Логотип Идель
Блоглар

АТАДАН КАЛГАН ХАТА

«Без телибез утызны, Ходай бирә тугызны» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Шулай, күбрәкне көтәргә яратабыз без. Күбрәк – көтәргә яратабыз. Кем дә булса килер дә безнең проблемаларны хәл итәр дип ышанабыз. Аеруча өстәгеләргә ышанабыз. Үзара «Ышанмыйбыз!» дигән очракта да, урысларның «авось» дигәне шикеллерәк, «бәлки, бу юлы булыр» дигән өмет яши күңелдә. Ә зуррак проблемаларны хәл итү турында уйлап та карамыйбыз хәтта, анысына «безнең баш җитми», анысының «кешеләре куелган». Шуңа да югалган мөмкинлекләр күбәйгәннән-күбәя тора. Ни гаҗәп, кеше үзгәрә дисәләр дә, аның кайбер сыйфатлары гасырлар буена саклана, отыры куәтләнә бара кебек.

«Без телибез утызны, Ходай бирә тугызны» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Шулай, күбрәкне көтәргә яратабыз без. Күбрәк – көтәргә яратабыз. Кем дә булса килер дә безнең проблемаларны хәл итәр дип ышанабыз. Аеруча өстәгеләргә ышанабыз. Үзара «Ышанмыйбыз!» дигән очракта да, урысларның «авось» дигәне шикеллерәк, «бәлки, бу юлы булыр» дигән өмет яши күңелдә. Ә зуррак проблемаларны хәл итү турында уйлап та карамыйбыз хәтта, анысына «безнең баш җитми», анысының «кешеләре куелган». Шуңа да югалган мөмкинлекләр күбәйгәннән-күбәя тора. Ни гаҗәп, кеше үзгәрә дисәләр дә, аның кайбер сыйфатлары гасырлар буена саклана, отыры куәтләнә бара кебек.

    Моннан бер гасыр элек, инкыйлаблар чорында, хакимияткә килгән большевикларга булган ышаныч Мулланур Вахитов, Шамил Усманов, Мирсәет Солтангалиев кебек лидерларыбызның Идел-Урал штаты идеясенә каршы чыгуына китерә. «Большевиклар һәм Мирсәет Солтангалиев халык арасында Идел-Урал штаты вәгъдә иткәннәрнең барысын да Кызыл Армия бирәчәк, территориаль автономия булачак, тынычлык урнашачак, көрәшүегез мәгънәсез», дип пропаганда алып барып, халыкны сындыра. Совет Бөтенрусия Мөселман комиссариаты һәм Учредительләр Җыелышының вәкилләре: Мулланур Вахитов (Казан), Галимҗан Ибраһимов (Уфа), Шәрәф Маннатов (Оренбург) тоталар да Татар-башкорт республикасы турындагы документка кул куялар. Ләкин Милли идарә рәисе Садри Максуди, Совет коммиссариатының карарлары легитим түгел, дип әйтә. «Тик юридик эшләрне аңламаган халык моңа әһәмият бирми», – ди бу турыда тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов. Әйе, күпчелек яңа оешып килүче хакимиятнең сүзенә ышана. «Мы наш, мы новый мир построим!» диючеләргә ничек ышанмыйсың? Соңрак ачыкланганча, Татар-башкорт республикасы проекты беренче идеяне юкка чыгару өчен генә игълан ителгән була. Коммунистик идеологияне яклаучы большевиклар сыйнфый бүленеш булмаган милли автономия проектын һич кенә дә гамәлгә куя алмый шул инде. Болар икесе ике яссылыкта ятучы идеяләр. Шунлыктан социалистик нигезгә корыласы Татар-башкорт республикасы күпчелек өчен алдавыч җим ролен үти. Гражданнар сугышында җиңү кайсы якта буласы ачыклану белән татар-башкорт хәрби көче дә ул кадәрле кирәкле булмый башлый, «җим»не дә башкасы белән алыштыралар. Шәхес культы чорында милли лидерларыбыз үзләре дә берәм-берәм юк ителә. Мирсәет Солтангалиев сорау алулар вакытында «зур хата җибәрдек, безгә бергә буласы калган», ди дә бит... кузгалып киткән поездны туктатырга ул вакытта беркем дә җөрьәт итә алмый инде. Хәтта «өченче дөнья идеологы» дәрәҗәсендәге Солтангалиев (Александр Беннигсен сүзләре) яңа хакимиятне яклап ялгышкан икән, ул чор вәзгыятенең катлаулылыгы, сәясәтчеләр сүзенең бәһасе турында сөйли бу. Гадәттәгечә «бердәм һәм бүленмәс Русия» идеясеннән китәлмәгән аклар хәрәкәтенә карата хәерһахлы булыр идекме, әллә большевиклар игълан иткән «милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» идеясен хуплар идек микән шул чорда яшәсәк? Шул шул менә. Сәясәттә барлык чаралар да яхшы дип санаучы Макиавелли тарафдарлары болары да дип уйларлык сәбәпләр күренми бит әле ул вакытта. Азынып киткән капиталистик җәмгыятьне гади халык хокукларын яклаучы яңасы белән алмаштыру шигаре берләштерә күпчелекне.

    Кирәк чакта бергә, бердәм булалмау – монысы инде безнең «атадан калган хатабыз». Ә бит Галимҗан Шәрәф тарафыннан төзелгән Идел-Урал штатының картасында (бу идеяне Гаяз Исхакый белән Садри Максуди күтәреп чыга) территория өч йөз мең квадрат километр мәйданны тәшкил иткән, халык саны – җиде миллион кеше, аларның илле бер проценты татар булган. 1920 елның маенда ТАССР игълан ителгәч, территория алтмыш мең квадрат километрга кала, халык саны өч тапкырга кими. 2020 елда без менә шул «зур» вакыйганың йөз еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз да инде.

  

 Монда тагын шунысына игътибар итәргә кирәк: зур территорияләрне югалту белән бер селтәнүдә татар-башкорт арасына да чөй кагыла, татарлар күпләп яшәгән җирләр төрле республикалар эчендә калып, ассимиляция кочагына ташлана. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» – моның белән генә дә чикләнми Мәскәү. Оренбург өлкәсенә күпләп башка халыкларны (башлыча – урысларны) күчереп утырту башлана, шул рәвешле татар белән казакъларны аерган «Оренбург коридоры» барлыкка килә. Рафаэль Хәкимов фикеренчә, Сталин татар факторын бик яхшы белгән. 1944 елда Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүне тыю да юктан гына килеп чыкмаганы да бәхәссездер. Әлеге дә баягы – «татар факторы»!

    ТАССР оешуны сөт сорап елаган балага буш имезлек каптырып кую кебегрәк кабул итәм мин. Еламасын гына, туктасын гына... Вакытлыча булса да. «Әгәр Идел-Урал штаты игълан ителгән булса, республикабыз татар халкының үзбилгеләнү хокукы рәвешендә барлыкка килгән булыр иде. Ә менә өстән нигезләмә, декрет чыгу – үзбилгеләнү хокукы түгел ул. Татарстан Республикасы төзелү – өстән төшерелгән декрет кына ул. Шуңа күрә тагын бер декрет белән республиканы юк итеп тә була иде. Үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру рәвешендә барлыкка килгән республиканың көче зуррак, аны бетерү авыррак», – ди күренекле тарихчы Индус Таһиров.

    Моның шулай икәнлеген туксанынчы еллар вакыйгалары раслады да кебек.


    Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул итүенә төп сәбәпче халык булды. Ул вакытта мәйданнар тулы иде. Казанга Түбән Камадан, Чаллыдан зур-зур автобусларда митингларга җыелышып килә иделәр. Сессия барган вакытта һәрвакыт бердәмлек сизелде. Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллиннар, башкаларның ачлык игълан итүләре дә алда торган бурычларның ни дәрәҗәдә зурлыгын аңларга ярдәм итте шикелле. Әгәр дә халык шушы рәвештә күтәрелмәгән булса, мондый декларацияне кабул итә алмаган булыр идек. Туксанынчы елларда без –  студентлар да Ирек мәйданында барган хәлләрнең шаһиты булдык, шул милли дулкынны тойдык. Нәтиҗәдә, ике елдан соң әлегәчә хыялда гына булган хокукларны беркеткән Төп кануныбыз һәм 1994 елда кабул ителгән вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә кабул ителде. Русия белән конфедератив мөнәсәбәтләргә якын торган багланышлар (ассоциацияләшү һәм халыкара хокук субъекты булу), завод-фабрикаларыбызга, җир һәм җир асты байлыкларына үзебез хуҗа булу, бер каналлы салым системасы, законнарыбызның өстенлеге...


     Тора-бара ни булганы күбебезнең күз алдында. Бу очракта «йота алмадык суверенитетны» дию дөресрәк булырмы икән, әллә «йоттырмадылар» диюме? Күргәнебезчә, тарих кабатлана: илдә иҗтимагый-сәяси вәзгыять катлаулы булганда «титуллы булмаган» милләтләрнең хокуклары киңәюгә юл куела, азмы-күпме тотрыклылык урнашу белән хокукый кыр тарая башлый. Шулай да бу очракта, күңелне төшермәс өчен, татарның көчле аналитикларының берсе Наил Шәрифуллин фикере игътибарга лаек: «Декларация – безнең теләкләр җыелмасы, күп еллар буе эчтә йөрткәннәребезне тышка чыгару гына булмаганлыгы хәзер бигрәк тә ачык. Әлеге документны киләчәк көннәр өчен көрәш стратегиясе дияргә дә була. Декларация – вәзгыять күпмедер кирегә үзгәрүгә дә карамастан, гамәлдән чыгарылмаган, димәк, бүген дә исән-сау булган, безнең алга бару юлында маяк ролендә булган бәһасез документ. Без бүген Русиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе икәнбез, димәк, шул вакытта ук үз-үзебезгә һәм Мәскәүгә пассионарлыгыбызны, җәбер-золымнардан җуелмаган, сакланып килгән энергетикабызны, олы эшләргә сәләтле булуыбызны һәм бигрәк тә тулы канлы милләт, бөек халык икәнебезне исбатлый алганбыз». 


    Әйе, чикләнгән дәүләтчелегебезнең чикләрен киңәйтү өчен, милли мәнфәгатьләребезне яклар өчен, алга таба шул ук сыйфатларыбызны күп исбатларга туры килер кебек әле. Үзебезгә дә, үзәккә дә. Хокукый аңыбыз хокукый дәүләттә яшәрлек булганчы исбатларга туры килер. Тик бер шартны да истән чыгармыйсы иде: бердәм булган чакта гына санга сугалар бу илдә. Ә бердәмлек һәр кешенең җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Каяндыр, кайчандыр, кемдер килеп, алтын каймалы савытта син теләгәнне китереп бирмәс. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТАССРга 100 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев