Логотип Идель
Блоглар

БИТЛЕКЛЕ СӘЯХӘТ

Төркиядә пандемия аркасында яз-җәй айларын өйдә бикләнеп диярлек уздырырга туры килде. Августта туристларга юллар ачылды, Төркиядә чит ил кешеләре артты. Укулар башлангач, диңгез буйларында халык кимегәч, вирус йоктыру куркынычы бераз азаер, без дә җилләнеп кайтырбыз, дидек. Шулай итеп, 16 сентябрьдә «минбуска» (газель) төяндек тә юлга чыктык.

Төркиядә пандемия аркасында яз-җәй айларын өйдә бикләнеп диярлек уздырырга туры килде. Августта туристларга юллар ачылды, Төркиядә чит ил кешеләре артты. Укулар башлангач, диңгез буйларында халык кимегәч, вирус йоктыру куркынычы бераз азаер, без дә җилләнеп кайтырбыз, дидек. Шулай итеп, 16 сентябрьдә «минбуска» (газель) төяндек тә юлга чыктык.

Пандемия күләгәсендә

Беренче тукталыш итеп, Афьон шәһәрен билгеләдек, аннары күз күрер... Чыннан да, башыбызда төгәл генә бер сәяхәт планы юк иде. Бәлки әле, шәһәр чикләрен ябып куйсалар, Афьонга да барып җитә алмабыз. Вирус шулайрак, алдагы көннәргә зур планнар кормыйча яшәргә өйрәтте бит. Һәр көн диярлек таләпләр үзгәреп тора...

Нәтиҗәдә, сәяхәтебез 1655 чакрымга, егерме көнгә сузылды. Юлда барлыгы җитмештән күбрәк шәһәрне үткәнбез. Өч мәртәбә тау башына мендек: Карахисар, Янарташка җәяүләп, Тахталыга канат юлы белән. Шуны әйтим, бу сәяхәт – күбрәк табигый урыннарда йөрүдән торган «битлекле сәяхәт» буларак истә калды. Булдыра алган кадәр халык тупланган урыннардан читтәрәк торырга, битлекне салмаска тырыштык, кулларны даими дезинфекцияләп, температураны үлчәп йөрдек.

Төркиянең көньяк-көнчыгыш тарафына кылган сәфәребезнең кайбер мизгелләрен «Идел» укучылары белән дә уртаклашырга булдым.  

Алтын тәхетем, ачылсын бәхетем...

Әфьюн-Карахисар (шәһәрнең тулы исеме шулай) дөнья күләмендә термаль чыганаклары белән дан тота. Дөрес, исеменә күрә җисеме дигәндәй, кайчандыр биредә бик күпләп әфьюн җитештергәннәр. Хәзер дә бу шөгыль бетмәгән, дару максатыннан үстерәләр. Әмма хөкүмәт күзәтүе астында.

Әлеге урыннарда җир катламы юка, шуның өчен җиргә таулардан төшеп сеңгән су Җир үзәгеннән бәреп торган кызулык белән кайный һәм өсткә бәреп чыга.

Әлбәттә, кайнар су төрле минералларны эретеп үзенә туплый. Шул сәбәпле, ул бик шифалы була да. Шәһәр тирәсенең геологик үзенчәлеген гади генә итеп аңлатканда шулайрак. Термаль суны исә җылы сөт белән чагыштырырга мөмкин, шундый ук йомшак. Төрекләр безнең шифаханәләрне хәтерләткән, термаль су чыганакларында төзелгән отель яки виллалардан торган комплексларда гаилә белән ял итүне хуп күрә. Аларда төрле мунчалар, бассейннар бар, балчык белән  дәвалану, массаж ясау һәм башка төр хезмәтләр күрсәтелә. Термаль су бүлмәләргә кадәр кергән.  Мондый «шифаханәләр» Әфьон якларында санап бетергесез.

Шифалы судан тыш шәһәр берничә тарихи урын белән дә билгеле.

Әфьон-Карахисар (кара крепость-кальга) XII гасыр мирасы. XIII гасырда Сәлҗүкле империясе кулына күчә, биредә дәүләт хәзинәсе сакланган, диләр. Бирегә килгәч тә, текә тау итәгендәге элмә тактасы аптырашта калдырды. Ул өч телдә язылган. Төрекчә, инглизчә язылуы гаҗәп түгел, болардан тыш, япончасы бар. Нигә? Баксаң, алар борынгы вакытларда бу урыннарда яшәгән һәм Хетт патшалыгын корган хеттларны (бронза гасыры халкы) – бабалары дип саный икән. Хәтта бервакыт Төркиягә императорлары да килгән. Шаярту түгел, бер тарих бу.

Текә тау башына менеп җиткәнче хәл бетте. Аста чәй өе тоткан абзый, 701 баскыч, дип калган иде... Менә торгач ышандык, бәлки әле күбрәктер дә, саныйсы калган икән. Берничә мәртәбә тукталдык, ял итеп утырдык. Тирә-якка карап сокландык. Менгәндә шәһәрнең борынгы өлеше, тарихи мәчетләре, мунчалары уч төбендә кебек күренә. Ташларга үскән, җимеш биреп утырган кыргый инжир һәм без танымагын тагын әллә ничә җимешле агач очрады. Кайбер куакларны шешә суы этикеткалары бәйләп чуарлап бетергәннәр. Ирем әйтүенә караганда, болар тауга менгәндә күпме шешә су эчелгәнен хисапка алыр өчен кирәк икән. Шаярта, әлбәттә. Араларында берничә битлек тә күренде. Боларын мин, дөньяда коронавирус пандемиясе бетсен дигән теләк белән бәйләнгәндер, дип юрадым...

Бик борынгы, төрле халыкларны күргән һәм төрле ышану, инану, ният-теләкләрне үзенә йоткан алагаем зур тау ташлары кайбер урыннарда менә-менә ычкынып китәргә тора. Карлыгачлар оя корган горур кыя рәвешендә күкләргә үрелгәннәре дә бар. Кайбер урыннарда исә, борынгы ташларга «Мин сине яратам», «Мин сине сагындым», «Батсын бу дөнья», «Бикә+...» һәм башка шундыйрак заманча язулар кара тап булып сыланган. Ямьсезләп, хурлап торалар төсле. Төрекчә, гарәпчә, инглизчә...

Җирдән 226 метр биеклектә урнашкан Афьон крепостендә ниләр бар? Иң башта безне таш капка, капкадан керүгә чәйче каршы алды!

– Чәй, су...

– Көн дә менәсезме?

– Әйе, иртәннән үк...

– Өф... Без башка менеп тормабыз.

– Тагын да өскәрәк менегез...

Чәй эчәргә иртәрәк икән шул. Киттек тагы... Тау башында ни ишеге, ни тәрәзәсе ясалмаган бик тирән дүртпочмаклы чокырлар күрдек. Чүп туплап йөрүче: «Безнең баш бәласе бу», – диде. Чүп атканнарына ачуланды. Аннары тарихын аңлатты, заманында әсирләрне шул чокырга атканнар.

Ташлар арасыннан ат башы кадәр кәлтәләрнең куркып чабышканын төшерергә җитешмәдек. Бераздан аларны Кыз күләсе дип йөртелгән күзәтү манарасы оныттырды. Риваятьләргә караганда, монда принцессалар яшәгән. Аннары ул яшь кызлар, толлар зыярәт итә торган җир санала. Кызлар бирегә килеп, шул сүзләрне әйтә торган булган:   

   – Алтын тәхетем,
    Ачылсын бәхетем.
    Кияүгә чыгарга,
    Килде вакытым.

Японнар бирегә зыярәткә бик күп киләләр икән. Чүп туплаучы исе китеп сөйләде: «Көннәр дәвамында шушыннан төшмиләр. Быел, пандемия сәбәпле, бик аз килделәр, башка елларны Афьон урамнары японнар белән тула иде. Алар җирлекне өйрәнү өчен махсус өйләргә урнашалар, отельләрдә калмыйлар. Монда менгәч, һәр ташны барлап китәләр. Аларның бит техникалары бик яхшы, туры эфирлар ясыйлар, шәһәр өйләрен ерактан якынайтып фотоларга төшерәләр...» Өйрәнү генә түгел, кадер-хөрмәт белән дә карыйлар, күрәсең. Безгә ташларда японча теләсә ничек язып калдырылган бер генә сүз дә очрамады.

Әфьюн-Карахисар крепостеннән төшкәч, тарихи мәчеткә кердек. Эче агачтан, диварлары тыштан табигый таш белән ясалган бу мәчетне «Олы җәмигъ» дип йөртәләр. Ул да крепость кебек бик борынгы, 1272-77 елларда Сәлҗүклеләр дәверендә төзелгән. Бер генә кадак та кагылмаган агач мәчет җиде гасыр тора! Мәчет ташка утыртылган кырык агач багана-колоннадан гыйбарәт, диварлары һәм икенче каты да агачтан ясалган. Мәчетне баганаларына бәйләп, «Кырык терәкле», дип тә йөртәләр.

Төзеп тә куйганнар инде элек. Агач баганаларга, диварларга бер генә кадак та кагылмаган! Никадәр физик көч, математика, исәп-хисап... Җиде гасыр ишелми торуы да гаҗәпкә калдыра.

Анадолуның уналты күзе

Төркиядә уналты күлдән торган «Күлләр районы» дип аталган җир бар. Бу күлләр Әфьюн-Карахисар, Ыспарта, Бурдур, Анталья, Конья, Денизли туфракларында. Һәркайсы аерым табигый байлыкка ия, бер-берсенә охшамаган күлләрне «Анадолу күзләре» дип йөртәләр.  Безгә ике күлгә барырга насыйп булды.

Башта Бурдур күленә тукталдык. Аны бик тозлы булганы өчен «Ачы күл» дип тә йөртәләр. Төркиядә иң тирән күл санала. Монда бары бер төрле балык яши. Ә менә кошларга килгәндә, хәл бөтенләй башкача. Бу күлне ике йөздән артык төрдәге кош үз итә, бигрәк тә көз-кыш айларында аларның артуы күзгә ташлана.

Бурдурдан соң «Төркия мальдивасы» дигән даны чыккан Салда күленә бардык. Бик ерактан гына фламинголарны күрдек. Яр буендагы аклыкка сокландык. Аяк астындагы ак төстәге минералларга басып йөргәндә, үзеңне бөтенләй башка планетада кебек хис итәсең. Юкка түгел икән, Салда күле аша Марсны өйрәнәләр диелгән интернетта. Күлнең геологик торышы, минераллары Җир йөзендә Марс планетасына охшаш бердәнбер урын санала.

Ике күл буенда да рәхәтләнеп ял итеп утырырга мөмкин, кош күзләү өчен махсус ясалган агач каланчаларга менеп, тирә-юньгә биектән баксаң, яңа манзаралар ачыла. Салда күле буенда чатырлар корып яшәргә яки отельләрдә калырга була.

 Ак күлмәк кигән кызлар диярсең...

Бодрум – мине Төркиядә үзенә гашыйк иткән икенче шәһәр. Беренчесе – шәһәр үзәгеннән аккан елгасы, артык болгавыр булмавы белән бераз гына Казанны хәтерләткән Искешәһәр иде.

Бодрумны күрдем дә... Бөтенләй башка Төркия! Урамнары ике-өч катлы, бер төсле итеп салынган, тәрәзә кырыйлары гына зәңгәрсу төскә буялган ак өйләрдән тора. Алар ак күлмәгенә кызыл чәчәк брошь таккан зәңгәр күзле кызларны хәтерләтә... Тагын бер аптыраткан күренеш – Төркиянең кайсы җиренә юл тотсаң да, озата барган кызыл чирәп түбәләр юк! Монда йортларның түбәләре бөтенләй юк кебек тоела. Өйләрнең өске каты җәй көннәрендә ял итеп утырыр өчен терраса итеп эшләнгән. Ул террасаларга җирдән үк йөземнәр, кызыл чәчәкле агачлар үрмәләгән...

Өйләрне төрле проектларда салырга рөхсәт юк. Шәһәр йөзен саклау өчен таләпләр каты икән. Ә ни өчен акка буяганнар? Электән калган гадәт. Известь-акбур өйгә төрле бөҗәкләр, чаяннар керүдән саклаган. Ә менә тәрәзә һәм ишекләрне зәңгәргә буяп – йортны яманлыклардан саклаучы күзләр ясаганнар.  

Бодрум – төрекләрнең җәйге өйләреннән торган бик чиста, тәртипле, шактый кыйммәтле шәһәр. Миңа калса, алар бу гаҗәеп матур һәм рәхәт һавалы урынны үзләре өчен саклап тоталар. Мәшһүр кешеләре дә шушында ял итүне хуп күрә. Чит ил туристлары, бигрәк тә Русиядән килүчеләр аз күренде. Шәһәрне танытучы, бирегә сәнгать әһелләрен тартучы дип, язучы, гәзитәче, шагыйрь Җәват Шакир Кабаагачлы (1886-1973) санала. Ул диңгез, балыкчылык, Бодрум турында күп язган. Шәһәр үзәгенә куелган бюсте санап бетергесез җилкәнле көймәләр тезелгән диңгезгә карап тора.

Җирле халыкның бик күркәм һөнәре бар. Алар кул белән күннән бик уңайлы аяк киемнәре, сумкалар тегәләр. Җәйге сезон бетеп килгәнгә күрә, бәяләрне шактый төшергәннәр иде. Мәсәлән, аяк киемнәре – 1500, сумкалар 500 сумнан башлана. Җирле ризыклардан «Бодрум дүнәр» – кишер, бәрәңге һәм башка төрле яшелчәләр белән бергә пешерелгән ит шаурмасы мәшһүр.

Без Бодрумга баргач Көнтуган бистәсендә җәйге өйләрендә яшәүче татар гаиләсендә кунакта булдык.

Искешәһәрдә туып үскән Һиммәт Якай һәм Салиха ханым белән таныштык. Төркиядәге әби-бабалары – татар авылы Корыһөектән. Электрик инженеры, Төркиянең атаклы тимер заводы «Эрегле»дә эшләгән Һиммәт абыйның нәсел башы – Татарстанның Азнакай районы Түбән Якый авылыннан. Салиха ханым үзенекеләр турында төгәл генә әйтмәде, Казаннан дип, чикләнде. Төркиягә Мәккә-Мәдинә аша килгәннәр. Шуны да әйтик, Һиммәт әфәнденең бертуган сеңлесе Мөкаддәс Якай, химия инженеры һәм язучы. Бүгенге көндә аның Төркиядә алтыдан артык китабы нәшер ителгән. Алар арасында «Яшәү бер хыялдыр», «Йөрәгендәге көзге», «Калебенә ут төшүгә» һәм башкалар бар. Мөкаддәс ханымның кызы да әнисенең юлында дияргә мөмкин. Ниса Акидел Инҗе белән Искешәһәрдә беренче тапкыр оештырылган Төркиянең атаклы итап ярминкәсендә танышкан идек. Ул анда балаларны компьютер хикмәтләре белән таныштыра торган китап тәкъдим итте.

Дәвамы бар

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев