Логотип Идель
Блоглар

Арча! Мәдәниятле, спортлы һәм укымышлы...

Бу юлы без данлы Тукай ягы – Арча районында булып кайттык. Биредә нәкъ менә яшьләр өчен кызыклы булган урыннарны һәм чараларны барладык. Алга китеп шуны әйтәсе килә – Арчада «Идел» яшьтәшләре өчен барлык уңайлыклар, мөмкинлекләр булдырылган – барысы да үзеңнең теләктән тора. Бәлки шуңа күрәдер, районга кайтып эшләүче яшь белгечләр шактый. Хәер, алар турында сөйли башлаганчы, иң элек якты, матур паркларда «йөреп» килик әле...

«Казан су» ял паркы

Әгәр күңелеңә охшаган кеше белән кайда күрешергә белмәсәң, икеләнмичә, аны «Казан су» ял паркына чакыр! Әлеге урынны Арча яшьләре ял итү зонасы буларак ярата һәм кичләрен монда алма төшәрлек урын да булмый икән. Яшь гаиләләр арасында ул шулай ук популяр. Музыка яки шигърият белән кызыксынучылар да паркка килеп җырлашып-сөйләшеп утыра ала. Яшел чирәмлектә йога белән шөгыльләнергә яки дусларың белән пикник ясарга да мөмкин. Күл тирәли исә җәяүлеләр йөри торган агач ямпа түшәлгән. Анда аякларыңны суга тыгып утырырга, махсус ятакта ятып торырга була.
Су пляжында волейбол өчен мәйданчык каралган, шулай ук балалар өчен мәйданчык та бар.

Кышын монда тимераякта шуалар. Кичләрен «Казан су»да романтик рух барлыкка килә: якты утлар, боз һәм музыка – рәхәт... Тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге дә булдырылган, шулай ук үзеңнеке белән дә шуа аласың. Кыскасы, ял итү зонасын эзләп әллә кайларга чыгып китәсе юк – Арчаның «Казан су» паркына гына килергә кирәк.

Скейт-парк 

«Казан су» паркының икенче ягында спортның экстремаль төрләре буенча парк урнашкан, ул үз эченә скейт-парк, паркур зонасын, скалодром белән баулы паркны ала. Без килгәндә, биредә яшь егет һәм кызлар мәш килеп шөгыльләнә иде. Үзара сөйләшәләр-көлешәләр, колакларында – наушник, кулларында –  скейтборд. Күз ачып йомганчы скейт-парк элементларын әйләнеп чыктылар. 

-    Кичә кичке тугызда кайтып кына киткәннәр иде, бүген инде иртән килеп тә җиткәннәр, - диде безгә Арча районының «Алгарыш» яшьләр үзәге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов. – Монда теләгән һәркем килеп шөгыльләнә ала. Күреп торасыз – якында гына тренажер җайланмалар да бар, кичләрен яшьләр күпләп килеп спорт белән шөгыльләнәләр, - диде ул. Без паркка җыелган егет-кызлар белән саубуллашып, Үзәк стадионга юнәлдек.

Үзәк стадион

Арчаның үзәк стадионында малайлар футбол уйнаган вакытка туры килдек. Биредә футбол уеннары узганын беләм – башка районнан командалар килгәндә, җан атып та утырганым бар иде әле. Ул шундый киң һәм уңайлы. Спорт өчен инвентарьларын да күрсәттеләр – һәр кешегә җитәрлек. 

Без стадионны әйләнеп чыккан арада, якында гына музыка тавышы ишетелде. Баксаң, стадион сәхнәсендә Сабина Бәдриева исемле кыз бушлай бию дәресләре үткәрә икән. Ул үзе пофессиональ рәвештә шөгыльләнеп кенә калмый, үзенең тәҗрибәсен башкаларга да бирә. Моның өчен аңа барлык уңайлык та тудырылган.

Китапханәнең яшьләр зонасы

Китапханә дигәч, сез киштә-киштә китап белән тулган тыныч бер бүлмәне күзаллыйсыздыр. Әмма Арча үзәк китапханәсе турында алай дию дөрес булмас. Чөнки биредә заманча итеп эшләнгән Яшьләр зонасы бар. Әлеге проект грант отып тормышка ашырылган, ул – «Китапханә – синең территорияң» дип атала. Проектның кураторы Анастасия Әскәрова сөйләгәнчә, китапханә өч зонадан тора: берсе – ял итү зонасы, икенчесе – музыкаль-уен зонасы һәм өченчесе – эш зонасы. Аларның барысы да ачык, бары тик визуаль рәвештә генә аерылып торалар. Эш зонасы өчен махсус компьютерлар, наушник, лампалар кайтартылган.

Ә музыка-уен зонасында гитара, шахмат һәм башка кирәкле чаралар бар. Ял итү зонасында яшьләр яратканча китаплар куелган стеллаж, зур капчык-креслолар, заманча лампалар куелган. 

Без китапханә белән танышкан арада Арчаның актив кызлары шахмат уйнап кайтып киттеләр. Биредә эшләүче апалар  «хәзерге яшьләр китап укымый» дигән фикер белән килешми:

-    Бу яктан безгә уңайлы, чөнки Арчада уку йортлары бар – яшьләр күп килә. Шулай ук мәктәп укучылары да чараларда катнашып тора, - диде безгә китапханә хезмәткәрләре.

Рухи-мәгърифәт үзәге

Шунысын әйтергә кирәк, Арча яшьләре спорт, мәдәният һәм башка күңел ачу чараларында гына катнашып калмый, рухи яктан да үзен ныгытырга омтыла. Ә моның өчен Арчада рухи-мәгърифәт үзәге эшләп килә. Районның мөхтәсибәте тарафыннан төрле файдалы чаралар үткәрелә, мәсәлән, яшьләр белән Коръән ятлау бүлеге бар. Шулай ук мөселман клубы ачылган – Җиңү паркында ачык 1авадла төрле мөселман кинолары күрсәтелә. Һәм бу җәй буе дәвам итә, дип сөйләде безгә диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Бокс түгәрәге

Арчада бокс сөючеләр өчен спорт түгәрәге эшләп килә. Аның җитәкчесе – Гөлүсә Галиева. 25 яшьлек спортчыны без хәзерге вакытта халыкара класслы спорт мастеры буларак беләбез. Аның әтисе Марат әфәнде танылган тренер, бүгенге көндә аның остазлыгында 5-6 спортчы тәрбияләнгән һәм 10 спорт кандидаты бар. 

-    Арчада бокс әйбәт дәрәҗәдә, ул бигрәк тә зурлар спорты, - дип сөйли башлады Гөлүсә Галиева. – Мин 11 еллык мәктәпне тәмамлагач, Арчада укыдым һәм магистратурага Казанның Идел буе спорт һәм туризм академиясенә кердем. Шул елларда әтигә ярдәмче буларак монда йөри идем. Һәм менә ошап китте дә, калдым. Балалар белән эшләү бик ошый – алардан уңай энергия гына килә. Өстәвенә, барысы да төрле һәм ачык. Мин 6 яшьтән 15 яшькәчә балалар белән шөгыльләнәм. Безнең гаиләдә барыбыз да спортта – бертуганнарым да бокс белән кызыксына, - диде Гөлүсә.

Мәдәният йорты

Без Арчага сәфәребезне районның мәдәният йортында тәмамладык. Биредә үткәрелгән чараларны санарга бармаклар гына җитми. Без килгәндә алар ныклап фестивальгә әзерләнәләр иде. Яшьләр өчен Мәдәният йорты каршында ачык һавада фильмнар күрсәтелә икән. Ә кыш көннәрендә аны бина эчендә экранда карыйлар. Паркта кичке уеннар, концертларга һәм башка кызыклы чараларга яшьләр күпләп йөри, дип сөйләде безгә Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. Аның сүзен Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов дәвам итеп, безне кабат кунакка чакырып калды. Безгә Арчаның яшьләр өчен кызыклы булган урыннарын нәкъ менә алар күрсәтте һәм көне буе диярлек озатып бардылар.

Әлбәттә, сәфәребез моның белән генә бетмәс, “Идел”гә язарлык материал шактый Арчада, дигән уй белән кайттык...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев