Логотип Идель
Блоглар

ҖАН ӨЧЕН ДӘ АЗЫК КИРӘК

Матурлык белән тукланам. Чынлап. Кая гына барсам да, матурлык күзләремә бәреп керә... 


Матурлык белән тукланам. Чынлап. Кая гына барсам да, матурлык күзләремә бәреп керә. 
Җир тукымасына уелган агачлар, сулар, үзәннәр, бакчалар кояш һәм ай яктысында ләззәтләнә. Кызык: алар үзләренә сокланып караган күзләрне тоялармы икән? Үзләренең илаһи матур икәнлекләрен беләләрме?
Минемчә, табигать – кеше өчен. Нәкъ шуңа ул бар, бай һәм искиткеч. Аңа без сокланып карагач, ул дәртләнеп китә, үз самими елмаюы белән елмая. Тагын да матурая (үсә, арта, киңәя). 
«Җан азыгы» дип юкка гына әйтмиләр бит. Күңел, җан тере матурлык белән туклана, ә тук килеш ул сөенә.
Син шат икән – азыгың җитәрлек. Моңсу булсаң, табигать матурлыгын авыз итәргә вакыт.  
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев