Логотип Идель
Блоглар

БӨТЕН ХАЛЫК БИЗНЕСМЕН!

Җәмәгать, бер мин генә тәмлүшкә пешереп, мәчет манараларына, авылга, әбиләргә, чәчәкләргә сокланып, фотога төшереп утырам, ахрысы! Бөтен халык нидер сата, эчә, ашый! Ул гына да түгел инстаграм, в контакте, ватсап битләрендә, төркемнәрендә бертуктаусыз реклама урнаштыра! Элек тә шөгыльләнүчеләр бар иде, ә менә бу пандемия вакытында бөтен халык бизнесмен булып китте бит әле! Эчем поша башлады, мәйтәм, бөтен кеше яшәреп, чибәрләнеп, баеп бетсә, мин нишләрмен?!

Җәмәгать, бер мин генә тәмлүшкә пешереп, мәчет манараларына, авылга, әбиләргә, чәчәкләргә сокланып, фотога төшереп утырам, ахрысы! Бөтен халык нидер сата, эчә, ашый! Ул гына да түгел инстаграм, в контакте, ватсап битләрендә, төркемнәрендә бертуктаусыз реклама урнаштыра! Элек тә шөгыльләнүчеләр бар иде, ә менә бу пандемия вакытында бөтен халык бизнесмен булып китте бит әле! 


Эчем поша башлады, мәйтәм, бөтен кеше яшәреп, чибәрләнеп, баеп бетсә, мин нишләрмен?!


Менә инстаграм битендә кызыл пиджак кигән бер төркем ханымнар "менә бу кершән шәп тә, менә бу крем искиткеч! Яшәртә, матурайта" дип, авыл апайларын бизәндерә. 


Берәү машиналарны, тәрәзә пыялаларын "үзе юа торган" салфеткалар, чүпрәкләрне үтереп мактый. 


Аристлар да җырлый-җырлый әллә нинди коктейль-моктейль, порошоклар саталар. "Артист кеше белми мактамас, шуңа күрә шундый  яшь, чибәр инде алар" дия-дия, бер төркем апайлар, кызлар да аларга кушылып мактыйлар, алалар, саталар. 


Имеш, шуларны эчәсең дә, дөбердәп чабып кына йөрисең, энергияң ташып тора, шлакларың-токсиннарың чыгып оча, эчәкләрең чистара! 


"Ябыктыра, нечкәртә!" дигән сүзне ишетүгә, прәме  "миңа, миңа!" диясе килә башлый.


Кемдер ниндидер сабын белән юына да, сабый балага әйләнә, кемдер ниндидер шампунь куллана да, пеләш башында котырып чәчләр үсә, имеш. 


Массаж өчен гельләр дә, күз кабагы, аяк табаны, тырнаклар өчен махсус сыекчалар да, ягъни тәнеңнең бөтен әгъза-күзәнәкләре өчен җаның ни тели - шул бар! 


Кыскасы, шадраларың шомара, бетчәләрең юкка чыга, җыерчыкларың сәпсим калмый ди...


Шул үтереп мактау презентация, фильм, махсус роликлар рәвешендә дә бара. Зур-зур конференц залларда, отельләрдә дә үтә. Билгеле инде, төрле униформалар, бүләкләр, төрле дәрәҗәдәге исемнәр... "Бриллиант", "сапфир", тагын әллә кемнәр... Фанфарлар, чәчәкләр, мактаулар... Тагын бәйрәмнән фотолар, мастер-класслар, төрле тематик патилар, картага килгән суммаларның скриншотлары, яңаларны (новичок) үсендерү сүзләре һәм башкалар ...


Шуларга карап торам да, уйлап куям. Эшлиләр, димәк, халык куллана, димәк, халык ала, димәк, халык акчалы...


Элек әнә акчасы, мөмкинлеге булмагач, күмер белән каш каралтканнар, чөгендер яки кына гөле белән бит кызартканнар. Чәчләрен дә катык суы, күкәй белән юып җиффәргәннәр дә - чибәркәй, сылукай булганнар. Кием, самавыр, башка савыт-сабаларны да көл, тоз кебек нәрсәләр белән кардай агартканнар, көзгедәй ялтыратканнар. Мәтрүшкәле чәйләрен эчеп, какы-кузгалакларын ашап җиффәргәннәр дә, сау-сәламәт бәндә булып йөргәннәр. Ә без... әллә ниткән порошоклар ашыйбыз, капсуладагы сыекчалар болгатып эчәбез, сылыйбыз, юынабыз... 


Хәерлегә булсын инде ...

P.S. Әлеге күпбаскычлы маркетинг системасы белән  Zepter International, Vitamaх, Oriflame, Nature’s Sunshine Products, Avon Products, Neways, Faberlic, Amway, Mary Kay, Primerica (башта — A.L. Williams), Shaklee, Kirby һәм башка фирмалар шөгыльләнә. 


Белгәнебезчә, челтәр маркетингына беренче тапкыр 1945 елда Америкада нигез салына. Россиядә ул 1990 еллар башында социаль-икътисадый тотрыксызлык вакытында киң тарала. Төрле илләрдә җитештерелгән товар кибетләр аша түгел, ә бәлки агентлар аша кулланучыга килеп ирешә. Ул гына да түгел бүләкләр, төрле бонуслар белән кызыксынып әлеге "пәрәвезгә" яңа хезмәткәрләр, яңа партнёрлар килеп эләгә...
Шулай итеп яңа исемнәр: консультантлар, дистрибьюторлар, директорлар, менеджерлар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр барлыкка килә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев