Логотип Идель
Блоглар

Алыштыргысызлар китеп бара...

Бүген көнебез кайгылы хәбәрдән башланды. Фәрит абый – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов үлеп киткән.

Бүген көнебез кайгылы хәбәрдән башланды. Фәрит абый – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов үлеп киткән. 

Социаль челтәрләрдә кешеләр ничектер гел күз алдында сыман, аның тормышындагы вакыйгаларны да шул фейсбуктан көне-сәгате белән белеп бара идек. Соңгы язмасын 24 июнь көнне төш җитәрәк язган ул: “Дуслар... 7 авыр кэннэрдэн сон КТ чыгалдык Одна сторона лёгких поражена 45 другая 35. В больнице в Чебоксарах”. Нәкъ үзе язганча бирәм бу юлларны, һич үзгәртмичә. Хәлсезләнгән, зәгыйфьләнгән, газапланган кешенең бик ашыгып язган өзек-өзек җөмләсе аяктан егарлык иде.

Моңарчы берничә көн генә алданрак явыз ковидның алар авылына да килеп җитүен, гаиләдә дүртәү температура белән ятуларын, хәле авыр, ләкин барыбер хастаханәгә алып китмәүләрен язган иде бит Фәрит абый... Бөтен дөнья буйлап Фәрит Гыйбатдиновны белгән һәм хәтта аның белән беркайчан да шәхсән аралашмаган татарлар яхшыга өметләнеп, сихәтләнер дип көтте. Ун көнләп бернинди хәбәр дә алмадык, рәтләнәдер бәлки, дигән өметебез, догаларыбыз кабул буладыр дип уйлап юандык. Аллаһ Тәгалә билгеләгән сәгате җиткәч, безнең теләкләр генә коткарып кала алмаган. Ничек кенә булса да, яшәү дәрте ташып торган, энергияле ир-атлар шулай яшьли китеп баруына ышануы кыен. Әле бит узган көздә генә 60 яшьлек юбилеена үзе казан асып, пылау әзерләп, сөенә-сөенә Коръән ашы уздырып йөргән иде, Казанга килеп “Мишәр” ансамбле белән нинди концерт күрсәтеп китте...

Фәрит Гыйбатдинов – Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чуаш Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Чуаш Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуаш Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, төрки дөньяның “Урмай-Зәлидә” традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры иде. Иң мөһиме, ул – татар дөньясына файдалы, һәрнәрсәдә алтын урталыкны саклый белгән акыллы, ышанычлы һәм конкрет эшләр эшли торган затларыбызның берсе иде. Андыйларның чын бәһасен без алар китеп баргач, тагын да ныграк аңлыйбыз да соң... 

Алыштыргысыз, чын татарларның сафы сирәгәя, шунысы аяныч. Ел саен шундый мәшһүр һәм татарлыгы, ихласлыгы, булдыклылыгы белән татар дөньясының терәге булган шәхесләребезне югалтабыз. Коллегам Мөршидә Җиһан язганча, “Син булмагач, татар халкы бер миллионга кимиячәк.” Менә шундый, берүзе миллионга торырлык татарлар китә. Кызганыч, үзләре урынына алмаш та әзерләргә өлгермичә китәләр. Эстафетаны тотып алырлык, дәвам итәрлек кешеләр каламы алардан соң?

Шунысы да бик нык күзгә ташлана: берничә ел эчендә татар милли хәрәкәте аягында нык басып торган, бөтен татар дөньясына да көч-куәт, импульс биргән мишәр ягы лидерларын югалта. Аларның исемнәре һаман күңелдә, хәтерлибез аларны. Ә башлаган эшләре дәвам итәме соң?

Барлап карыйк.

2019 елның 18 апрелендә Ульяновск шәһәрендә 83 яшендә Айрат Ибраһим вафат булды. Мишәр төбәгендә яшәсә дә, тумышы белән Башкортстаннан иде. Ул 1988 елда ук Советлар Союзында беренче татар милли оешмасын оештырган легендар шәхес. Милли темаларга бик төрткеле яза торган оста журналист та иде. Соңгы елларда, авыруы сәбәпле, матбугатта чыгыш ясый алмады. Эше дәвам итә, дип шөкер итәргә була. Ульяновскида милли хәрәкәт исән, анда милли җанлы кешеләр эшли.

2019 елның 27 маенда Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте башкарма директоры Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовның кисәк гомере өзелүе турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Рамазан аенда йөрәк өянәгеннән 47 яшендә китеп барды. Татарлар оешмасы яши дип беләм, тик, махсус эзләнмәгәч, шушы минутта ук анда кемнәр һәм ниләр эшләгәненнән хәбәрдар түгелмен.

Моңарчы 2018 елның октябрендә 75 яшендә Түбән Новгород өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы баш редакторы Рәфкать Әһлиуллин китеп барды. Ни хәлдә икән хәзер “Бердәмлек”?

Тагын 2018 елның 15 ноябрендә затлы Дебердеев нәселе вәкиле – Пенза өлкәсе Городище районы Урта Әләзән районында яшәүче “Партнер-Татарстан” ширкәте җитәкчесе, өлкәнең Городище районы татар җәмгыяте рәисе һәм районның элекке администрация башлыгы Кязыйм Шаһазам улы Дебердеев бакыйлыкка күчте. 65 яшендә генә иде. Гаҗәеп милли җанлы, зыялы, акыллы җитәкче, татар дөньясын тотып торган алтын баганаларыбызның берсе иде ул. Өлкә губернаторы ярдәмчесе булып та эшләде. Иң югары кабинетларда да заманында сүзе бик үтә иде Кязыйм абыйның. Аһ, аның дәрәҗәсендәге, шундый ук абруйлы милли җитәкчеләр бармы икән Пенза якларында?

2017 елның 7 мартында Самар өлкәсе Похвистнево районы Гали авылының “Туган тел” оешмасы рәисе, “Хәләл” азык-төлек җитештерү ширкәте генераль директоры Расыйх Латыйпов бакыйлыкка күчте. Иң беренче Бөтенрусия авыл Сабан туе Галидә узган иде. Хәләл җитештерүен табышлы иткән малтабар гына түгел, татар дөньясына бик күп хәйрия эшләре белән дә ярдәм кулын сузган киң күңелле затларыбызның берсе иде ул...

Аллаһ Тәгалә сезне рәхмәте белән кабул итеп, дөньялыкта калган кимчелек-хаталарыгызны кичерсә иде. Һәм урыннарыгызга сезне алмаштырырлык димим, ләкин үзегездән үрнәк алып, телен-милләтен-иманын саклаган, ихлас һәм булдыклы кешеләр насыйп итсә иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев