БИОЛОГ ЯЗМАЛАРЫ
Биология юнәлешендә «ата кара тараканның кан әйләнешен» белмәгән өчен, өстәмә сессиягә дә калдырырга мөмкиннәр, әмма мөгаллимнәрнең лекцияләрен шулкадәр бирелеп, мәхәббәтле итеп сөйли-сөйли, дәрес азагына битләренең кызарып бетүен, «Әхмәт Бакиевич тараканны татарча «кипкән» дип йөртергә ярата иде», - дип инде үзләре дә галим дәрәҗәсенә җиткән мөгаллимнәрнең хәзер дә фәнни җитәкчеләрен елмаеп искә алуларын күргәннән соң, «минем дә бу казанда кайныйсым килә» дип уйлап куйганыңны сизмичә дә каласың.
Сәрбиназ Шәйхелова Әлмәт районының Түбән Абдул авылы кызы. Казан Идел буе федераль университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта университетның «Бионанотехнологияләр» лабораториясе хезмәткәре булып эшли. Яшь биолог фәнни эшчәнлеген татар рухы белән бәйләп алып баруы белән башкалардан аерылып тора. «Биолог язмалары» материалында Сәрбиназ безне яшь биологның гаять кызыклы тормышын күзалларга мөмкинлек бирә.
Суалчан гына димәгез!
Биологларның укудан соң, дәресләргә кадәр яки алар арасындагы вакытлары лабораторияләрдә уза. Барысының да алай түгел, билгеле, бу күбесенчә фәнни эшләрен биохимия, микробиология яки генетика юнәлешләрендә башкаручыларга кагыла.
Мин фәнни эшемне микробиология кафедрасында, «Бионанотехнологияләр» фәнни-тикшеренү лабораториясендә башкарам, әмма эшем дә, укуым кебек үк, биологиянең башка өлкәләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Инкубатордагы Петри касәләрендә шуышып йөргән өлге тереклек ияләрен (модельные организмы) - суалчаннарны гына алыйк. Caenorhabditis elegans исемле, ирекле тереклек итүче, ягъни паразит булмаган нематодалар (латин теле һәм Тылсым дөньясындагы серле сүзләр белән таныш булмаганнар өчен: бу сүзтезмә якынча «ценорабдитис элеганс» дип укыла). Нематодалар дигән вакытта, кешеләрнең күз алдына иң беренче чиратта кешедә, хайваннарда паразитлык итә торган яки авыл хуҗалыгына зыян салучы суалчаннар килеп баса. Әмма алар арасында фән дөньясы өчен бик зур әһәмияткә ия булганнары да бар: Caenorhabditis elegans суалчаннары шундыйлардан.
Табигый шартларда бер миллиметр озынлыкта булган әлеге тереклек ияләре тыныч кына туфракта шуышып йөриләр, череп бара торган яшелчә һәм җиләк-җимешләрдәге микроблар белән тукланалар, үрчиләр. 60нчы елларда Сидней Бреннер исемле галим белән танышмаган булсалар, бу үтә күренмәле нәни суалчаннар хәзер дә шулай туфракта гына шуышып йөрерләр иде, мөгаен. Галимнәрнең күзгә күренмәс диярлек суалчан ярдәмендә зур ачышлар ясап, Нобель бүләгенә ия булулары да (2002, 2006, 2008 елларда) таң калдыра. Эш шунда ки, анатомияләре бик гади, шул ук вакытта үзенчәлекле дә булганга күрә, бу җан ияләрен йокыны (әйе, бу суалчаннар йоклый да беләләр), картаюны, нерв системасының эшчәнлеген, хәтта никотинга бәйлелекне өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин, алар шулай ук онкология һәм эмбриология өлкәләрендә дә файда китерәләр. Бер суалчаннан гына да күпме файда! Лабораториядә без дә аларга эш таптык: суалчаннарны карамай белән пычранган туфрак тирәлеген чистартканда, ягъни биоремедиация барышында куллану өчен нигез әзерлибез. Әлбәттә, бу эшне суалчаннар үзләре генә башкарып чыга алмаслар иде, шуңа алар карамай «ашаучы» бактерияләр белән бергә эшлиләр.
Сарбайлы иткән практика
«Беренчеләр (I курс студентлары) беренче сессиядән соң гына чын студентка әйләнә», диләр, ә студент-биолог булыр өчен, шуңа өстәп, җәйге сессия һәм практиканы да исән-сау уздырырга кирәк. Нәкъ менә җәй көне ямь-яшел биологлар чираттагы иләк аша үтә. Быелгы үзенчәлекле шартларда практикаларын онлайн рәвештә узарга мәҗбүр булган беренчеләрне бераз җәлләп куйдым, ә үзебезнең практика хатирәләрен яңарту өчен истәлекләр дәфтәремә үрелдем:
«Практиканың беренче көннәреннән үк биостанция песиләре белән мәш килеп йөрдем. Ике кечкенә йомгак һәм бер яшүсмер песи (аны хуҗабикә апа назлы итеп «Катька» дип йөртә иде) белән уйный-уйный үсемлекләрнең латин телендәге атамаларын, гаиләлекләрен ятлап утырдым. Практиканың соңгы көнендә ботаника бакчасына барырга тиеш идек. Бардылар. Миннән башка. Ул көнне башымда бөтенләй башка планнар туды: бер песи баласын үзем белән Казанга алып кайтырга карар кылдым. Учыма кереп сыярдай песи баласын иң элек - Казанга, аннан Казаннан 250 чакрымга якын ераклыкта урнашкан авылыма исән-сау килеш алып кайтыр өчен картон тартма эзләргә керештем. Тартманы күрше метеорологлардан алырга туры килде, чөнки песинең утыз градус эсседә хуҗабикә биргән «шкатулкада» исән калуы икеле иде. Исәп - мөгаллимебездән рөхсәт алып, тимер юл станциясенә юл тоту. Әмма (шөкер!) мөгаллим мине беренче пунктка, ягъни Казанга илтеп куярга булды. Бөтен әйберләрем дә (чемоданнар-капчыклар һ.б.) багажникка кереп кунаклады. Машина йөртүче кулымдагы тартмага ишарәләде,
«Юк», - минәйтәм, - «монысын үзем белән кабинада алып кайтам». Кайтканда тартмадан галәми тавышлар килә башлады. Машина йөртүче дә, мөгаллим дә тавышның кайдан килүенә аптырап, боргаланырга тотындылар. Күпмедер барганнан соң, мөгаллим, ниһаять, борылды да: «Песи баласымы әллә синең анда?» дип сорады. Уңай җавап алганнан соң, кайсысын алуым белән кызыксынды. «Сарысын», - дим. «Бигрәк каты тавышлы!» – ди.
Практика көннәрен, мөгаллимне, әти-әнинең серле тартманы ачып җибәрүгә үк «Сарбай!» дип куйганнарын әле дә елмаеп искә алам (өйдәгеләргә практикадан үзем генә кайтмавымны алдан белгертмәгән идем). Умырткасызлар зоологиясе практикасыннан кайтып, бер уч җиләктән кайнатма ясаганым да хәтердә. Зоостанция ашханәсе янында үсеп утырган юкә чәчәкләре кышкы сессиягә кадәр чынаягымда йөзделәр. Бу практика вакытында мин беренче балыгымны тоттым. Монда без кандалалар һәм черкиләр белән бергә йокларга ияләштек. Безнең төркемне шулкадәр берләштергән һәм Сарбайны бүләк иткән урын да ул практика».
Фәнни конференцияләр дөнья белән таныштыра
«Берничә көн буе сезнең тирәгездә (ресторан булсынмы ул, лифт яисә башка урын) кальмар аксоннары турында кайнар бәхәсләр кубып тора. Программада 14 000 лекция һәм постер: чамадан тыш күп мәгълүмат. Ә барып җитәргә тиешле меңләгән постерларның күбесен сез күрә дә алмаячаксыз, чөнки аларның кайберләре янында бер төркем кеше җыелган булса, башкалары сезнең өчен бөтенләй чит телдә яңгыраячак. Шулай ук анда сез алдагы биш елда уздырырга планлаштырган барлык экспериментларны да тасвирлаган постер да булачак», - барлык фәнни конференцияләр дә якынча шулай, нейробиолог Роберт Сапольски тасвирлаганча уза.
Фән дөньясында хезмәтләреңне мендәр астында яшереп тотып булмый – яңа фикерләр ишетү һәм алга таба нинди юнәлештә атларга кирәген аңлар өчен, аларны хезмәттәшләреңнән тыш башкаларга да күрсәтергә кирәк. Конференцияләр шуның өчен каралган да инде. Биредә студентлар колак ияләшмәгән сорауларга җавап бирергә өйрәнү белән беррәттән, чыгыш ясау күнекмәләрен дә шомарталар.
Дөнья буйлап бик күп төрле конференцияләр оештырылып тора, шуңа күрә аларда катнашу төрле шәһәрләр, андагы тарихи урыннар, музей-театрлар һ.б. белән танышу өчен дә менә дигән мөмкинлек, конференция программасы бик тыгыз булмаса. Мәскәү зоопаркы, мәсәлән, - Европаның иң борынгы зоопаркларының берсе (ул 1864 елда «зообакча» исеме белән ачылган). Анда кайбер төр хайваннарны; Амур капланы, балык байгышы, Евразия торналары һ.б. саклап калу һәм аларның санын арттыру буенча күп төрле программалар бар, шунысы куандыра. Илебезнең башкаласында 1907 елда ачылган данлыклы Дарвин музее да эшли, киләсе тукталышым шул булыр, мөгаен.
Литва башкаласы Вильнюста хезмәттәшем белән татарча сөйләшеп йөргәндә, бер кибетче «Сез Кырым татарларымы әллә?» дип кызыксынган иде. Татарлар – «көрәштә дә, бар эштә дә» дигәндәй, Литва тарихында шактый зур эз калдырган милләт. Литвада өч меңнән артык татар яши (аларның күбесе Вильнюс һәм Алитус районнарында төпләнгән, Кырык татар исемле авыллары да бар хәтта), шуңа ай саен чыга торган Lietuvos totoriai - «Литва татарлары»н да өстәсәк, оештыручыларның бусагадан ук Татарстаннан килгән катнашучыларны «Саумысыз!» дип каршы алуларына гаҗәпләнерлек урын да калмый.
Табигый фән юнәлешендәге галимнәрне дә белергә кирәк!
Уку йортында бер аудиториядән икенчесенә күчкәндә, зоология һәм гомуми биология кафедрасында эшләүче һәм элек хезмәт куйган мөгаллимнәргә багышланган мәгълүмати стенд янында тукталып торгалыйм. Беренче тукталыш вакытында таныш мөгаллимнәр арасында таныш булмаган милләттәшем Хәлимә Мөхетдин кызы Корбангалиеваны да күреп алдым. Шулай итеп, ул көнне мин профессор дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар хатын-кызы белән таныштым.
Шул ук кафедрада күренекле татар энтомологы, профессор Әхмәт Бакый улы Халидов та (телләр белгече, галим Бакый Халидовның улы) белем биргән. «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек», «Табигать әлифбасы» сериясеннән сүзлекчәләр, «Бөҗәкләр турында хикәяләр», «Хайваннар дөньясы серләре», «Яшь натуралистларга» һәм башка популяр китаплар авторы да ул. Без дә – биологлар - дәрес вакытында Әхмәт Бакый улының югары уку йортлары өчен каралган кулланмалары буенча эш итәбез.
Биология юнәлешендә «ата кара тараканның кан әйләнешен» белмәгән өчен, өстәмә сессиягә дә калдырырга мөмкиннәр, әмма мөгаллимнәрнең лекцияләрен шулкадәр бирелеп, мәхәббәтле итеп сөйли-сөйли, дәрес азагына битләренең кызарып бетүен, «Әхмәт Бакиевич тараканны татарча «кипкән» дип йөртергә ярата иде», - дип инде үзләре дә галим дәрәҗәсенә җиткән мөгаллимнәрнең хәзер дә фәнни җитәкчеләрен елмаеп искә алуларын күргәннән соң, «минем дә бу казанда кайныйсым килә» дип уйлап куйганыңны сизмичә дә каласың.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев