Логотип Идель
Блоглар

Атың кем? Татар!

Төркиядә «татар» сүзен күп төрле атамаларда һәм гыйбарәләрдә очратырга була. Кеше исем-фамилиясе буларак та таралган. Бер төрекчә интернет сайт мәгълүматларына караганда, Төркиядә йөз иллегә якын кеше Татар исемен йөртә. Телевизор караганда да бу исем колакка еш керә. Мәсәлән, яшь дизайнер Мәликә Татар. Аның дизайн стиле «Бәдәнеңне киендер, рухыңны бәхетле ит» шигаре белән тәкъдим ителә. Әлбәттә, Татар исемле кешеләр татар дигән сүз түгел. Әллә ничә мәртәбә сорадым, бу Татар татармы дип, юк, диделәр...

Төркиядә «татар» сүзен күп төрле атамаларда һәм гыйбарәләрдә очратырга була. Кеше исем-фамилиясе буларак та таралган. Бер төрекчә интернет сайт мәгълүматларына караганда, Төркиядә йөз иллегә якын кеше Татар исемен йөртә. Телевизор караганда да бу исем колакка еш керә. Мәсәлән, яшь дизайнер Мәликә Татар. Аның дизайн стиле «Бәдәнеңне киендер, рухыңны бәхетле ит» шигаре белән тәкъдим ителә. Әлбәттә, Татар исемле кешеләр татар дигән сүз түгел. Әллә ничә мәртәбә сорадым, бу Татар татармы дип, юк, диделәр...


    Исемнәрдән тыш, «татар» сүзе кулланылган урын-җир атамалары бихисап. Боларның татарга ни катнашы бар соң? Әллә бөтенләй юкмы? Ә нигә алайса «татар» сүзе кулланыла?  

Төркиядә почтаны татар агайлары ташый...


    Төрек телендәге этимологик сүзлекләрдә «татар» кәлимәсенә өч төрле аңлатма еш очрый: 
    – бер төрки кавем, 
    – почта таратучы, вәзир Татар агае, 
    – роза һәм лилия кебек чәчәкләрнең ачылганга кадәрге халәте, бөресе. 


    Төрекчәдә «татар» сүзенең беренче аңлатмасы турыдан-туры милләт төшенчәсенә бәйле. Төрекләр «Кырым татары», «Казан татары», «Идел татары», «Нугай татары», «Себер татары», «Үзбәк татары» дигәндә, кемнәр турында сүз барганы аңлашыла. Тагын бер төшенчә бар: «кара татар». Аксак Тимер дәверендә монгол яулары белән Төркиягә килгән халыкны «кара татар» дип йөртәләр. 


    Икенче аңлатмада телгә алынган «татар агае» кем? Әлеге сорауга җавапны төрки чыганаклардан китерәм. 
    «Төрек културы» журналында (1972, №118) басылган «XVIII йөз ел ахырына кадәр Госманлы-төрек армиясендә гаскәри кыяфәт һәм титуллар» дип аталган мәкаләдә түбәндәгечә язылган: «Вәзир Татар агае. Почта оешмасы корылганчыга кадәр, почта эшләрен алып баручыга Татар агасы диелә иде. Хөкүмәт үзәгендә почта эшләрен алып бару максаты белән корылган бер оешма булган кебек, һәр вәзирнең кул астында берникадәр Татар агае була иде».


    Төрекчә «Ислам гыйлеме» сайтында түбәндәге аңлатма бирелгән:
«Госманлы заманында почтальоннарны татарлар дип атыйлар. Татар кәлимәсе арадашчы мәгънәсенә дә килә. Тиз адымнар белән эзлекле хәрәкәт итүче кеше дигәнне дә аңлата. Татарлар арасында бу эшне башкаручылар күп булу сәбәпле, почтальоннарны татар дип атыйлар. Алар нык холыклы һәм эшләренә шундый тугрыдыр ки, берәр аянычлы хәл килеп чыкканда үз бурычларын-вазифаларын башка татарларга тапшырып үлгәннәр. Шуңа күрә рәсми һәм шәхси хатларны татарлар ташыган. Без төрек телендә татар сүзен күп ишетәбез. Шуларны мисалга китерә алабыз, бик яхшы беленгән татар хат ташучылар кигән өс киеме «татар доламасы», татарлар кулланган «татар калфагы», почтачы – «Татар агае». Болар иске хат ташучылардан телебезгә кергән ядкәрләр».


    Төрек профессоры Әкрәм Бугра бер мәкаләсендә болай яза: «Почта татары дигән чапкыннар намуслы, ышанычлы, көчле, җитез, озын, ябык-җыйнак гәүдәле булганнар. Элеккеге заманнарда бу эшкә татар асыллы кешеләр сайланганга күрә, бу атама телгә кергән дип сөйләнелә. Татарлар атта йөрергә маһир бер халыктыр. Истанбулда өч йөз почта татары һәм һәр вәлинең (губернаторның) карамагында илле вәзир «татар агае» исәпләнгән. Болар «татар учагы» дигән оешмага берләшкәннәр. Бик каты бер дисциплиналары булган. Рәисләренә «баштатар», яки «татар агасы» диләр. Халык арасында бер-берләренә «татар агае» дип сөйләшәләр. Вәзирләр, вәлиләр сәфәргә чыкканда почта татарлары да аларга иярә. Тагын сәфәрләрдә юл күрсәтүче татарлар – клавуз бар иде. Болар беркая ашыкмаганга күрә, өйләрендә күп вакыт кала һәм кечкенә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә алалар иде». 


    Гомумән, төрки чыганакларда тарихчылар почта ташыганнарны «татар» дип атауның ике төрле сәбәбен күрсәтә. 


    Беренче сәбәп. Монголлар заманындагы ат өстендә хәбәр йөртү ысулы Госманлы империясендә дә кулланышка кертелә. Яңа җирләр яулап алынган саен, мәйдан зурая, хәбәр йөртү мөһимлеге арта. Шуңа бәйле рәвештә хәбәр ташучы чапкынчыларны, ат өстендә оста йөргән татарларга охшатып «татар» дип атау кергән. 


    Доцент-доктор Фарис Черчинең Ататөрек университеты Илаһият факультеты журналында басылган «Хәбәрләшмә хезмәте һәм Госманлы дәүләтендә чапкын оештыру» мәкаләсендә дә сүз шул хакта бара: «Монголлар тарихта беренче тапкыр «татар" (илче, арадашчы) дип аталган җитез илчеләр кулланып, аралашуның яңа ысулын керткәннәр һәм моны үзләре яулап алган ислам илләрендә кулланганнар. Монголларда, һәм почталарны саклаучыларга, һәм татар, ямчы дип йөртелгән хезмәткәрләргә, һәм дә ял итү урыннары – мензилләрдәге атларга чапкын дигәннәр. Аңлашыла ки, монголларның илчеләр ярдәмендә тиз элемтә кору ысулы, ислам өлкәләрендә үрнәк буларак алынган. Госманлы дәүләтендә ат белән дәүләтнең рәсми мәгълүматларын бер җирдән башка бер җиргә ташыган рәсми почтага «Чапкын» исеме бирелгән. Чапкын аерым өйрәтелгән ышанычлы затлар арасыннан сайланган.


    «Күләгә төсле каршылыкларны үткән», «саба (таң) җиле кебек искән», «акчарлаклар кебек канат ачкан», «кош кебек очкан» (болар бит бездә бүгенге көндә дә кулланышта булган, киң таралган гыйбарәләр) чапкыннар мөһерле һәм ашыгыч мәктүпләрне тиешле җиргә китергәннәр. Чагатай телендә һәм Госманлы төрекләрендә «почтачы», «хәбәрче» аңламында кулланылган «улак-чапкын» төшенчәсе госманлыларда «татар» рәвешендә кулланыла башлый. Госманлы өлкәсендә биләмәләр арту сәбәпле, дәүләт эшләре дә күбәя. Үзәккә бик ерак булган вәлиятләргә әмер һәм белдерүләрне җиткерү өчен чапкынчыларга ихтыяҗ күбәя. Госманлы дәүләтендә хәбәр тарату хезмәте 1540 елга кадәр чапкыннарга бирелгән «Чапкын хөкеме» юлы белән тормышка ашырыла. Вакыт узу белән мензилханәләр (почтачылар атларын алыштыра торган кунак урыннар) җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә алмый, почтачылар боларга тукталмый башлый. Дәүләтнең рәсми документларын, кирәк Истанбулга, кирәк тирә-яктагы башка вәлиләргә, әмирләргә Татарлар кулы белән җиткерү башлана. Элекеге вакытларда бу вазифаны атларны яхшы чаптырган татар халкы үз өстенә алган өчен, заманлар узу белән бөтен почта эше белән мәшгуль кешеләргә «Татар» дию гадәткә кергән». 


    Икенче сәбәп. «Татар агае» сүзе хат ташуда кырым татарлары эшләгәнгә бәйле. Бу вариант Төркия почта тарихына кагылышлы язмаларда еш очрый. 

Исеме җисеменә күрәме?


    Төркиядә «татар» сүзе кергән кайбер географик атамаларга тукталыйк. Бурса шәһәрендә «Татарлар җәмигы» (1836) дип йөртелгән мәчет, икенчесе, «Татарлар күпере» бар. Мәчетнең тарихына кагылышлы төрек телендәге чыганакларда язылганга күрә, Аксак Тимер гаскәрләре белән килгән һәм кире китмичә Бурсада яшәп калган татарлар булган. Шәһәрнең менә шулар урнашкан җиренә корылган мәчеткә «Татарлар җәмигы», бу урынга Олы таудан аккан елга күперенә исә «Татарлар күпере» диләр. 


    Бүгенге көндә Төркиядә Казан һәм Себер татар мөһаҗирләре бер гасыр элек нигез салган алты авыл бар. Әмма аларның исемендә татар сүзе юк. Татар сүзе кергән авылларның тарихлары исә болайрак. 


    Илнең төньягында урнашкан Амасья районындагы Татар авылы Аксак Тимер яулап алган чордан килә. Сугыш вакытында авылда татар кызы әсир кала һәм корылык, җир тетрәү кебек афәтләр күзәтелә башлый. Бөтен бәлане шушы кыздан күрәләр һәм аны коега ташлыйлар. Әмма, әллә ничә кат ташласалар да, кыз коеда батмый, су өстендә кала. Шуннан монда бер хикмәт бар дип, аны гарип бер көтүчегә кияүгә бирәләр. Берничә ел үтүгә көтүче баеп китә. Авылдагылар кызга хөрмәт белән карый башлый. Тора-бара, кызга бәйле рәвештә, телгә Татар авылы дигән атама кереп китә...


    Чорум районындагы Татар авылы турында мондый мәгълүмат таптым: «Авылның үткән тарихы Урта Азия төрекләреннән булган татар күчмәненә бәйле. Авыл кешеләренә татарга хас сыйфатлар хас. Биредә элеккеге заманнарда килгәннәрдән Таштәлән гаиләсе яшәгән».


    Кайсәр, Ушак шәһәрләренә якын җирләрдә Татар мәхәлләләре бар. Татар мәхәлләләре дип аталган урыннар, алда аңлатылган почта ташучы Татар агайларының туктап хәл ала, ат алыштыра торган җирләре булган.


    Сивас районына караган Татар авылында меңнән артык кеше яши. Бу авыл Госманлы кулъязмаларында беренче тапкыр 1570 елда телгә алынган. Авыл исеме исә төрекмән «татар җәмәгате»ннән калган, диелә.


    Татарһөек авылы Анкара районына карый. Анкарадан ун чакрым чамасы ераклыкта иске авыл булган, 1860 елларда бу урыннарга ногай мөһаҗирләрләре җирләшкән. Үзләренең авылларын «Тартайавул» дип йөрткәннәр. Тора-бара, берничә авыл кушылып, Татарһөек исеме белән аталып йөртелә башлаган.

***


    «Татар» термины белән мин еш кына төрекчә китаплар сатыла торган интернет сайтларда да очрашам. Әлбәттә, татар язучылары, галимнәренең төрек телендә әсәрләре чыгу, сатылу сөендерә. Әмма болары чит ил авторларыныкы. Эчтәлекләренә тукталып тормыйча, санап узам: Франция язучысы Филиппе Фрей, «Соң татар» (Истанбул, 2013), Италия язучысы Дино Буззатиның тәүге әсәре «Татар чүле» (Истанбул, 1968), румын язучысы Захарья Станжу китабы «Татар кызы Урума». Соңгы китап 1963 елда Румыниядә дүрт мәртәбә басылган, сигез телгә тәрҗемә ителгән. 1968 елда Франциядә чыккач, дүрт ай эчендә сатылу буенча рекорд куйган дүрт китапның берсе диелгән. Моның заманында русчасы да чыккан. 


    Бәлки, нәкъ менә татар сүзе бу китапларга шулай уңыш китергәндер?! Аннары... Татар исемен йөрткән авылларда дүрт йөздән ким кеше яшәми, берсе дә бетү ягында түгел... Теге әсир татар кызы турындагы риваятьтә дә хәлләр яхшыга киткән бит... Әйдәгез, без дә атамаларда: авыл, урам яки күпер булсынмы, китап чыгарабызмы, татар сүзен күбрәк кулланыйк. Ә Татарстанда, Русиядә берәр Татар исемле кеше бармы икән?! Минем ишеткәнем юк...

Айзирәк Гәрәева-Акчура
Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев