-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Альбина Шаһиморатованың тормыш кыйммәтләре
Казан тамашачысы минем өчен – иң кадерле һәм мөһим тамашачы. Иң кайнар һәм көчле алкышларны Татарстанда кабул итәм. Үз илемдә җырлау – зур мәртәбә, һәр чыгышыма зур дулкынлану белән әзерләнәм. Казанда тумасам да, олы сәхнәгә беренче адымнарым биредә ясалды. Һәрвакыт ашкынып кайтам.
Дөнья опера сәхнәсен яулар өчен гаять күп ихтыяр көченә һәм тырышлыкка ия булырга кирәк. Миңа һәрвакыт әти-әни булышып торды, хәзер дә аларның терәген тоеп яшим. Соңрак профессорлар: «Сине түләүле бүлектә укыту безнең хатабыз булган. Аспирантурага килегез, без сезне алабыз», – диделәр.
Гаиләмә вакыт аз кала. Яңа образ, партияләрне өйрәнергә өлгереп булмый. Артистларның тормышы бик авыр. Гаилә тормышын һәм сәхнә карьерасын янәшә алып бару бик күп көч сорый. Шулай да минем өчен беренче урында – гаиләм, аннан соң гына сәхнә. Әти-әни тәрбиясе шундый. Мәскәүдә гаиләм янында бәхетле мизгелләр кичерәм, үземнең сәхнә йолдызы икәнем онытып, гади ир хатыны, назлы ана булып калам. Телефоным сүндереп куям. Тәмле ризыклар пешереп, якыннарымны сыйлыйм. Гаилә бәхетендә «коенам», юл мәшәкатьләреннән ял итәм. Ирем Руслан – табиб, мин пешергән үзбәк пылавын, мантый ашарга ярата. Җанымның яртысы, күз карашымнан ук аңлый, ярдәм итә. Аллага шөкер!
Милли әсәрләр күңелне кузгата, моңландыра, калебне чистарта. Татарстанга сирәк кайткач, милли көйләргә шулкадәр сусыйм, сагынам. Чит илләрдә йөргәндә, татар халык көйләрен ишетсәм, күзләремә яшь килә. Баянга кушылып җырлау күңелгә рәхәтлек бирә. Гомумән, чит ил опера сәхнәләрендә мин милли моңнарыбызны юксынам. Мөмкинлек булган саен аларны җырларга тырышам, чөнки халык җырларын башкарганда күңел тынычлана. Дөнья сәхнәсендә Татарстанның халык артисты буларак чыгыш ясыйм.
Мин татар фольклорында тәрбияләндем. «Әллүки», «Бөдрә тал», «Тәүфтиләү», «Сакмар су» әсәрләрен җырлап үстем. Безнең өебездә һәрвакыт Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рамил Курамшин моңнары ишетелеп торды.
Опера җырчыларына һәрвакыт тавышны камилләштереп тору зарур. Эстрада җырчылары, гадәттә, тиз кабына да тиз сүнә. Ә без опера җырчыларына сәхнәгә чыкканчы, озак укырга, озак әзерләнергә кирәк! Конкурсларга йөрергә киңәш итәм. Сәхнәләрдә ешрак чыгыш ясарга.
Сабак биргән укучыларым – Артур Исламов, Эльза Заяри, Айгөл Хисмәтуллина, Венера Протасова белән горурланам. Алар зур сәнгатьтә үз юлларын таптылар. Тамашачы аларны яратып кабул итә.
Фотолар Альбина Шаһиморатованың шәхси архивыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз