Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1890
      0
      6

    БАРА-БАРА БӘЙРӘМ КАЛА

       Бәйрәмнәребез, төсен, матурлыгын югалта-югалта, күңелдә моңсулык уятып, өйләребездән, урамнарыбыздан, тормышыбыздан китә шикелле, юкса саннары артканнан-арта гына. Хәтта аларның рәсмиләрендә дә элеккеге бердәмлек, күтәренкелек сизелми. Кызыллык юк та юк инде ул. Хәзер бәйрәмнәрне күбрәк дәвамлы хезмәттән соң бирелә торган ял кебегрәк көтәбез, буш вакыт була дип, алдан ук хуҗалык эшләрен планлаштырабыз. Кемнәргәдер алар табигатькә чыгу, шунда шашлык ашау өчен сәбәп булып тора, берәүләр авылларына, әти-әниләренә кайта. Ә бит әле кайчан гына бәйрәмнәр, йөзләргә нур сирпеп, күңелләрдә өмет чаткыларын көчәйтеп, яңа хыяллар өстәп, туганлык-дуслык җепләрен ныгытып, бөтен дөньяны тутырып, Илгә килгән шатлык кебек иде. Кинәт аптырап киттем: аларны барлыкка китергән, эчтәлегенә тирән мәгънә салган борынгылар да, бара-бара бәйрәм кала, дигәннәр…

    БОРЫНГЫНЫҢ БУЫНЫ СЫНГАН

    Бәйрәм хисенең олыгая барган саен кимүе – табигый хәл. Тормыш мәшәкате, балаларыңның, үсеп, үз юлын табып, яныңнан китеп баруы, табының артында гел җыелган дусларыңның әкренләп юкка чыгуы аны бик нык киметә. Үзең дә, инде дөнья тотар вакытым узган, җанга тынычлык кирәк, дип, көннәре бер төрлерәк ак-
    кан тормышны сайлыйсың, ыгы-зыгыдан, шау-шулардан кача башлыйсың.

    Бәйрәмнәр һәрвакыт ишле гаиләләрдә күңеллерәк уза. Без үскәндә җәйләрен ишегалларында табын коручылар, болыннарда зурдан кубып туй уздыручылар бар иде. Төрле якларга таралышкан туганнар барысы бер көнне кайтып төшкәч, аларны кайда йоклату, ничек ашату мәсьәләсе торып баса, әмма моңа беркем дә борчылмый, ул һәрвакыт бик җиңел генә чишелә иде. Кемдер – бакча эченә корылган җәйге йортларда яисә күтәртмәләрдә, кемдер – печәнлектә, кемдер – чоланда, ак келәттә, чиннектәге чыбылдык эчендә йоклау урынын алдан ук карап, бу хакта хуҗабикә белән килешеп куя. Җәйге тынчу төннәрдә әллә нинди нәзберек шәһәр кунаклары да урынны өйгә җәюләрен теләми, һәркайсының төнге романтиканы хис итәсе, берничә көнлек ялын табигатьтә һәм әби-бабаларыбыз кебек уздырасы, серлеләндереп җибәрәсе килә.

    Үсмер чакта кош лар тавышын тыңлап, йомшак җилләр сыйпаганга иркәләнеп, аты тугарылган, йомшак печәннәр җәелгән арба өсләрендә җиләк исле печәнлекләрдә изрәп йок лауларга ни җитә! Таң алдыннан сөеклең йортына барып тәрәз чиртсәң дә, болыннарга чыгып әйләнеп керсәң дә, беркем сизмәячәк. Кунакларга табынга балык тотып кайт, рәхим ит!

    Кызлар бу вакытта күбрәк тәрәзәләре киң итеп ачылган, пәрдәләре җилләрдә уйнап-уйнап алган верандада йокларга тырыша. Әйтик, син төннәр буе артыңнан кайткан, дәшергә куркып, әмма күз атып йөргән егетләрне тикшереп, кайсын сайларга белмичә аптырап, хыялланып ятасың, йөргән кешең булса, капка төбендә хушлашкандагы сүзләрен сөюле мәгънәләр салып искә аласың. Кошлар сайравы, инештән килгән бакылдавыклар, күк тулы йолдызлар кичеңне әкиятләргә якынайта. Яшәгән саен яшисең килә. Шул чакта капка турыгыздан кемдер исемеңне матур җырларга кушып та китсә, йөрәгең урыныннан чыгар кебек дөп-дөп тибә. Әти-әниләрең генә ишетмәсә ярар иде дип хафаланган буласың, ә эчеңдә яшьлеккә генә хас мин-минлек, текәлек хисләре бөреләнә. Берсенә дә карамыйм, алар кем дә, мин кем, ничек батырчылык итеп сүз катмакчылар, дигән буласың. Ә бит иртәгә үк сер бүлешкәндә дусларыңа турыгыздан җырлап узган егет, капкагызга хат кыстырып китүче билгесез бер зат, Сабан туе уенлыгыннан озатып кайткач, келәсен тотып, сине кертми торган башка берәү турында аларның авызларын корытырлык матур бизәкләр белән сөйләячәксең…

      Менә болар яңа гына булган кебек, ә тормыш узган да киткән. Узганында ул бик күп кадерле нәрсәләрне алып, бәйрәм бизәкләрен сөртеп алган шикелле...

       Бигрәк тә Сабан туе иң уйландыра, моңсуландыра торган бәйрәмнәрнең берсе булып калды, чөнки ул үзенә генә хас булырга тиешле күпчелек сыйфатларын югалтты. Әлеге югалтулар аның җыен урынына күчерелгән көннәрдән башланды дип саныйм.

       Русча алып барылган, еш кына күпхалыклы республикабызның интернациональ бәйрәме рәвешендә тәкъдим ителгән Сабан туена нәкъ менә шуның өчен генә дә милли җанлы бик күпләр инде йөрми дә. Керәшен бәйрәмнәре дә, русныкылар да, мари дусларыбызныкы да үз төсен саклады, бу кавем-милләтләрнең борынгы йолалары кебек уздырыла, ә синең карап торган бердәнбер бәйрәмең дә инде үзеңнеке түгел, диләр. Авыл белән аралары өзелгәннәргә бигрәк тә кыен. Кайтып тукталыр урыннары юк. Электәге кебек йорт ишекләре, капкалар һәркем өчен ачык түгел инде. Бәйрәмнәрдә бөтенләй таныш булмаган кешеләргә кереп сыйланып йөрүләр заманы узган…

    Сабан туе мәйданында таныш көрәшчеләр күренмәгәч, читендә таныш йөзләр сирәгәйгәч, авылга кайтсаң да, үзеңне чит хис итәсең. Һәр бәйрәмдә классташларыңны күргәнеңә генә дә кош тоткан кебек сөенеп китәсең. Моны бездән өлкәннәр түгел, чордашлар да әйтә, чөнки күбесенең нигезе юкка чыккан, туганнары кайсы кая таралышкан.

    Элегрәк авыл кешесенең көрәшче түгеле дә болыннарга бәйрәмдә катнашырга – рәхәтләнеп биергә, гармуннарга кушылып җырларга дип төшә иде. Гармунчылар картайды, мәйдан тирәли әйләнеп җырлап йөрүләр бетте диярлек. Болыннарны тутырган машиналар, «лавка»лар, рәсми җитәкчеләр ясаган чыгышлар, хезмәт алдынгыларын бүләкләү күренешләре, күкләрне ярып, колакларны тондырып узган аэрошоулар, кайдадыр кемнеңдер башына килгән мото-ярышлар, хезмәт халкы кесәсенә кереп, түләүле чакырылган артистлар, катнашучылардан күбрәк полиция хезмәткәрләре, уздырылу көне зур шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да президент указы белән билгеләнү һәм башка бик күп нәрсәләр милли чарабызны рәсми бәйрәмнәр рәтенә куйды. Ә алар хәзер элекке кебек «пачутта» түгел.

       Халык сорап та, ни юл салдыра алмаган, ни тормышының башка якларын көйләргә ашыкмаган җитәкчеләрнең көче бәйрәмнәрдә нык ачыла, чөнки алар һичшиксез үтәләчәк соңгы сүзне әйтә. Сабан туеның көне, хәтта сәгате дә район башлыклары белән килештерелә, яңгыр түгел, таш ява-нитә калып, башка көнгә
    күчергән очракта авыл җитәкчеләренә орышның катысы эләгә. Ә бит җир кешесе ничек яши, татар авылы ничек яши, гомеренең ахыры кай елларда тукталыр - болар һичкемне борчымый. Колхозлар беткән, эш юк, мәктәпләр ябылган… Халыкчанлыгына балта чабылган, борынгылыгы – буыннары сындырылган Сабан туе, без белгән Сабан туе әкрен генә арабыздан, милләтебезнең моңа кадәр яшәү көче булган авыллардан китеп бара…

    САБАННЫ – АТ ТАРТЫР, ТУЕН – КЕШЕ

    Сабан туе турында сөйләгәндә, җанга бик кадерле булганга да, борынгырак елларны калдырып китә алмыйм. Ул үзенең истәлекләре белән бәһале. Нигъмәтҗан бабамның әбигә, шаяртып, син бик тә хәйләкәр идең, санамас дип, миңа чыгарга ризалык билгесе булган йөз күкәй урынына туксан тугызны гына бирдең, дип әйткәләгәнен сөйләгәннәре бар иде. Әби исә, нигәдер, бер дә җавап кайтармаган. Чынлыкта ул бабайның нигә алай әйткәнен әллә аңламагандыр да. Эш менә болай булган икән. Мәргубә әбием сөеклесе өчен язын йөз күкәй кызарта. Сабан туенда шуның кадәр йомыркага ия булган авылның иң уңганы, иң булдыклысы, кызлар арасында иң дәрәҗәлесе саналган икән. Әбинең егетен кеше алдында шундый итеп күрсәтәсе килә. Нигъмәтҗан бабамның аның бу гамәленнән башы күккә тия.

        Әлеге гадәтнең икенче ягы да бар икән. Кем дә кем йөз йомыркага ия булса, кич авыл яшьләренә мәҗлес корырга тиеш. Бабай моңа һич борчылмый. Әтиләре
    белән бергәләп күмәч пешерәләр, итек басалар, май белән сату итәләр. Сабан туеннан соң – кичке якта егетләр бик теләп кайта. Алма бакчасында озын өстәл
    коралар.

        Бибигарифә әби заманчарак карчык була. Йомыркаларны матурлап кисә һәм өстенә фабрика сыер мае яга, затлы тәлинкәләргә үләннәр белән бизәп тезә. Башка ашларны да рестораннардагыча кыландыра. Авыл халкының мондый сервировканы күргәне булмый. Бөтен кеше шау итә. Әбиемнең өстәл остасы дигән даны китә. Болай эшләүнең бер сере дә була. Булачак килен китергән йомыркаларның саны тулмаганны күргәч, Бибигарифә әби моны кешегә сиздерергә теләми. Табында йөз йомырка булу мәҗбүри бит! Мәргубә әби исә аларның күпкә кимлеген белми.

       Бабаем үзен иптәшләре каршысында югары күтәргән йомыркаларны, караңгыда торсын, эсседә бозылмасын дип, сөйгәне тукыган кызыл ашъяулыкта килеш келәт чормасына меңгезгән була. Моны сеңлесе Бибиҗәмилә күреп кала. Аның бик тә төсле йомырка ашыйсы килә башлый. Абыйсы чыгып киткәч, әни күрмәс әле, дип, чормага менә дә күп итеп, үтләгәнче сыптыра. Шуннан соң бик нык чирли. Табынга да чыга алмый. Сабан туенда йөргән бабай бу хәлләрне белмичә кала, әмма йомырканың табынга бөтен чыгарылмавыннан күңеленә шик кергән күрәсең. Әллә белде микән, бер кызык ясап кына, әбиемә төрттерә идеме икән ул?

    Узган баруымда Бибиҗәмилә тәтә кызы Сания апалар белән шушы хәлләрне сөйләштек тә, рәхәтләнеп көлдем. Әбиемнең йомырканы язга кадәр йөзгә тутыра алмаганлыгына чын-чынлап ышанган идем. Аны өйдәгеләрдән качырып җыярга, буярга кирәк бит. Көлеп туктагач, мин боларны белдем, ә менә әбием Сабан туе
    киче хәлләреннән хәбәрсез булып, бабай сүзләренә аптырап киткән бит, дидем.

        Соңрак Сабан туйлардан туганнарыбыз, яшьләр икенче урамга күчеп чыккан бабамнарга кайта башлый. Аларның алма бакчалары икәү була. Берсен махсус ишегалдына ясыйлар. Агачлар уртасында зур өстәлләр тора.

       Инде Мәргубә әбием дә оста табын коручыга әйләнә. Пүчинкәдә яшәүче, һәр кергәнемдә улының түрендә ак күлмәк-ыштаннан утырган Баһау бабайны бик ярата идем. Вәкарь белән, мөһимлеген тоеп сөйләшер, үтә мөлаем, кергән һәр кешегә ачык. Кызганыч, үләр алдыннан хәтере киткән икән. Борынгы заманнарда авылларда балалар табак тотып туй барган йортка киләләр. Бабам өйләнгәндә, аларга аеруча күп бала килә. Араларында әлеге дә баягы Баһау да була. Безнекеләр шулкадәр күп ризык, бүләк бирәләр, гомерлек исендә кала. Картайгач, күп нәрсәләрне оныта, әмма шуны исеннән чыгармый. Нигъмәтулла абыебыз хәл белергә кергәч тә, гел шуны гына сөйли икән. Ул да шаян сүзле иде.

    Соңгы күрүендә, Баһау бабайның авызын ачуы гына була:

    – Баһау абзый, инде мин туй вакыйгаларын синнән дә яхшырак беләм, үзем генә сөйлимме? – дип сорый.

        Татар кешесе җыелып, табынлап уздырылган теләсә кайсы бәйрәмне туй ди. Бәби туе, исем туе, Сабан туе… Алар бик күп яклары белән үзара охшаш. Кешеләрне якынайткан, кемлекләрен оныттырмаган, туганнарны җыйнаган һәр туй озак вакытлар күңелдә яши, хәтта онытылмый дию дә дөрестер. Үткәнне искә алып утырганда, Сабан туе көне хатирәләре калка да чыга, калка да чыга. Әле менә тагын шуларны сөйләшеп килдек.

        Ул Сабан туе көннәре. Урам буйлап тегеләйгә-болайга агылган халык. Кунакларның күплеге. Капка төпләрен тутырып утырулары. Бала-чага шау-шуы… Кем кемгә кайткан – белеп бетерерлек түгел. Җитмәсә, үзеңнекеләр өй тулы. Шулай диешеп утырганда, беребезнең хәтеренә авылыбыздан чыккан Фәттах исемле кеше килде. Аның белән бәйле хатирәләр гаять күп икән. Фәттах гаиләсендә 14 бала була. Бер малае төнлә бәйрәмнән өенә барып җитә алмыйча, канауда гына ятып йоклый. Сабан туеннан кайтканда кемдер күрә дә, сезнең малай түгелме, дип, ишегалдында йөргән әтиләренә дәшә. Ай яктысында гына танымагандыр инде. Фәттах, өенә кереп, балаларын барлап чыккач, минекеләр өйдә, мич башыннан да, идәннән дә аякларын санадым, ди. Иртән йокыдан торсалар, бер малай юк, котлары оча. Фәттахның шунда гына башына барып җитә: кунаклар килгән булган да, шуларның малаеның да аягын санаган икән… Мондый көлкеле дә, гыйбрәтле дә хәлләр хәзер булмый диярлек.

    ***

    Туйлар, туйлар… Мин аларның башкаларын да сөйләрмен әле. Үз төсен югалткан, бөрешкән Сабан туе булса да, быел уздырылмас инде, дигән уйдан әлегә күңелдә зур моңсулык. Ә бит, без тарихыбызга, йолаларыбызга, милли мәнфәгатьләребезгә мөнәсәбәтебезне үзгәртмәсәк, елларның елында андыеның да бөтенләйгә юкка чыгуы бар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу