Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    «АМУР» НОМЕРЛАРЫ

    Казанның Мәскәү урамында урнашкан тарихи «Амур» номерлары бинасының киләчәге ничек булыр?

    ТАБЫШ ЙОРТЫ СЕРЛӘРЕ

    Модерн стиленә хас түгәрәк тәрәзәләр (һәм аңа чит булып тоелган симметрия), татар мигъмарияте элементлары «Амур» номерларына гадәти күзәтүче игътибарын шунда ук җәлеп итә. Өченче кат тәрәзәләре дүртешәрләп берләштерелгән – бу Солтан мәчетенә ишарә түгелме икән? Иске кунакханәнең серләре күп шул!

    Башта әлеге ике катлы йорт табыш китергән. Беренче вариантын Исхак һәм Ибраһим Юнысовлар 1864 елда төзегән. Бу урынны алар 1853 елда – 1850 елда булган янгыннан соң сатып алганнар. Ул вакытта Юнысовлар нәселе әтиләре Гобәйдулла төзи башлаган Печән базары мәчете бинасын сафка бастырган, димәк, табыш йорты Печән базарының бу почмагын тагын да «юнысовлырак» иткән.

    Йорт проекты авторы – архитектор Петр Аникин, аның башка данлыклы бинасы – Карл Маркс урамы, 23 нче йортта урнашкан Покров чиркәве (хәзер ул урында – «Чекист йорты» атамасын йөрткән постконструктивизм стилендәге күпкатлы бина). 1886 елда бина Исхакның улы Габделкәримгә күчкән.

    1912 елда аңа өченче катны өстәгәннәр һәм фасадын модерн зәвыгына туры китергән- нәр. Күрәсең, ул вакытларда Юнысовлар хәле мөшкелләнгән, бу йортны алар Мөбәрәкша Рамазанов исемле сәүдәгәргә арендага биргәннәр, ә ул «Амур» номерларын ачкан.

    ТУКАЙНЫҢ СОҢГЫ АДРЕСЫ

    «Амур»ның мәхәббәткә бернинди мөнәсәбәте юк. Чираттагы рус-япон сугышыннан соң Ерак Көнчыгышта урнашкан елга исеме Русиянең Аурупа өлешендә популяр булган. Гомумән, бу кунакханәләр районы саналган – янәшәдә, «Болгар»дан ары, Апаков номерлары, «Кәраван-сарай».

    «Амур» – параллелепипед формасында. Фасадының урта аркасы аркылы ишегалдына керергә мөмкин. Ул вакытта беренче катында кибетләр, икенче, өченче катларда – торак бүлмәләр урнашкан була.

    Реклама

    «Амур» бүлмәләре ул вакытта Русиядә әле сирәк очрый торган бик уңайлы кунакханәләрнең берсе санала. Шуңа 1912 елның декабрендә, «Болгар» номерларының салкынлыгына түзә алмыйча, бирегә Габдулла Тукай күченгән. Бу аның соңгы адресы. Моннан ул, Клячкин хастаханәсенә китеп, җирдәге тормышын тәмамлаган.

    «КОЯШ» ГӘЗИТЕ ҺӘМ «АМУР»

    Шуны әйтергә кирәк, Тукай яшәгән бөтен кунакханәләр (монда Париж Коммунасының башында элек урнашкан «Сарай» номерлары да керә) шул Рамазановларныкы була. Шулай ук «Амур»да «Сәйяр» труппасы актерлары Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да яшәгән.

    Тукай – тугызынчы номерда, ә дусты Фатих Әмирхан 11 нче номерда вакытларын уздырган. Сәбәбе – 1912 елның 10 декабреннән эшен башлап җибәргән «Кояш» гәзите.

    Ул һәркөнне чыккан. Аны нәшер итүчеләр – бертуган Кәримовлар. Аларның уңышлы, миллионлаган китаплар чыгарган нәшриятлары хәзер Париж Коммунасы һәм Тукай урамнарында урнашкан. Кәримовлар «патшалыгына» шулай ук «словолитня» (шрифтлар ясый торган компания), китап кибете, китапханә дә кергән.

    «Кояш» редакциясе «Амур»ның беренче катында эшләгән. Мөхәррир итеп Кәримовлар журналист һәм укытучы Зәкәрия Садретдиновны куйганнар (ул Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы), соңрак ул нәшир итүче вазифасын да үзенә ала. Сәркатип урыны Фатих Әмирханга бирелә. Тукай да, «Ялт-Йолт» сатира журналында эшен ташламыйча (һәм яңа «Аң» гәзитен дә онытмыйча), «Кояш» командасына керә.

    Әмирхан ул вакытта Яңа бистәдә яши, ләкин эшләр күп булгач, «Амур»га күчә. Билгеле, 1907-1909 елларда чыккан «Әл-Ислах» гәзите чорындагы дуслык булмый инде Тукай белән Әмирхан арасында (Фатих әфәнде инде күптән коляскасыз йөри дә алмый), ләкин алар еш күрешергә тырышалар. «Кояш»та хикәяләр, повестьлар, әдәби рецензияләр, театрга багышланган мәкаләләр бастырылган. Тукай вафатыннан соң да, 1918 елның 29 мартына кадәр эшләгән.

    ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ЭШЕ ТӨГӘЛЛӘНМӘГӘН

    Яңа заманда биредә «Букинист», сувенир һәм кием кибетләре, эш белән тәэмин итү үзәге, ветеринария хезмәте урнаша. Гомумән, бинаны алты тапкыр үзгәртәләр. Шуңа күрә, берничә ел элек килгән реставраторларга мәшәкатьләр җитә: әле эш башланганда ук, бинаның бер бүлмәсендә даруханә һәм ислемай кибетеннән калган шешәләр табалар, ә икенчесендә Ватан сугышы миналары складына юлыгалар (төзекләндерүчеләр саперларны чакырырга мәҗбүр була).

    Ул вакытта билгеләнгән план буенча, «Амур»да яңа кунакханә ачылырга тиеш иде, әмма хәзер дә әле ул матур фасады һәм гомуми шыксызлыгы белән генә тәэсир итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!