргәч, бик сөенәләр, вәт мич бу, диләр. Вагыйз абый шуларны сөйләгәндә, хыялланып китеп, шәп янган утыннар төннәрен, шатыр да шотыр килеп, морҗадан йолдызларга кадәр сикерә иде инде менә, дип, үзенең осталыгына шаккатып, тел шартлатып куя торган иде. Аннан, түлке менә, мин өйгә кайтып киткәч, утын җиткерә алмыйча катканнардыр, дип көлә.
Әлеге марҗа, исеме, ялгышуым бик ихтимал, Валя иде шикелле, салырга яратса да, оста куллы, телгә шома Вагыйз абыйны бер дә оныта алмады. Ул авылыбызда яши башлагач, янына гел кайткалап йөрде. Вагыйз абыйның шук сүзләреннән көлешеп туймыйлар иде. Иртән үк балыкка төшәеп китәрләр, әллә ни тотмыйлар да үзләре. Мөгаен, бергә яшәгәндәге Вагыйз абыйга бәйле хәлләр балык турында уйлатмагандыр да аларны.
Марҗа апаны алай да яхшы гына белә идем мин, чөнки Вагыйз абый, авыл халкына хас элекке гадәт буенча, хатны кешедән, бу очракта – миннән яздыра. Моның сәбәбе дә бар. Кешенең русча белү дәрәҗәсен чамалау өчен, ул, ата хайваннар исемен сорый торган иде. Ә күпчелек ана каз, ата казны турыдан-туры гына тәрҗемә итә. Хәзер русча күренгәләгән рекламалардагычарак килеп чыга инде. Әтәчләр сатуны хәбәр иткән бер-ике игъланнан укыган идем: продается мужчина-курица, курица мужского пола…
Шулай бервакыт Вагыйз абый миңа, ата үрдәкнең русчасы ничек булганын әйт әле, ди. Әле русча иркен сөйләшкән чак, чөнки атна саен курше рус авылларына чыгам. Селезень, дип җавап бирүемә шаккатты Вагыйз абый. Рус теле укытучылары да әйтә алмаган иде, мин сине хәзер үземә марҗама хат язучы итеп сайладым, ди. Сүзе никадәр дөрестер анысы, дип уйладым.
Бу сөйләшүнең файдасы тиде. Казанга килеп, филология факультетына укырга кергәч, Бастриков исемле укытучы төрле җенестәге йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен сорады. Шул вакытта селезеньне мин генә әйтә алдым. Каушап, бар нәрсәне оныту гадәтем бар, әмма теге сөйләшү истә калган да, бу сүз хәтергә мәңге онытылмаслык уелган иде. Шунда укытучым, аптыраганрак кыяфәттә, башка сүзне белсәләр дә, татарлар, гадәттә, ата үрдәкне әйтә алмый иде, диде. Соңрак үзем дә андый сынауларны еш уздырдым һәм хәтта русларның да шул сүзне белмәүләрен күп күрдем.
«Мулла белән абыстай» кыйссасы
Вагыйз абыйга әтисе ягынна тәтә тиешле Мәймүнә апа авылдашыбыз Самат Габделхаена чыга. Алар Малмыжга күченеп, туганнары һәм авылдашлары белән бер тирәгәрәк оешып яши иде. Анда үз туганнарыбыз да көн итә – Мәймүнә тәтәләрнең күршесендә генә баракта тора. Баракның икенче башында Самат абыйга карендәш Нурми абый белән Галимә апа көн итә. Авылдашлар бик иманлы, намаз-ниязлы булып, бер генә дини бәйрәмне дә уздырмыйча, йоланы үтәмичә калмый. Бер елны мәүлид аенда Самат абый белән Нурми абыйның икесенең дә хатыны бергәләп көн дә ашка йөри, өйдә пешермиләр икән, ә ирләрне ашка сирәгрәк чакыралар, болар бу турыда уйлап та карамый, имеш. Аларның һәр кайтышына хатыннар читек-кәвешләрдә, ак шәлләр ябынып, инде «авыз ачарга» киткән.
Башта дини йола дип түзсәләр дә, бераздан йорт хуҗаларының ачуы шактый чыга һәм бергәләп план коралар. Беркем дә ашка дәшмәгән көнне, сөйләшеп кую буенча, сезне фәлән кешеләр «авыз ачарга» чакырды, дип, хатыннарын Малмыжның икенче иң ерак башына – мәмәширләргә кунакка җибәрәләр. Алар исә, авылдашларга яңа киемдә күренер өчен, бик озак кием-салымнарында актарыналар, башка чактагыдан да тырышыбрак хәзерләнәләр. Инде бер дә кеше күрмәгәнне тапмагач, бер-берсенекен алмаштырып кияләр. Болай да, күп кунакка йөргәнлектән, айга бер алмаша торган булалар. Әллә кайдагы йортка җәяүләп, хәлләре бетеп барып керсәләр, ни өстәл хәзерләнмәгән, ни көтеп торган кеше юк. Алар да көн дә ашта бит…
Икенче көнне инде Самат һәм Нурми абыйларны яхшы әзерләнгән өстәл көтә, ә бу вакыйга шуннан соң бик озак көлке булып сөйләнә.
«Идел» журналы 16+
Теги: истәлек хатирә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев