Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    БАТЫРЛЫК ХАСИЯТЛӘРЕ

    Тышсыз дәфтәрдән

    Син кайсы халыктан, дисәләр,
     Батырлар исемен атадым.
     Батырлар утларга керделәр,
     Тик исән булсын дип Ватаным.
     Разил Вәлиев
     Ә батырлык – анысы соңыннан...
     Мөдәррис Әгъләм

    Балачакта кайсы гына малай батыр булырга хыялланмый икән? Бер аралыкта үз героеңны эзләү дәвере булып ала. Эзләгән табар, диләр. Тапкач, син аңа охшарга телисең. Кумир! Хәзерге балалар дәррәү «Гарри Поттер» китапларын укый икән – автор язып өлгертә алмый! – бу шул үзеңә кумир эзләү, герой эзләү мәрәкәсе.

    Чын герой, әлбәттә, хыял дөньясында гына була ала.

    Милли каһарманнарны да бары тик әдәбият кына тудыра. Милләтнең, дәүләтнең янәсе сынмас рухын, йөз аклыгын җиһанга таныткан шәхесләр, текәлебрәк карасаң, бары тик әдәби геройлар гына. Ничәдер ел элек «Имя России» дигән телевикторина булып, анда Александр Невский (дөресрәге, исеме) җиңеп чыккан иде. Кем ул Невский? Сигез йөз ел элек яшәгән бер гади кенәзне нигә урыс халкы Русиянең иң мөһим каһарманы итеп күрә? Нәфис фильмны хәтерлибез! Андагы атаклы гыйбарәне: «Безгә кылыч белән килүче үзе үк кылычтан үтәр». Александр үлеп, күп гасырлар үзгач уйлап табылган сүзләр. Чынлыкта әлеге кенәз Бату ханның тугры вассалы була, сюзерены ярдәме белән бик күп кан кардәшен кылычтан үткәрә. 

    С. Злобин романы Салават Юлаевны сәмави биеклеккә күтәрде. Әдәби герой бераздан бөтен бер халыкның гәүдәләнеше булды да куйды. Мин Салаватның батырлыгына шик белдермим, колонизаторларга каршы күтәрелү өчен олы йөрәк кирәк. Тик ул бүген яшәсә, аны кем дип атарлар иде икән? 

    Һәр заманның – үз герое. Әдәби каһарманнар, замана таләпләренә тәңгәл килсә генә, күңелдә яши ала. Югыйсә, хәтердән җуела – йә вакытлыча, йә бөтенләйгә. Салават совет чорында ярлыларны байгураларга, патша ялчыларына каршы күтәргән юлбашчы булса, туксанынчы елларда милли-азатлык көрәшенең каһарманы иде. Бүген безгә кайсы ягы белән борыласын да гөманлавы авыр түгел, ул урыс белән башкорт дуслыгына нигез салучы булыр, мөгаен.

    Җитмешенче елларда исә без сугыш геройлары белән хыяллана идек. Авыл клубына кинофильм килсә, малайлар арасында беренче сорау: «Сугыш турындамы?» Кич белән авыл урамнарында малайларның «тырр-тырр» дип кычкырулары яңгырый, дошманга ут сиптергән агач автоматларның тавышы бу...

    Сугыш турындагы китапларны чират торып укыйбыз. Г. Әпсәләмов, Ш. Рәкыйпов, С. Шакир, З. Әхмәтҗанов – безнең өчен иң зур язучылар. Заманга бераз үпкә дә бар: нигә ул Һитлер дигән сасы көзән соңрак туып, хәзер сугыш башламады икән? Безнең кулга эләгәсе иде бит! Ләкин өмет тә юк түгел: Америкада сугыш чукмарлары күпләп яши, имеш. Шулар бәреп керә-нитә калса... Һи-и, без аларны! Тырр-тырр...

    Төштә дә атакага күтәреләбез: «Ватан өчен!» «Сталин өчен!» дигәне әле безгә мәгълүм түгел (солдатларны атакага күтәргәндә, командирлар һәм политруклар шулай кычкырырга тиеш булган). Шулай да кайбер машина тәрәзләрендә корыч мыеклы Сталин рәсемнәре пәйда була башлаган еллар. Кара базарда бер сумга саталар икән.

    Советлар Союзы Геройлары – безнең өчен буй җитмәслек, уй җитмәслек кешеләр. Аларны күргән юк. Шулчак ишетәм – күрше Тукай авылында туып-үскән Гыйният Гобәйдуллин бүген дә исән, Горький (Түбән Новгород) шәһәрендә яшәп ята, диләр. Туганнарыннан адресын алып, хат яздым мин моңа. Мине берничә сорау борчый иде: Советлар Союзы Герое исеме алырлык батырлыкны ул ничек кылган? Балачактан ук әзерләнгәнме?

    Хәзерге шартларда Советлар Союзы Герое булу ихтималы бармы? Фикер сөрешем аңлашылса кирәк... Җавап озак көттермәде, хаты белән бергә Алтын Йолдыз тагып төшкән фотосын да салган Гыйният абзый. Минем өчен бу батырлыкның үзенә орыну иде. Хаты гына бик ошап җитмәде – герой мине яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, ярдәмчел булырга өндәгән. Гап-гади бер укытучы кебек. Йә, герой сүземе инде бу?

    Герой исемен Гыйният абзыйга 1942 елның башында бирәләр. Берничә кеше белән разведкага барганда алар кырыклап немецка тап була. Әлеге сугышта минем якташтан башка беркем дә исән калмый. Ничек горурланмыйсың! Ул чагында мин Казан балалар матбугатында актив хәбәрче, бераздан «Яшь ленинчы»ны тутырып мәкаләм чыга: «Ялгыз калган яралы Гобәйдуллин соңгы атакага күтәрелгән фашистларга ут ачты. «Үтә алмассыз, кабахәтләр!» дип кычкырды ул ярсып. Дошман бер-бер артлы җиргә ауды. Тагын пуля тиеп аңын югалтыр алдыннан батыр сержант немец майорын атып екты». Миңа бу вакытта унике яшь идеме соң...

    И. Эренбург «Татарлар» дигән язмасында һәлак булган бер немец ефрейторының кесәсендә табылган хаттан өзек китерә: «Монда безгә каршы татар күп. Болар – шашкан халык. Мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем».

    Реклама

    Ефрейтор соры солдат массасыннан татарны ничек аергандыр, әйтә алмыйм, тик татарның «уртак ватан» өчен арысландай сугышуын хәтта дошман да таныгач – ничек горурланмыйсың!

    Әлбәттә, бер халыкны да бу батыр, бу куркак дип бүләргә ярамый. Ләкин халыклар арасындагы аерманы да күрмәү мөмкин түгел. Чәчәннәрнең батыр, сугышчан халык булуын кем генә инкяр итә ала? Хәлбуки, алар арасында да хаиннәр, куркаклар бардыр.

    Татарның сугыштагы геройлыгы, минемчә, күндәмлек белән бәйле.

    Советлар Союзы Герое исемен алучылар арасында урыслар, украиннар, белорусслардан соң татарлар дүртенче урында тора. Халык санына нисбәттә, без – өченче урында. Моңа ничек шаккатмыйсың... Югыйсә, татар бит – берничә гасырга хәрби эштән бөтенләй читләштерелгән халык. Безнең бабаларга тимерчелек белән шөгыльләнү дә тыелган була. 

    Батырлыкның хасиятләре төрле. «Безумству храбрых поем мы славу», – дип язган Горький. Ләкин бит батырлык акыллы да була ала. Сугышта дошманны үз кулың белән физик яктан күпләп юк итү аерата тәэсирле, сүз дә юк. Ләкин дистәләрчә, ә кайчакта меңнәрчә һәм хәтта миллионнарча гомерне коткарып калу батырлыгы белән чагыштырып буламы соң аны? Ә бит күп очракта андый батырлык бөтенләй билгесез кала. Әгәр Р. Зорге японнар тарафыннан фаш ителмәсә, аны кем генә бүген белер иде. Америкада совет резиденты булган Исхак Әхмәровны кем хәтерли?

    М. Җәлилгә Герой исеме бирү шулай ук могҗизага тиң. Ул бит сугышта бер генә дошманны да үтермәгән! Уйлап баксаң, аның төп батырлыгы шигырь белән, сүз белән милләттәшләрнең рухын күтәрү, киләчәк көнгә өмет уяту.

    Тик гильотинада башларын кисмәсәләр, Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең батырлыгы җиһанга яңгырар идеме соң?

    Тугызынчы майда алдыбызга тезелеп баскан ветераннарның түштәге орден-медальләрен барлый идек. Кемдә күбрәк? Бернинди бүләксез чын батырлар булуы турында без соңрак белербез. Тик кеше ялтыравыкка кызыгучан. Аның ышандыру көче зур. Һәр ялтыраган алтын түгел, дисәләр дә, йә, кем аны тикшереп йөри... 

    Маршал Жуковның барлык орден-медальләрен тагып төшкән фотосын күргәнегез бардыр. Совет чорында ул – иң күп регалияләргә ия булган шәхес. Һәрбер йолдызда, һәрбер тәредә (чит ил бүләкләре) һәлак булган йөзләрчә мең билгесез солдатның каны җемелди гүя. Французлардан иң күп орден-медальгә генерал Марсель Бигеар лаек була. Алманнардан ас очучы Һанс Рудель, американнардан лейтенант Оди Мэрфи...

    Ә инглизләрдән иң күп хәрби бүләкне Беренче дөнья сугышында капрал Уильям Кольтман ала. Ул хәтта Бөекбританиянең иң югары ордены Виктория Тәресе белән дә бүләкләнә. Гадәттә, аны искиткеч батырлык кылганнарга үлгәннән соң бирәләр. Бүген бары тик җиде кеше генә әлеге бүләккә ия икән.

    Иң гыйбрәтлесе – Кольтман үз гомерендә беркемне дә үтермәгән! Сугышка үз теләге белән барса да, баптист булганга ул кулына корал алудан катгый баш тарта. Һи, бездә аны хәрби трибунал хөкеме белән шунда ук атып егарлар иде. Инглизләр исә егетне санитар итеп билгели. Сугыш дәвамында ул яу кырыннан ут яңгыры астында йөзләрчә яралыны алып чыга. Һәм, Ходаның хикмәте, бер тапкыр да яраланмый. 

    Җитәр, дидем дә каләмне куеп телевизорны кабыздым. Ату тавышлары яңгырады. Батыр урыс солдатлары тауларда чәчән бандитларын кыра иде...

    Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе