Логотип Идель
Блоглар

Автомобиль тәрәзәсендәге Төркия, юллар һәм өч лайфхак

Төркиягә Кара диңгез буенда урнашкан Артвин шәһәрчегендә аяк бастык. Безне каршылаган иң беренче бина – мәчет. Таможнядан чыгуыбызга аннан азан яңгырады.  Төркиянең болай каршылавы күңелләребезгә  бик тә хуш килде. Юлыбыз Трабзонга кадәр гел диңгез ярыннан сузылган иде. Мәчетләр диңгез буенда да, аннары да бөтен сәфәребез буена озатып барды әле безне, якты маяклардай, юлдашыбыз булдылар. 

Төркиягә Кара диңгез буенда урнашкан Артвин шәһәрчегендә аяк бастык. Безне каршылаган иң беренче бина – мәчет. Таможнядан чыгуыбызга аннан азан яңгырады. Төркиянең болай каршылавы күңелләребезгә бик тә хуш килде. Юлыбыз Трабзонга кадәр гел диңгез ярыннан сузылган иде. Мәчетләр диңгез буенда да, аннары да бөтен сәфәребез буена озатып барды әле безне, якты маяклардай, юлдашыбыз булдылар. 


Эрдоганны чак кына күрми калдык...
Яр буе торак пунктлары берсенә берсе тоташып киткән – юл күрсәткечләрендәге төрле-төрле атамаларны укымасаң , өч-дүрт сәгать буе һаман шул ук бер шәһәр кырыйлап барам, дип уйлыйсың. Дистә ел элегрәк бу юллардан йөргән юлдашыбыз  хәйран калып сөйләде: кайчандыр монда диңгез яры – мескен хәлендә, асфальт  җимерек булган. Артвин, Ризе, Трабзон шәһәрләрен тоташтырган яр буе автомобиль юлын бүген танырлык та түгел! Тау асларыннан сузылган күп чакрымлы, дүртәр полосалы якты туннельләрне автомобильләр очып кына үтә.Торак пунктларда курорт шәһәрләренә хас инфраструктура, күпкатлы йортлар, тагын әллә никадәр заманча биналар калыккан. 


Киредән ватанга кайтканда бу юллар бизәлеп, яр буе шәһәрләре тагын да күркәмрәк төс алган иде, чөнки монда ил башлыгы Рәҗәп Таип Эрдоган килеп киткән. Реклама калканнарында реклама калмаган, бөтенесеннән Эрдоган бага. “Без синең белән!” “Фәлән шәһәргә хуш киләсең!” кебек  язулардан күзләр камаша. Бездә бит президент киләсе вакытны, куркынычсызлык максатыннандыр инде, алдан игълан итмиләр. Пейзаж өчен халык кирәк булса, мәктәпләрдән, тагын әллә кайлардан массовка җыештырып китерәләр дә юл кырыена саф-саф итеп бастыралар. Төркиядә дә шул ук күренешме, әллә, илбашы килүнең сәгате-минутына кадәр алдан билгеле булгач, кешеләр җитәкчене үз теләге белән чыгып сәламлиме? Кызганыч, Трабзон-Ризега икенче көнне генә килеп җиттек, әлеге сорауга җавап табылмады. Илбашын күреп, илне матурайтканы, туристлар кадерен белгәне өчен кулын кысасы килгән иде дә бит... Президент кортежына юл бирә-бирә, “бөке”ләрдә көн уздырмадык, дип үзебезне тынычландырырга гына калды шул.
Сәфәребезнең иң зур плюсы 
Машинада Төркияне иңләп карап йөрү – мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә шөгыль. Башка климатик зонадагы ил табигате, үзенчәлекле архитектура, төрек мәдәнияте, төрек тормышы-көнкүреше белән якыннан бер айга якын мөстәкыйль рәвештә танышып йөрдек әле без. Чөнки башта ук алдыбызга актив сәяхәт итү максатын куйдык – отельләрдә , пляжда ятуны яисә гидлар экскурсиясенә бәйле булуны түгел. Хәзер, исән-имин кайтып җиткәннән соң, инде максатыбызга ирештек, Төркияне эченнән күрдек, дип әйтә алам.  Һәм бу – сәфәребезнең иң зур плюсы. Күп кенә гаиләләр турфирмаларга бәйле буласы килмичә, сәяхәтләргә машина белән чыгып китүне хуп күрә. Озаккарак сузылса да, кыенлыклары булса да (өч-дүрт көн буена үзеңне һәм балаларыңны каеш белән бәйләп куеп, тәүлегенә егерме сәгатькә якын вакытны юлда үткәрү физик ләззәт өстәми), үзебезнең гаилә өчен сәфәрнең бу ысулын кулай дип таптык, һәм машинада илләр гизү тәҗрибәсен тагын арттырасыбыз килә! 
“Автомобиль тәрәзәсеннән күренгән” Төркия нәрсәсе белән җәлеп итте, истә калды соң? Беренче нәүбәттә, табигате, тарихи урыннары белән һәм, билгеле, уңайлы юллары белән.
Тәрәзәдәге пейзажлар Русиядәгегә караганда ешрак үзгәреп тора. Зур һәм кечкенә шәһәрләрне күп гасырлык хәрабәләр алмаштыра. Икенче мизгелдә үк – авыллар, шулкадәр пөхтәләп эшкәртелгән, тигез кырлы дүртпочмаклар шәкелендәге зәйтүн, әфлисун, йөзем бакчалары; арахис, кыяр-кавын, кукуруз кырлары. Алар бездәгегә караганда җыйнаграк тоела. Чөнки Төркия территориясе мәйдан буенча Русиядән 21 тапкырга кечерәк, ә үзендә 70 миллион чамасы халык яши. Бу – Русия халкының яртысы дигән сүз. Статистика, әлбәттә тау-ташлы җирләр белән шәһәрләрне үзара тигезли. Таулы өлкәләрдә Төркия дә дистәләгән чакрымнар буена буш, кешесез булып тоела. 


Төркиядә ике әйберне табуы кыен
Шәһәр юлларындагы хәрәкәткә, бигрәк тә үзәк мәхәлләләрдә, гаҗәпләнерлек. Бер карасаң, светофорлар сирәк, юллар тар, җәяүлеләр теләсә кайсы җирдән атылып чыгарга мөмкин – ә бездәгедәй тыгылышларны күрмәссең. Әлеге “Броун хәрәкәте”нә мотоцикллар нинди саллы өлеш керткәнен белсәгез сез... Мотоциклларны мондагы халык  ярата, һәм иң борынгыларын да металлга тапшырмый бугай. Бездә инде чүплекләрдә дә калмаган бишекле совет “Иж”, “Урал”ларына кадәр гөрләп йөри Төркиядә.  (Алар һәм сирәк-мирәк иске “Нива”машиналары күзгә чалынган саен,чит илдә авылдашларны күргәндәй сөенә идем!) Дөрес, алар анда Казанның “кыргый” байкерлары сыман җилдермиләр. Матай – монда чын гаилә транспорты. Кечкенә балаларын утыртып йөрергә дә курыйкмыйлар, ичмаса. Аллаһ Тәгалә берүк бәла-казадан сакласын аларны. Матайлар күп дигәч тә, монда гел хәерчеләр яшәми. Юлларда япон, алман, француз машиналары, Төркиянең үз автопродукциясе күпләп җилдерә. Элекке татар авылларындагы сыман, трактор арбасына төялеп йөрү дә “модада”. Күпме эзләсәм дә, фәкать ике генә нәрсәне очрата алмадым: Кытай машиналарын һәм уңган кырмыскалар шикелле узыша-узыша, штрафстоянкаларга машина ташучы эвакуаторларны.
Русия телеканаллары бу илдә турист автобусларының әйләнеп каплануы турында хәбәр иткәләп тора –  төрекләрнең кызу канлы икәнлеге, югары тизлек яратуы һәркемгә мәгълүм. Ләкин без  тау юлларында борылышка сыя алмыйча, читкә төшеп киткән бер-ике фураны исәпләмәгәндә, авария очракларын күрмәдек, шөкер. Аллаһ саклаган – җиңелчә курку белән котылганнар... Төркиядә юл хәрәкәтендә катнашучылар бездәгедән тәртиплерәк тә, остарак та түгел, юл полициясе постлары да туктатып тикшерми, камералар да адым саен фотога төшереп тормый –  тик иминлек дәрәҗәсе барыбер югарырак, дигән фикер туа. Ничек шулай була ала? Ихтимал, моның сәбәбенә төшенер өчен күп илләрнең юлларында машинада гизеп, төрле илләрдәге шартларны өйрәнеп, чагыштырырга кирәктер. Аурупа, Африка һәм Америка юлларында сәяхәт итәргә кирәктер. Ярый, монысын киләчәккә калдырыйк, ә хәзер бераз гына Төркия юллары турындагы тәэсирләремне уртаклашам. 

 


Юллар фәлсәфәсе
Төркиядә автомобиль юллары ул – фәлсәфә, бәлки әле дәүләт сәясәте үк, дияргә батырчылык итәр идем. Ягъни кешеләргә иминлекне тәэмин итсен, шул ук вакытта зур трафикка ия һәм хәрәкәт итәргә уңайлы, ышанычлы булсын, дигән максаттан салынган. Бездә исә кайвакыт федераль әһәмияткә ия трассаларда да,  берәр трактор яки авыр йөк машинасы кыймылдаса, аны узып китәргә рөхсәт иткән билгене көтә-көтә, артыннан әллә ничә чакрым барырга туры килә. Ә Төркиядә бер өлкәнең төрле районнары арасындагы юллар да дүртәр полосалы. Олырак юллар, әлбәттә, тагын  киңрәк, такыррак. Сез Русия юлларында сәгатенә 110 чакрым тизлектә хәрәкәтләнергә рөхсәт иткән яшел төстәге “Автомагистраль” билгесен еш очратасызмы?  Төркиягә маршрутыбызның Русия өлешендә, ул, мәсәлән, бер тапкыр да очрамый. Ә бу трасса бит республикалар һәм төбәкләр башкалалары Казан, Ульяновск,  Сарытау, Волгоград, Элиста, Владикавказ һәм Төньяк Кавказның курорт шәһәрләре аша уза! Төркиядә исә уртакул шәһәрләрне дә шәп трафиклы автомагистральләр тоташтыра. Нефть өстендә утырган Русиядә түгел, хәтта “акчасын кая куярга белмичә интеккәннән генә” затлы автобаннар салган “черек” Аурупада да түгел бит бу: безгә помидор һәм лимон сатып баеган Төркиядә... Каян килә аңа шулкадәр киң һәм төзек юллар тотарлык акча? Әллә анда түрәләр һәм олигархлар азрак урлый инде?! Югыйсә, анда  юлчылардан штрафлар да бездәге күләмдә җыелмый дип шикләнергә нигез бар, чөнки юл полициясе постлары һәм үткер күзле камералар – шактый сирәк күренеш. Мәсәлән, үрнәк юлчылар булмасак та, Төркия дәүләте бездән бер куруш (төрек “тиен”е) штраф түләттермәде. Ихтимал, юллар яхшырак булган саен кешеләргә җәза бирү ихтыяҗы да кимидер...
 Төркиядән кайтуыбызга почта әрҗәсендә безне Волгоград, Ульяновск өлкәләре, Калмыкия инспекторларыннан “сәлам” хатлары көтеп тора иде. Һәркайсы “сәлам”нең бәясе – 500 сум. Әйе, тизлек режимын һәрвакыт саклый алмадык. Йөрәкне учка йомарлап, юл йөрү кагыйдәләрен бозу – законны санламаганнан түгел. Әмма юл билгеләрендә күрсәтелгән һәрбер “60”, “40”ларга буйсынган очракта Төркиягә барып кайту юлыбыз тагын берничә тәүлеккә озайган булыр иде, мөгаен. Русиядә җәй көннәрендә юллар төзекләндерелә һәм алардагы барлык хәрәкәт  “параличлана”. Шундый “бөкеләр”дә торып кына да тулы бер көн вакытыбызны югалттык без. Штраф кәгазьләрендә күрсәтелгән, без тизлекне арттырган юл участокларын искә төшердек – иң сыйфатсызлары нәкъ шул урыннар!  Йә начар ул юллар, йә ремонтлана, йә, хаҗәте булмаса да, артык билгеләр белән чуарланган. Владикавказ, Беслан, Назрань тирәләрендә, Калмыкиядә исә адым саен полиция постлары туктатып, тагын әллә күпме кадерле вакытыбызны алды. 


Инспектор белән әңгәмә
Сүз җебеннән – Төркиядән тайпыла төшеп, төрек юлдашыбызның башыннан кичкән хәлне искә аласым килә. Аның машинасы ыспай, куәтле. “Койрыгына” тагылып өйгә кайтып барабыз шулай.  Калмыкиядә туктаттылар үзен. Бераз алгарак китеп, аны юл читенә чыгып көттек, борчылабыз.  Соңыннан ул абзый инспектор белән ике араларында булган сөйләшүен сөйләп биргәч, ис китте. Безнең әфәнде бер кагыйдәне дә бозмаган икән. Тырнак астыннан кер эзләл-эзләп тә берни тапмагач, инспектор төрек кешесенең (Русия гражданлыгын алган!)... нишләп безнең җирдә кыйммәтле машинада йөрүен төпченгән. Төрек абзый дөньяны танымаган ир түгел, лаеклы җавабын биргән иминлек сакчысына. Инде чыгырыннан чыккан лейтенант, ялынып диярлек: “Йөз сум булса да калдырыр идең, синең бар бит”, дигән...  Ставрополь - Элиста трассасында булды бу очрак, сез дә белеп торыгыз. Бездән алда Төркиягә барып кайткан кешеләр биредәге инспекторларның гадәттән тыш комсыз, ачыктан-ачык ришвәт даулавы турында кисәткән иде. Әйе, бу – коррупция белән көрәшә торган бүгенге Русия. Түрәләре караклыкка баткан илнең гап-гади инспекторы да адәми сурәтен җуеп бара...
Менә шул коррупция белән көрәш игълан иткән һәм үзенең тар, җимерек юлларына камералар урнаштырып акча эшләүче Русия иң бәләкәй сержантыннан башлап иң дәү генералларын да халыктан штраф, ришвәт сыгарга мәҗбүр итә.  Юк, юллар сыйфатын күтәрми, машиналар “куышлы уйнаганда” авария куркынычы тумасын өчен өстәмә полосалар ясамый ул, чөнки аннары казнага (кесәгә) бер мәшәкатьсез генә миллиардлаган сумлык табыш агызу каналлары ябылачак. Әллә безнең түрәләр штраф түләтеп кенә юлларны имин, хәвефсез итеп булмаганны белмиме? Беләләр, яхшы юллы чит илләрдән кайтып та керми ич алар. Юлчыларның барыбер ашыгачагын – һәм моның  еш кына русиялеләр гомере бәрабәренә булуын да әйбәт белә...


Юл маҗаралары
Төркиядә кешеләрнең сайлау мөмкинлеге бар: югары сыйфатлы, тоткарлыксыз түләүле юллар да , шулай ук яхшы (фәкать бераз урау булырга мөмкин) түләүсезләре дә җитәрлек. Чокыр-чакырлы юллар күрмәгән кебек,  анда ремонт та күрмәдек. (Ә без бу илдә гел юлда идек, сәяхәт итмәгән көннәребез булмады да диярлек). Әллә Төркиядә юлларны бөтенләй төзекләндермиләр инде?! Хәер, бер тапкыр күрдек икән. Ялгышмасам, Кайсери шәһәрендә, эстакаданы ремонтлыйлар иде бугай. Ләкин сәгатьләргә һәм чакрымнарга сузылган тыгылыш юк иде – әйләнеч юлдан бер тоткарлыксыз уздык та киттек.
... Юлда төрле хәлләр була икән. Каһраманмарашта туктап, авызны яндырырлык төрек кәбабы белән тамак ялгап алдык та гәпләшә-гәпләшә кузгалдык. Инде Адана шәһәрен узып, Османия өлкәсенә керергә тиешбез, ә ул һаман юк та юк. Яхшылап карасак, үзгә юлга кергәнбез дә алтмыш-җитмеш километр ары киткәнбез. Үзебез дә гаҗәпләндек, чөнки навигатор эшләмәгәндә дә Төркия юлларында адашуы авыр – юл күрсәткечләре  бик еш һәм аңлаешлы анда. Язмышка үпкәләмичә генә кире борылдык, бүтән инде Төркиядә моның ише маҗараларга юлыкмадык...


Исәп-хисап
Төркия буйлап сәяхәт итү теләген монда ягулыкның кыйбат булуы да бетерә алмады. Русиядә бензин чагыштырмача арзан икән әле: төрек заправкаларында ул ике тапкыр кыйммәт тора. Сәфәребезнең икътисадый нәтиҗәләрен исәпләгәндә, ягулыкка без Русия, Грузия, Төркиядә барлыгы кырык биш мең сумга якын акча сарыф иттек. Әйткәнемчә, Русиядә тизлекне арттырган өчен штрафлар да “казандык”. Төгәл суммасын атамыйм – закон бозу һәм моның өчен җәзага тартылу мактанырлык нәрсә түгел. (Лайфхак: барасы җиргә барып җитүнең беренче көннәрендә үк, мәсәлән, Госуслуги порталына кереп штрафлар турында кызыксыныгыз. Диңгез, кояш, яңа өлгергән йөзем белән хозурланып, бу турыда онытып җибәрсәгез, суммаларны илле процент ташлама белән түләргә өлгермәвегез бар).
 Кунакханәләрдә куну өчен ун мең сум чамасы түләдек. Русиядән чыкканда таможняда 1800 сумлык һәм Төркиядән кире кергәндә 250 төрек лиралык (өч мең сум тирәсе) страховка чыгымнары булды. Түләүле юллардан узган өчен – ике-өч мең сум . Туклану бәясен төгәл исәпләмәдек, шулай да ун-унбиш мең сумга җыелыр.  Юл буе кафеларына өч-дүрт тапкыр гына кергәнбез, калганында азык-төлекне кибеттән сатып алдык – бәрәкәтлерәк һәм ышанычлырак. Балаларга кием-салым, үзебезгә һәм туган-тумачага күчтәнәчләр  алыр өчен дә утыз-кырык мең сум тотканбыз. Күчтәнәчкә нәрсә алып кайттыгыз? дигәндә – барысы да гадәти. Күпләр Төркиядән зәйтүн ала, без дә шулай эшләдек. (Лайфхак: зәйтүн (оливки, маслины) табигатьтә, чәй шикелле үк, фәкать яшел төстә генә очрый. Кара, көрән төстәге тозлаган зәйтүннәр, кара чәй кебек үк – “буялган”, ягъни ферментлаштырылган. Шул сәбәптән без аның гел яшелен сатып алабыз).
“Төрек кардәшләргә күчтәнәч алып бардыгызмы, ниләр алдыгыз?” дип сорыйсыздыр. Бардык. Анысын да “чыгымнар”га язабыз. Багажникка сыйган хәтле чәкчәк төяргә була иде, билгеле. Ә без барган саен олы сумканы тутырып, берничә мең сумлык конфет һәм бал алабыз. Аларда бал да, конфет та бар. Тик бездәге конфет-перәннек, иң гадәти печеньелар алар өчен – “чит ил экзотикасы” икән. Бигрәк тә сыер рәсеме төшкән “Коровка”, “Му-му” конфетларына мөкиббән китәләр. Һәм... шпагат җебеннән бәйләгән мунчалага. (Тагын бер лайфхак.Төрекләр кызу канлы саналса да, тиреләре бик нәзек, нәзберек икән үзләренең. Бәйләү җепләреннән бәйләгән йомшак чүпрәк – “лиф” белән юыналар. Миңа да чираттагы мәртәбә шундыйны бүләк иткәндә юл сумкамнан каты мунчаламны тартып чыгардым да ике очыннан ике кулым белән эләктереп, аркамны уңга-сулга каезлаган хәрәкәтләр ясап күрсәттем. Күзләре янды төрек ханымнарының, икенче юлы алып килергә үтенделәр).
Шулай итеп, бик якынча исәп-хисап та гаиләбезнең Төркиягә машина белән барып кайтуы (бер айга ике-өч көн генә тулмады), барлык чыгымнары белән бергә, 150 мең сумнан кыйммәтрәккә төшмәгәнен күрсәтә. Ә дөньяны һәм үзеңне танып белү, үз гаиләңнең мөмкинлекләрен төрле яклап сынап карау, балаларың белән илләр гизү тәҗрибәсе, ирекле сәяхәт итү, кирәк чакта машинаң һәрвакыт кул астыңда булу...  анысы – бәясез...

Сафиуллина Рузия


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев