Логотип Идель
Блоглар

Бөекләребезне чит илләрдә танытучы

Матбугатта бер матур традиция яши: апрель аенда һичшиксез Тукай искә алына. Үзен хөрмәт иткән һәр матбугат чарасы, каләм әһеле моны изге бурычы дип саныйдыр кебек. Хәтта чит илгә китеп яши башласа да, татар галимнәре, әдипләре, журналистлары милли әдәбият күгендәге йолдызларыбызны онытмый.

Матбугатта бер матур традиция яши: апрель аенда һичшиксез Тукай искә алына. Үзен хөрмәт иткән һәр матбугат чарасы, каләм әһеле моны изге бурычы дип саныйдыр кебек. Хәтта чит илгә китеп яши башласа да, татар галимнәре, әдипләре, журналистлары милли әдәбият күгендәге йолдызларыбызны онытмый. 

Тукай һәм башка мәшһүрләрне искә алуда Төркия авазы бигрәк тә көчле яңгырый.  Төркиянең төрле матбугат чараларында Тукай гына түгел, Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Ризаэтдин Фәхретдин исемнәре шактый еш телгә алына.

Быел яз башында Ауразия язучылар берлегенең «Кардәш каләмнәр» журналы татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан шигырьләрен бастырып, мәкалә урнаштырды. Тәрҗемәләр һәм мәкалә авторы – Карс шәһәренең Кавказ университеты доценты Чулпан  Зарипова-Четин  (Чулпан Зариф). Галимә төректелле укучыларны Сәгыйть Рәмиевнең (1880-1946) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Шулай ук талантлы шагыйребезнең шәхесенә игътибар юнәлтә, татар һәм төрки шигърияткә керткән яңалыгын да күрсәтә. Мәкаләдә Сәгыйть Рәмиевнең (1880-1946) иҗатташлары, фикердәшләре белән мөнәсәбәтләргә, бигрәк тә Габдулла Тукай белән дуслыгы турында мәгълүматка урын бирелә.

Апрельдә Төркиядән Чулпан Зарипова-Четиннең Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукайны янә телгә алган икенче бер күләмле мәкаләсе килеп иреште. Ул “İKİ BÜYÜK ŞAHSIN ASTRAHAN BULUŞMASI: SEGIYT REMİYEV VE NERİMAN NERİMANOV (1910-1913)” (“Ике бөек шәхеснең Әстерханда аралашуы: Сәгыйть Рәмиев һәм Нариман Нариманов (1910-1913)” дип атала. Ул Төркия, Русия, Әзәрбайҗан, Грузия галимнәре хезмәтләреннән торган монографиядә урын алган. Чулпан ханымның мәкаләсе китапның саллы гына бер бүлеген тәшкил итә.

Фәнни, шул ук вакытта киң катлау укучы өчен аңлаешлы телдә язылган мәкаләдә Чулпан Четин өч мәгълүм шәхес: Сәгыйть Рәмиев, Нариман Нариманов һәм Габдулла Тукай тормышының Әстерханга бәйле эпизодларын гәүдәләндерә. 

Сәгыйть Рәмиев, төрле татар матбугат чараларында эшләгәннән соң, “кара реакция еллары”нда Әстерханга китәргә мәҗбүр була. Анда ул җирле татарларның “Идел” газетында башта – җаваплы сәркәтип, соңрак рәсми баш мөхәррир булып эшли (1910-1914). Шушы елларда Әстерханда әзәрбайҗан халкының күренекле язучысы, педагог, драматург, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм табиб Нариман Нариманов (1870-1925) та сөрген срогын уза. Рәмиев һәм Нариманов танышып, иҗтимагый эшләр аркылы якынаеп, дуслашып китәләр. Әстерханның төрки-татар иҗтимагый тормышы гөрләп тора: ярлыларга ярдәм күрсәтелә, театраль һәм әдәби кичәләр үткәрелә... 

Белгечлеге буенча Нариманов табиб була, туберкулезны да  уңышлы гына дәвалый. Туберкулез белән көрәшүдә бер чара буларак ул ел саен ромашкалар чәчәк аткан вакытта “Ак чәчәкләр” бәйрәмен уздыра. Ул чарада Сәгыйть Рәмиев тә һәрвакыт катнашып килә торган була.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, Сәгыйть Рәмиев Казанда калган җан дусты Габдулла Тукайның саулыгы өчен борчыла, аны танылган докторга күрсәтәсе килә. Шулай ук көньяк һавасының сихәтенә өметләнеп, Тукайны Әстерханга чакыра. Чакыруны кабул итеп, Тукай бирегә 1911 елда “Тургенев” пароходында килә. Ул “Ак чәчәкәр” көнендә катнаша, дип укыйбыз мәкаләдән.  Нариманов әлеге бәйрәмдә авыр чир һәм аның белән көрәшү турында сөйли. Габдулла Тукай – татар халкын тәраккый иттерү хакында ачык һавада чыгыш ясый. 

Сәгыйть Рәмиевнең тормышын һәм иҗатын, шулай ук Нариман Наримановның Бакудагы музей-йортындагы архивын, башка бик күп истәлекләрне, хатларны өйрәнгән Чулпан Зарипова-Четин Тукайның Әстерханда бер ай буе яшәвен, мондагы һаваның, табиб дәвасының, кымызның, рухи аралашуның аңа килешүен ассызыклый. Тукай хәтта 2011 елның июлендә дусты Әхмәт Урманчиевка үзенең монда ит ашап, кымыз эчеп торуы, рухи һәм физик хәленең әйбәтләнүе турында хат яза. Шагыйрьнең ул чакта хыяллары зурдан: казакъ далаларына барырга, хәтта ки 1-2 атна Төркияне иңләп кайтырга... Ләкин тәҗрибәле доктор Нариманов Тукайның саулыгы турында дөреслекне Рәмиевтән яшерми: соңга калынган шул инде. Их, бер-ике елга алданрак дәвалый башлаган булсаларчы...

Әстерханда чагында Габдулла Тукай Нариман Нариманов белән шактый еш очраша, аның идеяләре белән таныша, фикердәше итеп күрә. Кызганыч, автор әйтүенчә, Тукайның Әстерханда чакта Рәмиев һәм Нариманов белән бергә төшкән фотолары ачыкланмаган. Әлеге язмада кулланылган фотода исә икенче рәттә, сулдан дүртенче – С. Рәмиев, беренче рәттә уртада, ак киемнән – Н. Нариманов. Бу фотосурәт – Ч. Зарипова-Четин һәм Наримановның Бакудагы музей-йорты белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.   

Икенче фотода картуз кигән Тукайны Әстерханның татар зыялылары арасында күрәбез. Шагыйрьнең сул ягында – Солтан Зәйни, уңында – Сәгыйть Рәмиев. Тукай яисә Зәйни артындагысы (баскан) –  Ч. Четин фикеренчә, Гафур Колахметов булса кирәк.

Өченче сурәтне фотошоп “җимеше” дип уйламагыз, анысы да узган гасыр башында Әстерханда төшерелгән.  

(Лирик чигенеш: Әзәрбайҗан әдәбиятына, әзәрбайҗан халкына Тукай исеме мәгълүм. Ә Нариман Нариманов исеме Татарстанда мәңгеләштерелгән: торак пунктларында аның исемен йөрткән урам бар. Шунысы кызык, Казанда Нариманов урамы Тукай урамы белән янәшә генә урнашкан. – Р.С.) 

...Шулай итеп, төрки халыкларга быел да Тукай, Рәмиев кебек шәхесләребез турында мәгълүмат алу мөмкинлеге ачылды. Берничә ел элек Чулпан Зарипова-Четин инде Габдулла Тукайның тормышы һәм мәхәббәте турында әдәби әсәрне төрекчәгә тәрҗемә  иткән иде, анысы Арча ягы кызыннан Тукай рухына дога булып ирешсен. Моңа өстәп, галимә татарның башка мәшһүрләре турында да яза, телевидение программаларында чыгышлар ясый. Егерме ел Төркиядә яшәп, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый һ.б. әсәрләрен татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итә, егерме ел буена татарны таныта галимәбез. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев