Логотип Идель
Блоглар

Бердәм дәүләт изасы

Күренекле шагыйрь, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратның моннан җиде ел элек ак кәгазьгә теркәгән кичерешләрен кулга алып, бер мәл аптырап калдык. Шул вакыт эчендә ни дә булса үзгәргәнме?

Мәктәп укучыларының гына түгел, ата-аналарның да баш бәласенә әйләнгән – Бердәм дәүләт имтиханнары турында, үз башыннан кичкәннәр «булды башыма җәфа», дип кенә бәяли. Күренекле шагыйрь, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратның моннан җиде ел элек ак кәгазьгә теркәгән кичерешләрен кулга алып, бер мәл аптырап калдык. Шул вакыт эчендә ни дә булса үзгәргәнме? Менә сез дә укып карагыз әле.

Ничә гасыр бер имтихан бара,

Ничә гасыр бер үк сынаулар.

Соравы да шул ук – үз телеңдә

Җавап табалмастай сораулар.

Бу җиһанда кай кавемнәр яши

Ил-телләтә ясак түләп тә.

Ничә гасыр бер үк сынау бара

Бүленмәс һәм бердәм дәүләттә.

Русиянең балигълык яшенә җиткән балалары менә берничә ел инде бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безләрне әнә шуңа инандырырга тырыша. Әлеге реформаның барышын эреле-ваклы мәгариф чиновниклары гына түгел, ил җитәкчеләре дә һәрдаим күз уңында тота. Әнә, имтиханга кесә телефоннарын алып керүне тыю турында да күрсәтмә иңдерелде. Ягъни сынау бирүче яшь-җилкенчәкнең тышкы дөнья белән бернинди дә элемтәсе булмаска тиеш. Дөрестән дә, безнең хәзерге нанобашларга ышаныч аз шул, алар кесә телефонын гына түгел, хәтта гап-гади күлмәк төймәсен дә БДИ тапшыру өчен җайлаштырып куярга мөмкин.

Без бүген очы-кырые күренмәгән реформалар дәверендә яшибез. Тормышның кайсы гына өлкәсен алып карама, анда ниндидер сәер әверелешләр күзәтелә. Һәм алар, нигездә, барысы да оптимальләштерү сылтавы белән алып барыла. Ә юкса бу кәлимә җәмгыятьне оптималь хәлгә китереп, халыкны оптималь шартларда яшәү хәстәрен күрү дигәнне дә аңлата булса кирәк. Аңлатуын-аңлатадыр да, бәлки, үзебез генә аңышмый торабыздыр. Ни дисәң дә, без бит бердәм дәүләт имтиханы биреп караган кешеләр түгел.

Әмма бәгъзеләр БДИны күпме генә үтереп мактамасын, аны һич кенә дә Русия акыллыбашлары уйлап чыгармаган. Цивиль илләр бу тәҗрибәне үз мәктәпләрендә инде әллә кайчан сынап караган. Кайберләре, белем бирүнең сыйфаты начарая баруын күреп, аннан бөтенләй баш тарткан, икенчеләре, БДИ тапшыру шартларын гадиләштереп, укучыларга, үз сәләтенә карап, тестларны сайлап алу мөмкинлеге биргән. Япониядә, мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучылары бер генә мәҗбүри имтихан тапшыра, ә югары уку йортына керер өчен анда, вузның юнәлешенә ярашлы рәвештә, аерым сынау бирү каралган. Ә инде Алмания, Франция, Италия кебек илләрдә БДИ бөтенләй дә юк.

Русиядә бердәм дәүләт имтиханы, тәҗрибә рәвешендә, 309 нчы федераль закон кабул ителгәнче үк гамәлгә кертелә башлады. Ә инде безнең халык телендә шундук «өчле-тугызлы» дип тамгаланган әлеге канун моңарчы чагыштырмача тотрыклы эшләп килгән Русия мәгариф системасын глобальләштерә башлауның прелюдиясе булды, дисәң дә ярый торгандыр. Әгәр инде укыту программасыннан милли-төбәк компоненты алып ташлана икән, димәк, мәгарифнең милли йөзе дә юкка чыга, дигән сүз. Дөресрәге, һәр мәктәп – чуашныкымы ул, әллә вайнахныкымы, башкортныкымы ул, әллә татарныкымы – бер үк төрле уйлый, бер үк төрле сөйләшә, бер үк төрле сөешә торган «россияннәр» укытып-тәрбияләп чыгарырга тиеш була. Кемнәрдер уйлаганча, БДИ да, 309 нчы федераль закон да адәм баласына һич кенә дә төпле, тирән белем бирүне күздә тотмый, аның ахыр максаты, инде аңлашылганча, Русияне тоташ урыслаштыруга кайтып кала кебек. Ышанмасагыз, әнә, федераль телеканалларны ачып карагыз – бүген аларның һәркайсыннан милли республикаларны бетерү кирәклеге турында бәхәс куерталар. Хәер, бу очракта бәхәс дию дә дөрес түгелдер, чөнки әлеге мәсьәләдә уңнарның да, сулларның да фикере мотлак туры килә. Алар уенча, янәсе, СССРның таркалуына да әлеге дә баягы милли җөмһүриятләр генә сәбәпче булган, әгәр вакытында чара күрелмәсә, Русияне дә шул ук язмыш көтәчәк икән. Сүз дә юк, аргумент шәп, нәкъ Жириновскийча! Элегрәк бу хакта бер Вольфович кына кычкырып әйтә иде, хәзер исә барысы да шул бер балык башын чәйни. Ләкин шунда, милләтләр мәнфәгатен кайгыртып, ник берсе сыңар кәлимә-сүз ычкындырсын. Әйтерсең, алар бу илнең тигез хокуклы ватандашлары түгел, әйтерсең, Русиядә бәхетле тормыш корыр өчен алар гына комачау итә. Шуңа күрә ул «нацмен»нарны «эретү казаны»нда кайнатып, уртак телле, уртак динле, уртак тарихлы күндәм кавемгә әйләндерү неоколониаль даирәләрнең һәрдаим иң зур хыял-максаты булып тора да инде. Русиядә бу золымның озын-озак гасырларга сузылган тарихы бар. Әллә ни ерак дәверләргә китмәстән, совет заманында ул башлыча интернационализм шигаре астында гамәлгә ашырылса, хәзер бу эш ачыктан-ачык, әмма кануни төс биреп алып барыла. Ни әйтсәң дә, ил башында юристлар утыра ич.

Бактың исә, күпмилләтле дәүләттә Милләтләр эше министрлыгын булдыру зарурлыгы да юк икән. Янәсе, чиновниклар санын ишәйтеп, акча туздырып ятудан ни файда? Чыннан да, дәүләт агайлары күзаллавынча, илдә милли мәсьәлә менә-менә «хәл ителергә торганда» ниндидер яңа министрлык оештыру ниемә хаҗәт?

РФ Дәүләт Советы Президиумының милләтара сәясәт мәсьәләсенә багышлап, Уфада узган киңәшмәсе алдыннан, Русия Президенты Д. Медведев Федераль Җыен палаталарының җитәкче даирәләре белән очрашты. Әмма анда, ни гаҗәп, «урыс мәдәниятен һәм урыс характерының иң яхшы сыйфатларын үстерү»дән тыш, Русиядә яшәүче башка милләтләрне кайгырту турында бер сүз дә булмады. Аның каруы, чыгыш ясаучыларның һәркайсы, бер-берсен уздыра-уздыра, Русияне бәхеткә тиендерергә тиешле чаралар күрү кирәклеге турында сөйләде. ЛДПР фракциясе башлыгы И. Лебедевча, әйтик, Конституциягә үзгәрешләр кертеп, беренче чиратта, милли-территориаль бүленешне бетерергә һәм илне губерналаштырырга кирәк икән. КПРФ фракциясе җитәкчесе Г. Зюганов та һаман шул бер сүзне кабатлады: «Урысларның дәүләт төзүче халык икәнен хакимият рәсми төстә белдерергә тиеш, дигән карашны мин тулысынча хуплыйм, – диде ул. – Ә консолидациянең үзәген өч бердәм халык – урыс, украин һәм белоруслар тәшкил итәргә тиеш». Аныңча, илдә яшәүче төрки, фин-угыр һәм башка җирле кавемнәр Русияне берләштерүгә яраксыз икән. Ул шулай ук украин һәм белорусларны урыс халкына кушарга да чакырды. Күренә ки, бу урыс патриоты безне генә түгел, хәтта славян дип йөртелгән үз кардәшләрен дә хөрмәт итми. Юкса, алар күптән инде бәйсез дәүләт корып яши ләбаса. Әллә бөекдержавачылык сөреме аңны гына түгел, хәтерне дә томалыймы?

Әлеге очрашуда Федераль Җыенның түбән палатасы җитәкчесе Б. Грызлов та үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерде: «Русия империясе үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән территорияләр хисабына төзелә. Ул әлеге территорияләргә һәрвакыт толерант мөнәсәбәттә була. Урыс халкының төп сыйфаты – без башкалар белән һәрчак дус, туган булып яшәргә телибез. Бу сыйфат башка милләтләргә хас түгел», – диде ул.

Әгәр бу сүзләрне «ВКП(б)ның кыскача тарихы»ннан гайре китап укып карамаган кеше әйтсә, әллә ни гаҗәпләнмәс тә идең. Ә менә дәүләт агайларын чын тарихтан бихәбәрдар булып яшәү бөтенләй дә бизәми ләбаса. Әллә «халыклар дуслыгы» мәсьәләсен хәл кылганда тарихта казыну үз-үзеңә кабер казуга бәрабәрме?..

Русия мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, тиздән мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тарих фәнен укыту мәсьәләләренә багышланган зур киңәшмә булачак икән. Билгеле, анда, беренче чиратта, Русия тарихын ни рәвешле укыту турында сүз барырдыр. Илнең иң югары рәсми даирәләре дә Конституциядә беркетелгән милли хокукларны гамәлдән чыгарырга өндәп, чыгышлар ясаганда, ул фәннең алга таба ничегрәк укытыласын күзаллавы кыен түгел, әлбәттә. Һәм, гомумән, 309 нчы федераль закон үзе дә асылда гуманитар фәннәрне (беренче чиратта, тарихны) укытуда «тәртип урнаштыру» өчен уйлап чыгарылды шикелле. Юкса, һәр халык үзенең хак тарихында казгана башласа, көннәрнең берендә империячел кыйммәтләрнең демократик кыйммәтләр белән дә алышынып куюы мөмкин ич.

Шулай да мәгарифне реформалау өлкәсендә кызганыч күренешләр генә түгел, кызык хәлләр дә күзәтелә. Мәсәлән, соңгы вакытта мәктәпләргә яңача укыту стандартлары кертү турында бик күп сүзләр сөйләнде. Әмма 2011 елның 15 февралендә кабул ителергә тиешле әлеге яңалыкны бик тиз генә сукно астына яшереп куйдылар. Сәер хәл: юкса бит бердәм дәүләт имтиханы да, 309 нчы федераль канун да бик җиңел генә аякланып киткән иде. Ә бу юлы ни-нәрсә булды соң? Яңа стандартларның кемгә нәрсәсе ошамады? БДИны да, «өчле-тугызлы» законны да җиңел генә йотып җибәреп, авызына су кабып торган урыс зыялылары ни өчен әле капылт кына яңа федераль дәүләт стандартларына дәррәү каршы кубасы итте?

Бактың исә, яңа стандартлар буенча, өлкән сыйныф укучыларына «Дөньяда Русия», тормыш иминлеге нигезләре, физкультура һәм шәхси проект предметларын өйрәнү генә мәҗбүри итеп куела, һәм бу исемлектә урыс теле һәм әдәбияты дә, тарих та, математика да, чит тел дә юк икән. Кыскасы, аларны өйрәнү-өйрәнмәү укучыларның үз ихтыярына калдырыла.

Күрәсең, мондый сәер стандартлар, чыннан да, сәламәт рухлы, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерергә исәпләнмәгән булса кирәк. Киресенчә, бу проектта Русиянең яшь буынын дөнья көтәргә яраксыз хәлгә китерү омтылышы ачык шәйләнә кебек. Гомумән, бүген мәгариф өлкәсендә бертуктаусыз реформалар ясап, тәҗрибәләр үткәреп матавыкланулары бик тә шикле гамәлгә охшап тора. Ахыр чиктә, БДИ да, 309 нчы федераль закон да шушы ук тәҗрибә җимешедер. Дөрес, болары урыс һәм урыстелле кавемнәр мәнфәгатенә турыдан-туры кагылмагач, шома гына үтеп китте һәм без «нацмен»нарның баш бәласенә әйләнде. Бердәм дәүләт имтиханын фәкать урысча гына тапшырырга мәҗбүриләү – ул чынлыкта Русиянең башка барлык халыклары телләрен законнан тыш дип игълан итүгә бәрабәр түгелме? Кызык, бертуктаусыз кеше хокукларын кайгырту белән мәшгуль халыкара оешмалар, мәхкәмәләр бу мәсьәләдә ниндирәк фикердә тора икән? Әллә аларны тулаем халыкларның хокуклары бозылуы бөтенләй дә борчымыймы? Ихтимал, шулайдыр, юкса телләрне кысрыклауга һәм әкренләп юкка чыгаруга юнәлдерелгән дискриминацион закон-карарлар кабул ителеп, милләтләрнең баш очына тагын бер Дамокл кылычы элеп куелмас иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда гына да оптимальләштерү сылтавы белән җөмһүриятебездә 175 татар мәктәбе ябылган инде.

Русия шартларында бердәм дәүләт имтиханы да, 309 нчы федераль закон да халыкара экспертларның, хокук белгечләренең, ахыр килеп, Страсбург мәхкәмәсенең гадел бәяләмәсен көтә.

Хәер, күптән түгел Федерация Советы Рәисе С. Миронов белдергәнчә, мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы кертү тәҗрибәсе болай да уңышсызлыкка дучар булган инде. «Бердәм дәүләт имтиханын уйлап табучылар сигез төрле максатны күз уңында тотып эшләде. Без мәктәпләрдә, әлеге яңалык кергән еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәсе аяныч – сигез максатның берсе дә гамәлгә ашмаган», – дигән ул. Шул исәптән, белем йортларында ришвәтчелекне дә юкка чыгара алмаганнар. Ул гына да түгел, 2009 елдан мәктәпләрдә коррупция икеләтә арткан.

Әгәр хәтерләсәгез, бездә БДИ кертүгә әзерлек төрек мөгаллимнәрен илләренә куып кайтарудан башланып китте. Бөтен дөньяда гөрләп эшләгән һәм халыкара стандартларга ярашлы югары сыйфатлы белем бирә торган төрек лицей-гимназияләре Русияне модернизацияләргә җыенучылар күңеленә нишләп бер дә хуш килмәде соң әле? Югыйсә, әлеге уку йортларында гыйлем эстәүче шәкертләр ким дигәндә дүрт тел өйрәнде, һәм халыкара, һәм илкүләм белем олимпиадаларында һәрдаим җиңү яулап килде, соңыннан илнең, дөньяның иң абруйлы университетларына барып керде.

Йә, әйтегез, Русиягә менә шундый югары әзерлекле кадрлар кирәк түгел идемени? Күрәсең, кирәк булмагандыр, чөнки илнең яшь-җилкенчәк акыллы башлары, аз гына форсат тууга, чит мәмләкәтләргә чыгып шылу ягын карамас иде.

Укучыларның грамоталылыгын тикшерә торган халыкара оешма белдергәнчә, соңгы елларда Русия укучылары белем дәрәҗәсе буенча 34 нче урыннан 43 нче урынга тәгәрәгән. Ә беренче урында Сингапур һәм Финляндия укучылары тора икән. Димәк, безнең дәүләт агайларына, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Сингапурга тагын да ешрак барып йөрергә туры килә инде…

Газинур Морат, 2011

Тышлыктагы фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: БДИ ЕГЭ Ад

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев