Логотип Идель
Блоглар

Башкала тәнкыйтьчесе дә Аллаһ яныннан кайтмаган

Быелгы “Нәүрүз” фестивале башланыр алдыннан ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, проблемалар турында сөйләгәндә: “Бүген иң кыены – экспертлар табу, алар юк дәрәҗәсендә”, - дигән иде.

Бөтен кеше хәтерлидерме, юкмы, төрки халыкларның быелгы “Нәүрүз” фестивале башланыр алдыннан ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, проблемалар турында сөйләгәндә: “Бүген иң кыены – экспертлар табу, алар юк дәрәҗәсендә”, - дигән иде.

Менә шушы “юк дәрәҗәсендәге” экспертларны эзләп табуда, шул, исәптән, фестиваль  булышырга тиеш, дигән фикер әйткән иде министр ханым. Аның сүзен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә җөпләде: “Милли театрлар буенча экспертлар юк. Башкаладан эксперт килә дә, өч минут эчендә безнең йөз ел дәвамында барлыкка китерелгәнне бәяли. Ул контекстны белми”. Алдан күргәндәй әйттеләр. “Нәүрүз” ундүртенче тапкыр үткәрелде, ә мәсьәлә һаман кабатлана тора... Ә театр фестивальләре бездә бит әле бер “Нәүрүз” генә түгел, алары да экспертлар катнашыннан башка үткәрелми... 

Фәрит Бикчәнтәев башкала экспертларының объектив бәя бирмәвеннән зарлана, ә фестивальгә бу юлы да, инде ничә ел рәттән, нигездә һаман шул тәнкыйтьчеләр чакырылган иде. Тулаем алганда Мәскәү тәнкыйтьчеләре төрки театрлар һәм фестиваль турында кыек сүз ычкындырмаса да, Нина Карпова әйткәннәр күңелгә каты юшкын булып утырырлык иде. «Спектакльнең тәрҗемәсе булмау сәбәпле, аны кабул итүе кыен булды. Мин бу вакыйганың нәрсә хакында икәнен беләм, тик тәрҗемә булмагач, театр белән диалог барып чыкмады." Күзәтеп бармаганнарның исенә төшерәм: Т. Мәхтүмкули исемендәге төрекмән милли музыкаль-драма театрының "Тумар патшабикә" спектакле урысчага тәрҗемәсез күрсәтелүе турында бара сүз.

Бик аптырашта калдырды тәнкыйтьченең бу бәясе. Диалог ул – ике яклы аралашу. Диалог барып чыксын өчен ике як та бер-берсен аңларга тырышырга тиештер. Нина Карпова нинди тырышлык куйган соң? Ишетергә теләмәгәннәргә яки чукракларга күпме генә сөйләсәң дә, алар барыбер ишетми, авыз хәрәкәтен генә күрә. Чукраклар әле, аңламавы өстенә, үзләре аңламаган нәрсәләрне “кайтыш” дип тамгалап та куя: “Биредә катлаулы театр теле юк... Театр бик гади юлны сайлаган: сюжет музыка, хореография һәм сүзләр ярдәмендә сөйләнә”. Шулай, Мәскәү тәнкыйтьчесе үзенең бер-ике җөмләсе белән тулы бер театрның иҗади хезмәтен юкка чыгарды. Белгеч ханым шәркый халыкларның театр традициясен белмиме, әллә санга сукмыймы? Музыкаль театр булгач, “музыка, хореография һәм сүзләр ярдәмендә” спектакль кую табигыйдыр ич? Халык дастанын караганда, урысча тәрҗемә игътибарны читкә юнәлтә, кабул итүгә комачаулый гына түгелме?

Кунакчыллык – Аллаһтан. Фестивальдә Мәскәүлеләрнең Казанга килеп төрки дәүләтләр театрлары өчен үз кагыйдәләрен урнаштырырга омтылуы исә мөселман-төрки кунакчыллыгына – хуҗаларның бөтен тырышлыгына күләгә төшерәдер, мөгаен. Фестивальдә катнашучы театрның бу “гаебе” шултиклем әһәмиятле нәрсә түгел, аны “йомарга”, ягъни Карпованың дәгъвасы урынсыз икәнлеген әдәпле генә итеп күрсәтеп бирергә дә ярагандыр. Төрекмән театры Казанга тагын килергә теләрме икән?

«Нәүрүз»не оештыручыларның Мәскәү тәнкыйтьчеләре белән мавыгуы – күптәнге тарих. Ялгышмасам, Нина Никитична бирегә 2000 еллар башыннан бирле чакырыла. Фестивальдән соң, гадәттә, ул берәр театр журналында мәкалә бастыра. Җирле матбугатка интервью бирергә мөмкин – сораучысы булса. Инде чакырган-чакырган, тәнкыйтьчеләрнең төрки телләрне минималь күләмдә булса да аңлый торганнарын җәлеп итәргә дә вакыттыр. Гомумән, театр тәнкыйтьчесе бит ул – сәнгатьне тирәнтен аңлый торган, белемле кеше. Сәнгать һәм иҗат “теле”  тәрҗемәсез дә аңлашылырга тиештер, һәрхәлдә, туй генераллары булып килеп утырмаган, аңларга тырышкан белгечләргә. Йә, нинди яңалык әйтә ала инде пенсия яшендәге Карпова? Совет системасында “урыс теле – бердәнбер аралашу теле”, дигән кагыйдәне сеңдергән кешенең фикере калыплашмагандыр, дисезме? 

Проблеманың икенче ягы да бар. Башкала тәнкыйтьчеләре өчен “Нәүрүз” – нәрсә соң ул?  Алар өчен Мәскәү белән Питердан тыш узган фестивальләр – “төбәк фестивальләре”. Гәрчә монда килеп халыкара фестивальнең әһәмияте турында түгәрәк-түгәрәк сүзләр сөйләсәләр дә (хезмәт хакын аклыйсы да бар), чынлыкта башкала белгече Садовое Кольцодан читтәрәк тә тормыш гөрләгәнен, ниндидер иҗат һәм сәнгать барлыгын танымый. Таныса да, өстән карарга күнеккән аңа. Ләкин чакырган җиргә мотлак бара: аларны “башкала белгече” дип каршы алалар, түр башына утырталар, әйткән бер сүзен йотылып тыңлыйлар. Салпы якка салам кыстыргалап куйса – бөтенләй “үзебезнең кеше”, туганнан да якынрак... 
Хәзерге заманда кеше турында аның социаль челтәре дә күпне “әйтеп бирә”. Оештыручылар колагына бер тәкъдимем бар: “Нәүрүз” тәнкыйтьчеләренең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә кунакка кереп чыгыгыз сез, бу белгечне чакырыргамы-юкмы дип баш ватканда, дөрес карар кабул итәргә бик тә ярдәм итәргә мөмкин! Нина Карпова үз аккаунтында төрки халыклар театр фестивален, ичмаса, күңел өчен ник бер искә алсын. Казан, татарлар яки төрки халыклар турында ник бер хәреф язып куйсын. Йә, безне бар дип тә белмәгәннәр безгә нигә хаҗәт икән?! Әйтерсең, тәнкыйтьчеләр бүтән җирдә юк.

“Нәүрүз”гә Уфадан килгән театр белгече Динә Дәүләтшина мисалын гына алыйк: адекват һәм театрның эчен-тышын белгән шәхес дип истә калды ул (шуңа күрә аның социаль челтәрләренә дә кермәдем). Төрки илләрнең һәркайсының үз дәүләт театрлары бар икән, димәк, аларның театр тәнкыйтьчеләре дә бар – алар фикерен белү дә кызыклы булыр иде. Әйтик, Казан мөселман киносы халыкара фестивален уздырганда, тәнкыйтьчеләр мәсьәләсендә баланс саклана – анда экспертлар Мәскәүдән генә түгел, әллә кайлардан чакырыла. Шушы системаны нигә әле “Нәүрүз” театр фестивале өчен дә үрнәк итеп алмаска?!

Ә хәзер Ирада Әюпова һәм Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә әйләнеп кайтыйк. Театр экспертлары югында, аларны үзебездә булдырырга мөмкин бит. Нияз Игъламовны үстергән кебек. Яшьләр үсеп чыксын өчен, шулкадәр күп чыгымнар да таләп ителми. Бары кызыксындырырга кирәктер аларны. Яисә булганнарын максатчан итеп кулланырга кирәк. (Һәм театр, һәм кино өлкәсендә ким дигәндә икешәр-өчәр фамилия санарга булыр иде, сәнгать дөньясы эчендә кайнаганнар аларны барлый ала). Кая киткән соң театр, кино турында фәнни диссертацияләр яклаган, ара-тирә Мәскәүнең абруйлы журналларында мәкаләләрен бастыра торган үз сәнгать белгечләребез? Алар исән, тик хезмәтләренә монда ихтыяҗ булмагач, йә эш юнәлешләрен үзгәртергә мәҗбүр, йә “су астына төшеп ятканнар”.

“Үз илендә пәйгамбәр юк”, диләр. Казанда үтә торган халыкара сәнгать фестивальләренә карата әлегә, ни кызганыч, хакыйкать бу. Югыйсә, башкала белгечләрен чакырганда да хаталардан беркем хали түгел. Башкала эксперты да Аллаһның үзе янында булып кайтмаган – аның белән “гыйшык-мыйшык уйнау” безнең театрларга нинди өстенлек бирә икән? Ә үзебезнекеләрнең уңай һәм тискәре яклары монда яхшы мәгълүм. Гомумән, профессиональлек “башкаланыкы” яки “башкаланыкы түгел” критерийлары буенча бәяләнә алмыйдыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев