Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    АЛТАЙ КӨНДӘЛЕГЕ

    Инстаграм сәхифәләрдә Алтайга сәяхәткә чакырган игъланнар күбәеп китте. Алтай – табигате белән үзенә дәшеп торган серле урын булса, соңгы арада чит илләргә юллар ябылу белән дә популярлаша бугай. Үзебездә бит! Шагыйрә Галина Булатова ике атналык сәфәрдә булып кайтканнан соң, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашырга булды. Алтайга җыенган иделчеләргә файдасы тияр, дигән нияттә калабыз.   

    Бийск һәм Таулы Алтай  

    Никадәр гаҗәп тоелмасын, Алтайның аралары йөз чакрымнар гына булган бу ике шәһәре федерациянең ике субъекты санала. Бийск – Алтай крае, ә Таулы Алтай – Алтай республикасы. Кайчандыр алар бербөтен булган билгеле, әмма катлаулы туксанынчы елларда Алтай крае дотациядәге «туганыннан» аерылып чыккан һәм моңа хәзер артык исе китмичә, тыныч кына яшәгән мәле... 

    Бийск шәһәренең ак һәм кызыл кирпечтән төзелгән бизәкле йортларын күреп, аһ итәсең! Тынып калган көй сымак... Бийскида тимер юлы бетә. Аның каравы, Таулы Алтайда аэропорт бар. Милли музей бинасында исә Укок патшасы кызы мумиясе дә саклана. Археологлар өчен уникаль табыш! Фаразлар буенча, ул ике мең биш йөз еллар элек яшәгән. Каберлекне казыганнан соң Алтайда җир тетрәүләр башланган (моңарчы әллә ничә йөз еллап күзтелмәгән каза!). Алтай халкы аны патша кызы каргышы белән бәйли, мумияне кире урынына кайтарырга кирәк, диләр.  

    Казинога кермәдек  

    Чуйск тракты – Новосибирскидан башлап, Монголия чигендәге Ташанта авылына кадәр меңнәрчә чакрымнарга сузылган трасса. Дөньяның иң матур биш юлы исәбендә ул! 

    Катын – Алтайның төп су артериясе. Ким дигәндә, җиде йөз чакрымга сузыла. Урыны белән кайнап, дулап, ә урыны белән тыныч кына ага. Көзге салкыннар җиткәч, ачык фирүзә төскә керә икән. Су температурасы 15 градустан да артмый, шуңа анда беркем дә коенмый, ди. Коенырга җайлы бердәнбер урыны – Ая күле (алтай теленнән ул «ай» дип тәрҗемә ителә). Аннан ерак түгел генә «Себер тәңкәсе» дигән казино (Русиянең уен заллары рөхсәт ителгән дүрт зонаның берсе, калганнары Краснодар крае, Калининград өлкәсе һәм Владивосток янында) урнашкан. Юл уңаенда рус язучысы һәм юллар төзүче-инженер Вячеслав Шишков һәйкәлен дә күрдек. 

    Манжерок 

    Манжерок күленә тукталдык. Элегрәк биредә мебель фабрикасы булган икән, данлыклы Вена урындыклары ясаганнар. Колмак басулары да җәйрәп яткан. Хәзер берсенең дә эзе дә калмаган. Манжерок күленнән 1200 метр биеклектәге Синюха тавы калка. Алтай тауларының иң биек ноктасы булган Белуха исә дүрт мең ярым метр биеклектә! Катын елгасы башланган урын!

    Нәкъ менә шуннан Николай Рюрих, серле Аксу (Беловодье) илен эзләп, экспедициягә кузгалган да... Кызганыч, анда ук барып җитеп булмады. 

    Манжерок күлен ләм баскан, суы болганчык, әмма җылы. Данлыклы чилим – су чикләвеге үсә биредә. Ярдан эзләп таптык – чәнечкеле таҗлы чәчәккә охшаган икән. 

    Ярты гасыр элек биредә халыкара яшьләр фестивале үткән. Менә шунда Эдита Пьеха башкаруындагы җыр хитка әверелгән дә: «Расскажи-ка мне, дружок, что такое Манжерок...» 
    Хәзер шул исемдәге курорт эшли булып чыкты. Каһвә эчәргә теләп, кафеларына сугылмакчы идек – керү өчен генә дә 400 сум түләргә кирәген күргәч, кул селтәдек. Гомумән, бәяләр хәйран тешли торган: юл уңаенда туктаган бер кафеда компот белән салат өчен генә дә 500 сум калдырдык.

    Чемал авылын чыккач, Катын елгасы уртасында Па́тмос кыя-утравы күренә. Аңа асылмалы күпердән кермәле. Утрау үрендә агач храм. Нәкъ менә шушы урында Катын белән Чемал елгалары кушыла да инде. Гаҗәеп урын! 

    Камлак авылындагы ботаник бакчага кермәдек, яңгыр коя башлады. Хәерлегә! Югыйсә, аны карап чыгу өчен генә дә фәлән кадәр вакыт китәр иде. Ә монда адым саен матурлык. Берсеннән берсе матур пейзажлар алмашынып кына тора. Менә зубрлар питомнигын үттек, ул да түгел, ак чыршы урманына кердек, карагай, эрбет агачы үскән тауларда бөтенләй башка манзара. Юллар читендә ел әйләнәсе сыер көтүе. Кош-Агач районындагы Марс планетасы пейзажын хәтерләткән кызыл төстәге Марс тавы да кызык иде безгә, әмма чума аркасында карантинга ябылган булып чыкты. Бара торгач, атлы сугышчы сынына тап булдык.

    – Бездә балаларга туганда ике исем кушалар. Аның берсен берәүгә дә әйтергә ярамый, – ди безне йөртүче Валерий. (Аның да чын исеме безгә сер булып калды.) – Алтай халкы спиртлы эчемлекләр эчә белми, алар организмында алкогольне тарката торган фермент юк. Бездә иң куәтле эчемлек ул – дүрт градуслы арачка – әчегән сөттән куылган көмешкә. 

    Валера 92 яшьлек әбисе турында да сөйли. Беркайчан да табибларга бармаган, гомере буе үлән һәм төнәтмәләр белән генә дәваланган. Ә без шаманнар турында да сорашабыз. Алар дәвалаган өчен акча алмый икән. 
    Томанга керәбез. 555 нче чакрым. 

    Йомран һәм яланаяклы малай

    Сарлык елгасын узгач, Сема үткеленә күтәреләбез. Тугыз чакрым менәсе. Һава температурасы төшкәннән төшә бара. Аста уналты градус иде, инде менә сигез тирәсе. Биеклектән колаклар тона. Яңгыр. Томан. Тау башында Алтайның Русия составына керүенә 200 ел тулуны ассызыклаган истәлек тактасы куелган. Шунда ук сувенир лавкалары. Ә без Алтайның эрбет агачлары арасында хәйран калып йөрибез. 

    Аннан юлыбыз – Каракүл үзәненә таба. Марал фермаларын да очраттык. Аларның мөгезләре бик кыйбат йөри икән, даруларга да кушалар ди. Бер-бер мөгез 10-20 кило булгач, шактый файдалы инде. Әле бит алар мөгезләрен ел саен ыргытып, яңартып тора. Тагын бераз алгарак узгач, сарыкларга юлыктык. «Боларның ите бик тәмле», – диде Валерий. Кайчандыр Барнаулда мех фабрикасы булган, анда армия өчен туннар – барнаулкалар теккәннәр. 

    Бичикту-Боом авылы янында бик зур ак таш күреп алдык. Борынгы бабалар ташы – кезер таш!

    Бик сакраль урыннарда гына куела ул. Тау башына исә агач баскычтан менәсе. Ә анда йомранга һәйкәл бар, дигәч, бер мәл аптырап киттек. Ташка беркетелгән язуны укыйбыз. Авыр елларда алтай халкын ач үлемнән саклап калган җәнлек икән йомран. Кайчандыр бу урында Тургакту дип йөртелгән карагай агачы үскән. Мәктәпкә юл шушыннан булган. Кызлар белән дә биредә очрашкан яшьләр. Солдатка киткәннәрнең кайтуын да биредә көткәннәр... Өмет тулы күзләр белән олы юлга бакканнар. Үткән белән киләчәкне тоташтырган чик бугай без килгән тау.

    «Йомранны кирәксә-кирәкмәсә дә үтермәгез, ачлык елларында Алтай халкын ул бер генә коткармады», – дип тә язганнар. «Таш йомранның борынын сыйпаганнарның теләкләре тормышка аша», – дип тә искәрткәннәр. 

    Тауга менәбез. Бронзадан коелган яланаяклы малай, өстендә – алтай туны, кулында – йомран. Малайның йөзе юк, анда көзге – караган һәркем үзен һәм ата-бабалары образын күрәчәк. 

    Асылмалы күпер кыйссасы

    Шашикман белән Онгудай авылларын үтәбез. Бу тирәдә Урсул елгасы Катынга кушыла. Чике-Таман үткеленә нибары дүрт чакрым менәсе булганга, мәрмәр кыя һәм упкыннар арасыннан кискен күтәрелеш. Чике-Таман атамасы алтай теленнән тәрҗемә иткәндә, яссы табан, дигәнне аңлата. Ягъни, юлчы алдан баручының табанын күреп атлый. Тау башыннан Теректы сыртына искиткеч күренешләр ачыла. Матурлыктан тын кысыла. 

    Төшү юлы 666 нчы чакрымда төгәлләнә. Мистик саннар! Бәлки шуңа да мондагы юл һәлакәтләрен санап бетергесез, диләр. 

    Реклама

    Инь авылына җиткән Катын елгасын тимер күпер аша кичәбез. Янәшәдә генә асылмалы күпер – анысын кайчандыр тоткыннар төзегән. Күпер сафка баскач та ирек вәгъдә итеп эшләткәннәр үзләрен. Эш беткән, хуҗалар сүзләрендә торган. Әмма амнистиягә юлыкканнар төялгән автобус ни сәбәпледер тау юлыннан барганда упкынга тәгәрәгән.... Менә шундый тарих... 

    Калбак-Таш язулары 

    Калбак-Таш – ачык һавадагы петроглифлар музее. Кыяга уелган меңгә якын рәсемдә ниләр генә ясалмаган: хәрбиләр сурәте, койрыклы кешеләр, боланнар, үгезләр, мараллар, аждаһалар...

    Хәтта космик кораблар да бар! Кыялардагы рун язуларының күренер-күренмәс калганнары да, безнеңчәгә тәрҗемә ителгәннәре дә бар: «Ышан һәм чистарын!», «Җир – мәңгелек яшәеш! Игелек тудыр!» һ.б. Һәр рәсемнең үз тарихы бар. 

    Адыр-Кан тавын үткәндә кыяга төшерелгән рәсемгә дә игътибар итәбез. Кулына хәнҗәр һәм ук белән җәя тоткан атлы сугышчы сурәтенә өч мең ел икән! 

    Хәтер 

    Акшардан торган Ак Бом тавы хәтәр урыннардан санала. Гражданнар сугышы елларында биредә бер отряд кызылармиячеләр засадага юлыгып һәлак булган. Кыяга кызыл йолдыз да уелган. Тагын өч чакрымнан янә бер һәйкәл – сугыш елларында фронтка йөк ташыган машина йөртүчеләр истәлегенә куелган хәтер урыны. Михаил Михеев балладасы искә төшә: «Есть по Чуйскому тракту дорога». Ә җырын Василий Шукшин беренче тапкыр 1964 елда Коля Снегиревка багышланган «Живёт такой парень» фильмында яңгырата. 

    Акташ авылы 

    Улаган районына кердек. Монда яшеллек шактый. Безгә якын каеннар да очрап куя. Валерий сөйли:

    – Бездән Байконурга ике йөз чакрымнар тирәсе. Ракеталарның күтәрелеш урыны нәкъ менә Алтай тирәсенә туры килә. Һава торышы яхшы булганда Барнаулдан очышларны да күзәтергә мөмкин. Ракета очканда ташлаган баскычларны җыючылар да бар. Аларны халык хуҗалыкта файдалана. Тик радиоактив металл бит, зыянлы. Менә шунлыктан онкология дә югары. Куркыныч безгә Байконур... 

    Акташ авылында ашап алгач, ташландык терекөмеш руднигына юл тоттык. Шул авыл янәшәсендә генә. Терекөмеш биредә унтугызынчы гасырда ук табылган, әмма сугыш вакытында гына ныгытып җитештерелә башлаган. Һәм... ХХ гасыр башында эшләүдән туктаган да. Тагын ике чакрымлап баргач, Кайнар чишмәгә килеп чыгабыз. Тик аңа керер өчен 50 сум түлисе икән. Сукмагы – сазлык аша, бер-берсенә ныгытып бәйләнгән бүрәнәләрдән атлыйбыз. Безнең Казан тирәсендәге Зәңгәр күлгә охшаган күлләр. Фирүзә төстәге күл төбеннән күбекләр күтәрелгән урыннар да бар, шул рәвешле, астан зәңгәр балчык күтәрелеп, матур бизәкләр дә хасил булган. Ел буе туңмый торган күл. Әмма берәү дә коенмый – ләм баскан. 

    «Мёны» турбазасында төн кунарга тукталдык. Янәшәдә генә шул исемдәге елга, көмешкә бай суы белән дан тота. 

    Ак барс ватаны 

    Чулышман елгасы үзәненә ташлы юлдан барасы. Шуңа күрә, икенче машинага күчеп утырдык. Хәйран сикелтәле юл: биштәрләр дә идәнгә очып төшкәли. 

    Балыктуюл авылы янындагы шул исемдәге күлгә сокланып узабыз. Монда һәр сулыкта диярлек бәрде (хариус) балыклары йөзә, ә урманында аю, кыр кәҗәсе, бүре, мараллар йөри. Машина белән узганда анда-санда ал чәчәкле кырлыган (иван-чәй) аланнары күзгә ташлана. Ак карлы тау түбәләренә дә сокланабыз. Алмашынучан һава торышы: коеп яңгыр ява, ул да түгел, ялтырап кояш чыга.

    Пазырык үзәнендә биш калкулык – каберлекләр каршы ала. Аларны табылдыклары бик кыйммәтле булганга, патшалар үзәне, дип тә атыйлар. Борынгылар биредә биш метр җир астында ахирәткә күчкән кардәшләрен җирләү өчен икешәр катлы бүрәнәләрдән «йорт»лар төзегән, каен тузы, карагай кайрылары, ташлар белән ныгытылган бу корылмаларда саркофаглар урын алган. Археологлар исә ат, музыка уен кораллары, савыт-саба, келәмнәргә дә юлыккан. 

    Көндезге сәгать берләргә Кату-Ярык үткеленә килеп җиттек. Текә һәм куркыныч! Кара-каршы килгән машиналарга тугыз борылышның берсендә генә юл бирергә мөмкин. Аста чәрдәкләнеп тимер күченә әйләнгән җиңел машинаны да шәйләп алабыз. Йөрәкләр жу итеп китә. Әмма тау башында болытларга күмелгән гигант тау сыртлары арасыннан шарлавыкның көмеш тасмасын күреп, аһ итәбез. Кызыл китапка кертелгән ак барс һәм аргали – тау кәҗәсе дә яшәгән урыннар инде бу. 

    Таш гөмбәләр үзәне 

    Утукая (Тукай янында булып чыга түгелме?) елгасын узып, «Мешке Таш» – «Таш гөмбә» турбазасына тукталдык. Йортта ник бер розетка булсын! Утны да кичке тугыздан соң гына кабызалар. Телефоннарны ашханә бинасында гына зарядкага куя алдык. Хәер, монда интернет та юк, телефон операторлары да барып җитмәгән икән әле... 

    Көймәче Чулышман елгасының икенче ярына чыгарып куйды. (Бәяләрне куя беләләр монда!) Тау сукмактан югарыга күтәрелдек. Баш әйләнә, йөрәк кыса. Караңгы төшкәнче таш гөмбәләрне күрергә өлгерәсе. Һәм... менә ул – кеше буе табигать могҗизасы! Җилләр шулай нәфис итә алганмы, юка тәпиләренә эшләпә кигән таш гөмбәләргә сокланмый мөмкин түгел! 

    Төнлә галәмәт салкын булды. Баштанаяк одеалга төренеп, калын свитер, оекбашлар киеп яттык. Урамга чыккач, сокланудан янә аһ иттек: күктәге эре-эре йолдызлар җемелди, үрелсәң, Җидегән йолдызга кул сузымы гына шикелле... 

    Урманга – утын белән 

    Учар шарлавыгына бару насып булмаган – көчле яңгырлар анда барасы сукмакны юган. Упкын читеннән булганга, бик авыр маршрутлардан санала. Былтыр әнә бер турист вафат булган: йөрәге тоткан, диделәр. Алтайны иңләр өчен рухи әзер булу да кирәк шул. 
    Балыкча́ авылы алмагачлар һәм мальваларга төренгән. Кибеттән ипи алмакчы идек – юк, халык печәнгә төшкән чак, ипи кайгысы калмаган... 

    «Кырсай» ял базасына тукталдык. Без тукталган йортның миче дә бар. Анда ашарга пешерергә дә була, әмма утынын түләп аласы. Мунча да бар, бер сәгате җиде йөз сум. Администратор хатын: «Монда бар нәрсә дә түләүле», – дип кенә куйды. Урманга утын белән бармыйлар диләр тагын... 

    Ә каршыбызда – Алтын күл җәйрәп ята! Тау сыртлары арасыннан җитмеш биш мең чакрымга сузылган иң тирән күлләрнең берсе! Җитмешкә якын елга аңа суын коя, ә нибары берсе – Бия генә агып чыга. Коенып алырга булдык. Салкын! Ә күңел тантана итә! Ярга утырып тын шатлык кичердек. 

    Өндәү билгесе

    Алтай сәяхәте ахырына якынлаша. Артыбашта ни көтәсен күзалдына да китермәгән идек... 
    Артыбаш – Бия елгасы ярына ук урнашкан авыл. Урамнан бер чакрымлап атлап, сулга борылдык. Урман сукмагыннан җепләргә тотынып кына барабыз. Су тавышы көчәйгәннән көчәя. Зур булмаган күперне узабыз һәм менә ул – «Өченче елга» шарлавыгы! Ургып ага, су тамчылары биткә чәчри. Шарлавык биткә сулый. Менә ул сәяхәтебезне төгәлләгән өндәү билгесе! 

    Без сөенеч, көч, егәр, тылсым һәм Алтай кунакчыллыгын төяп, юлга кузгалабыз. Бу байлыклар юлда сибелеп кала торган түгел. 

    Автор фотолары 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы