Логотип Идель
Блоглар

Байкал (Сәяхәтнамә)

Июнь аенда Байкалда унсигезенче мәртәбә халыкара шигърият фестивале узды. Чакырылган кунаклар арасында мәркәзебез шагыйрьләре Эдуард Учаров һәм хезмәттәшебез Галина Булатова да бар иде. Мавыктыргыч сәяхәттән кайткач, алар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Июнь аенда Байкалда унсигезенче мәртәбә халыкара шигърият фестивале узды. Чакырылган кунаклар арасында мәркәзебез шагыйрьләре Эдуард Учаров һәм хезмәттәшебез Галина Булатова да бар иде. Мавыктыргыч сәяхәттән кайткач, алар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Безнең белешмә: 
Эдуард Учаров – шагыйрь, эссе остасы, мөхәррир, мәдәнитрегер. 2013 елда Казанда узган Әдәби универсиада шагыйрьләр турниры җиңүчесе. «Стиходворения» китабы авторы (2018). Үзәк китапханәдә «Калитка» әдәби кафе җитәкчесе. 

Кереш
Бала вакытта Байкал – минем өчен күршеләрнең бозау кадәр немец овчаркасы иде. Алагаем зур, йонлач, акыллы.
Соңрак аның лимонад икәнен белдем. Яшел төстә, бозлы, эчкәндә дөрес юлдан китмәсә, газы башка бәрә, борынны ярып чыга. 
Бераз акыл керә башлагач, Байкалның бөтенләй булмавын аңладым. Үз күзләрем белән күреп, суында кулны чылатмый торып, аның барлыгына ничек ышанасың, ди. Кем нәрсә сөйләмәс, белмәссең. 
Байкалны күрергә быел җәй кузгалдык. Урау юл сайладык: Екатеринбург, Красноярск кебек шәһәрләрдә тукталдык. Хәзер беләм, андый калалар бар. 
Иркутскида исә безне Анатолий Кобенков исемендәге Халыкара шигъри фестиваль көтә иде. Чараны искиткеч талантлы шәхесләр Андрей Сизых һәм Анна Асеева унсигезенче мәртәбә уздыра. 
Фестивальдә катнашу белән берочтан Байкалны күрү бәхете елмайды да инде. Әгәр бу якларга үз җаебыз белән кигән булсак, Листвянкага – халык иң күп бара торган урынга эләгә идек. Анда туристлар Байкалдан шаулап агып чыккан Ангара елгасын күзәтергә ярата. 
Фестивальнең саубуллашу кичәсеннән соң, Байкал кыяташларында учак ягып, шигырь укып, җырлап утыргач, Андрей белән Анна безне Кече диңгезгә, изге Ольхон утравына алып китте. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Ольхон Капкасы бугазына кузгалдык.

 «Бурханлау»
Шулай итеп, без Байкалның үзенә барабыз. Иркутск җирлегенең чагыштырмача тигез юлы хәтәр калку таучыкларында сикереп-сикертеп ала. Тозлаклар җем-җем килә. Юл буенда күзгә чалынган гадәти булмаган читәннәр саны да әкренләп арта. Төрле рәвешле һәм төрле төстәге баганалары ниндидер йоланы үтәүне күздә тотып эшләнгән шикелле тоела. Читәннәрнең берсе янына утыргач, барысы да ачыкланды. Байкалга баручы һәркем өчен мөһим йола – «бурханлау» («побурханить»). Ягъни биредәге гайре табигый көчләрдән хәерле юл һәм күлдә уңышлы көннәр сорыйсың. Сәдака калдырсаң, тагын да яхшы. Аны шул баганаларга куярга кирәк. Кызганыч, безнең кесәдә тәңкә акча табылмады. Бөек рухларның берсе – Бурханны хөрмәтләмәвебез фотоаппарат аккумуляторын югалту белән тәмамланды. Байкал кырыс, әмма гадел!

 

Позы һәм бухлер
Юлда барганда, карын ачып, капкалап алырга туктадык. Бинага эленгән «Позная» дигән исем фәлсәфи мәгънәгә ия һәм әйтеп бетерелмәгән сүз кебек тоелды миңа. Андый атамаларга Иркутскида вакытта ук игътибар иткән идем. Мондый язулар күзгә ташланганда һәрчак исем өстәп куясы килә. Акылым да һич тынычлана алмый: «позная» сүзе нәрсә дигәнне аңлата соң? Баксаң, басым беренче иҗеккә төшә икән. Позная – бурят кухнясы ризыгы, «позы» дигән мәгънәдә (бурятча бууза, монголларча бууз була). Милли сыйларның патшасы исә – бухлёр ашы. Даһи әйберләр гади була, монда да бернинди артык нәрсә юк – бәрән итен кискәләп борычлы суганлы куе шулпада пешерәләр. Тәме искиткеч!

Байкал суы салкыны
Ниһаять, без Байкал ярында басып торабыз. Яшәү урыныбыз – туристлар базасы. Хикмәтле агач йортлар нарат бүрәнәдән салынган, бурят евротирмәләре дә бар. Кыялардан берничә метр гына ераклыкта риваятьләргә бай Байкал җәйрәп ята.
Һичшиксез, су коенырга кирәк! Суы җылы түгел, июньдә бигрәк тә. Тугыз градустан артмый. Минем кебекләр өчен боз инде. Нәкъ Воннегут язганча. Ләкин февральнең чатнама суыгында Зәңгәр күлгә чумган казан моржларын бу гына куркытамы соң?! Чуерташтан йөгереп килеп күлгә чумабыз, тамчылар чәчри, бию, кушылып улау китә.
Беренче күрүем – ярдан әз генә эчкәрәк кереп аска баксаң, төптә әллә нинди вак ташлар җемелдәп ята. Су үтәкүренмәле, төсе гел алышынып тора.
Кызганыч, бу матурлык белән озак хозурланам димә. Тәндәге соңгы бөртек җылы эреп юкка чыга, салкын йөрәккә үк үтеп керә. Зәп-зәңгәр булып, әмма канәгатьлек хисе, көч алып чыгасың. 
Олыгаюдан тутыгып саргаеп беткән баскыч буйлап кыяга күтәреләбез. Ә анда учак җылысы, гитара, бер кочак шигырь.

 Ольхон
Икенче көнне иртәнге аштан соң евротирмәдә яшәүче аурупалылар белән аралашып, аларның Зур һәм Кече диңгезгә атта йөрергә барырга җыенуларын белгәч, без – Казан-Иркутск-Мәскәү кешеләреннән торган кечкенә генә төркем – Ольхонга юл тоттык. Бу – күлнең сакраль һәм төп утрауларыннан берсе. 
Сахюрта бистәсе аша кичүгә барганда яшен тизлегендә һава торышы алышына. Әйе, безне алдан ук: Байкалның холкын чамалап булмый, дип кисәттеләр анысы. Ул моны үзе раслады. Әле генә кояш елмайган чалт аяз күк йөзен мизгел эчендә кургаш болытлар каплап алды да җилле яңгыр коеп китте. Ә без футболка һәм шортиктан гына. Төркемдәгеләрнең: «Паромда ачык суга чыккач, тагын да салкын булачак әле», – диюләренә елмаеп кына куйдык. 
Менә паром яр буена килеп туктады. Аннан кытайлар, японнар, монголлар коела. Алар төшеп беткәч, без утырдык. Паром бушка булып чыкты. Көне буе тегеннән монда йөрсәң дә сүз әйтүче юк икән. 
Юлның яртысына җиткәндә яңгыр сибәләүдән туктады. Соры су да юкка чыкты, Ольхон Капкасы ягыннан ачылып килгән күк йөзеннән Байкал зөбәрҗәт төсенә кергән иде.
Утрауга аяк баскач, Шаманкага да, сихри көчкә ия башка урыннарга да бармадык, сул якка – тауга таба юнәлгән сукмак буйлап киттек. Өскәрәк күтәрелгән саен кояшта алтынсу төскә күмелеп җемелдәгән Байкалның искиткеч гүзәл киңлекләре ачыла. Ярлары әллә нинди төсләргә чумып утыра күк. Эһ, тау өстендәге кулдан эшләнгән пирамидаларның берсендәге ташка әйләнеп, беркайчан да шуннан кузгалмаска иде. Суларга, хозурланырга, күзәтергә...

Дәвамын "Идел" журналының август санында укыгыз

 

Эдуард Учаров

Энҗе Басыйрова тәрҗемәсе
Эдуард Учаров һәм Галина Булатова фотолары  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев