Логотип Идель
Блоглар

БАШКА ДАГЫСТАН

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы «Зур гастрольләр» федераль проекты кысаларында Дагыстан республикасының Дербент шәһәрендә булып кайткан иде. Бу иҗади сәфәр хәтер биштәренә нинди бизәкләре белән уелып калды соң? Язмам әнә шул хакта булыр.

СТЕРЕОТИПЛАР ГАЕПЛЕ

Дагыстанга барам дигән сүзең белән берәүне дә гаҗәпләндерә алмыйсың хәзер. Эчке туризм чәчәк аткан соңгы елларда үземнең таныш-белешләрем арасында гына да бу республикага сәяхәт кылучылар шактый. Әллә модага иярү гадәтем булмаганга, әллә электән формалашкан стереотиплар нәтиҗәсе – минем беркайчан да Дагыстанга бару хыялым көчле булмады. Стереотиплар дигәннән... Мин бит туксанынчы еллар баласы. Анда куркыныч, анда тау халкы яши, ә алар ярсу холыклы, алар яугир канлы... Оят булса да әйтим, минем баш миенең Дагыстан дигән файлына менә шушыңа охшаш бәяләмәләр кереп тулган иде. Әллә кайчандыр кемнәрдер тарафыннан махсус кертеп тутырылган идеме?.. Әнә шуңа да сәфәрдән кайтуга: «Ярый әле бардым, ярый әле үз күзләрем белән күрдем!» дигән сүзләремнең сүрүеннән бу илдән (!) алган хис-кичерешләрем саркый иде. Аңлаганнар аңлады...

ҮЗ ТАТАРЫБЫЗ КАРШЫ АЛДЫ

Дагыстан җиренә очкычыбыз шассилары орынуга безне үз татарыбыз каршы алды! Махачкала аэропорты батыр кырым татар егете, ике мәртәбә Советлар Союзы герое, очучы Әхмәт-хан Солтан исемен йөртә! Кемдер өчен әллә ни ис китәрлек әйбер дә түгелдер, әмма минем өчен зур горурлык булды! Әхмәт-хан гаиләсенең, кавеменең фаҗигасе кабатлана гына күрмәсен, тарих тәгәрмәче зырылдап әйләнгән заманда яшибез...

КАСПИЙ БЕЛӘН ТАНЫШУ

Дербент шәһәре – Россиянең иң борынгы каласы. Илебезнең иң көньяк почмакларының берсе. Биредән Азәрбайҗанга кул сузымы гына ара. Шәһәр субтропикларга урнашкан. Без килгәндә Әтнәдә әле каеннар яфрак кына яра башлаган булса, монда инде сиреньнәр шау чәчәктә, бакчаларда инжир, анарлар, урамнарда пальмалар үсә... Торган җиребез Каспий диңгезеннән бер адымда гына иде, төнлә диңгез тавышына йоклап китеп, иртән шул тавышка уяну хыялның чынга ашуы инде, әйеме?

Уяну дигәннән, диңгез без килгәндә шактый дулкынлана иде, шуңа да һава дымлы, минем болай да бик туры булмаган чәчләрем монда торган дүрт тәүлек эчендә бөтенләй дә бөдрәләнеп беттеләр. Көдрә антенналарга әйләнгән чәчләремне юешләп тарап, яулык бәйләп куя идем. Каспий белән танышуның сакраль мизгелләрен ничек кенә тасвирлап бетерим икән? Ул бит тегенди-мондый гына диңгез түгел! Үзебезнең Идел коя торган Каспий! Бәгырьдә таныш җыр сүзләре яңгарды: «Идел буйларына барсам,/ Әйтер идем Иделгә,/ Минем кайгыларымны да/ Алып кит дип диңгезгә...» Шушы диңгез бит инде ул... Шул үзе... Чал Иделнең адәм күтәрә алмас кайгы-хәсрәтен дә, йөрәккә генә сыймас шатлык-сөенечләрен дә сыйдырган Каспий... Мәүлетдин бабам озак еллар хезмәт иткән диңгез... Тамакка утырган төерне йотарга тырышып алга атладым. Дөньяви уйларым салкын акылны эшкә җиекте – без бит диңгез күрергә генә түгел, гастрольгә килдек.

ТӘРҖЕМӘ ӨЧЕН КОЛАКЧЫННАР КИРӘКМӘДЕ

Спектакльләрне тамашачыга Лезгин театры сәхнәсеннән тәкъдим иттек. Совет заманында корылган, алагаем зур бина. Безнең театр кадәр өч булыр. Кыргызстанда вакытта да игътибар иткән идем, ул чорда салынган артык зур биналарны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен бүген артык зур чыгымнар кирәк. Мондый корылмалар миңа һәрчак моңсу күренә – аларда үткәндә калган данлы елларына карата ностальгия сыман тоела миңа.

Синхрон тәрҗемә белән каралган татарча спектакльне тамашачы ничек кабул итәр икән дигән шик бар иде, юкка борчылганбыз. Балалар өчен тамашаны да, өлкәннәр өчен спектакльләрне дә халык бик яратып карады, кайбер урыннарда хисләрен тыеп та тора алмады! Сәнгать чикләрне белми – бу хакыйкатькә инанырга янә бер мөмкинлек булды. «Безгә тәрҗемә өчен колакчыннар кирәкми...» Залга атлаучы тамашачыларга автомат рәвештә колакчыннар өләшкән җирдән сискәнеп киттек. Дагыстан җирендә татарча сөйләшүчеләрне ишетү шундый сәер һәм рәхәт! Үзебезнең татарлар икән бит! Дербент татарлары!

Кулларында – бәлеш! Татар кайда да татар инде ул – театрга да күчтәнәчсез йөрми! Туган өебезгә, Татарстанга кайткан кебек булдык дип, рәхмәт әйтеп туя алмадылар, кочаклашып, туганнарча саубуллаштык. Туган якларына кунакка кайтканда Әтнәгә – театрга килеп чыгарга вәгъдә бирделәр. Без исә ил буйлап, дөнья буйлап сибелгән татарлар арасында якын дусларыбыз тагын да артуына сөендек.

ГАҖӘЕП КЕШЕЛӘР ИЛЕ

Дуслар дигәннән... язмамның башында стереотиплар турындай әйткән идем. Алар миндә генә түгел икән. Дагыстанлылар үзләре үк шуны әйтеп тора – безнең турында башкаларда ялгыш фикер яши, бер килеп күрергә генә кирәк, диләр. Чыннан да гаҗәеп җирләр, гаҗәеп кешеләр иле ул Дагыстан! Аның халкын да мин, наданлыгым сәбәпле, дагыстанлы милләте дип уйлап йөри идем. Баксаң, андый милләт бөтенләй юк икән! Дагыстанлы – ул әлеге республикада яшәүче. Ә милләтләр биредә шулкадәр күп – табасараннар, аварлар, лезгиннар, азәрбайҗаннар... Әлбәттә, аларда да милләт, тел проблемалары бардыр. Әмма миндә биредә һәр халык үз йөзен саклап, үз мәдәниятен үстереп, үз милләтен, үз туган җирен, үз тарихын яратып, аның белән ихлас горурланып яши дигән фикер калды. Ул ярату белән горурлык та башка төрле, без ияләнгән пафоссыз, күзләргә нур булып тула торган якты хисле! Дагыстанлылар үзләре дә гаҗәеп олы җанлы, әйтеп-бетергесез кунакчыл, аралашучан, самими, ярдәмчелләр. Көр күңеллелекне әйтеп тә тормыйм – анысы тәүлек әйләнә!

Соңгы елларда геометрик прогрессия белән арткан туристлар агымы шәһәрнең яшәү ритмын шактый үзгәрткән. Борынгы ефәк юлы, Нарын кала кирмәне кебек һәр ташына тарих әфсен өргән борынгы шәһәрдә җырлаган фонтаннар, ультра заманча парк-скверлар калкып чыккан. Әмма туризмнан кергән акчаларның нәфесле коткысына бирелеп, табигать биргән ихласлыкларын, үз җирләренә булган сабыйларча мәхәббәтне генә югалтмасыннар иде... Дагыстан – хикмәтләр белән шыплап тутырылган сандык кебек. Мин әле аның серле капкачын күтәрә төшеп, бер күз генә сирпедем кебек. Ә гашыйк булу, гадәттә, шул бер күз сирпүдән башлана да бит инде!

P.S. Дербент шәһәренең Табасаран театры июнь аенда безгә – Әтнә театрына гастрольләр белән килә. Туган җиребезгә, халкыбызга без дә гашыйк итә алсак иде аларны! Мәхәббәт җаваплы булырга тиеш, шулай бит?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев