Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      332
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      397
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      401
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      426
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ЧАЙКАЛА «ИДЕЛ» КАРАБЫ

    Тышсыз дәфтәрдән

    «Идел» җурналын чыгарырга Мәскәү рөхсәт биргәч, баш мөхәррир итеп билгеләнгән Римзил Вәлиев җиң сызганып команда җыйды. Мондый төрле кылыклы язучыларны бергә туплар өчен дә аерым талант кирәк.

    Әлбәттә, безнең арада «рәсми тәртип» урнаша алмый иде. Җәелергә мөмкинлек бар – язучылар йортының янкормасындагы икенче кат безнеке! Ул редакция генә түгел, үзенә күрә бер клуб. Язучы өчен зарур тынлык рәхәтен анда төшкә кадәр генә татырга мөмкин булгандыр. Шулай фараз итәм, чөнки аның өчен төшкә кадәр эшкә килергә кирәк бит әле. Читтән кергәннәргә безнең редакция бераз «дурдом» булып та тоелгандыр. Шау-шу, беркем беркемне тыңламый кебек, керәләр, чыгалар – арада әдәбият-сәнгатькә бернинди катнашы булмаганнар да бар – кемдер диванда йоклап ята, кемдер көрмәкләнгән теле белән кичә язган шигырен сөйләргә маташа, хәбәрдарлар атаклы балконга чыгып керә. Һәм сәер хәл – әлеге «тәртипсезлек» хөкем сөргәндә дә журнал кызыклырак, баерак эчтәлекле булып вакытында чыга, бәхәсләр уята. Мондый безабразига кайбер түрә-караның да, төрле монафикъ тәкъваларның да эче поша иде, билгеле. Мавыгучан Римзил абый, үзенең тиздән эштән китәсен белмәгәнлектән, алда әллә нинди планнар корды, шул җәһәттән мөхәррирләрне дә үз өйләрендә генә эшләтү турында хыяллана башлады (безнең заманны алдан күргән картлач). «Без сиңа хезмәт хакын да өеңә китереп бирер идек», – диде ул миңа беркөнне нәүмиз генә. Ләкин бит... хикмәт акчадамыни?! Акча ул вакытта да очын очка ялгарга җитми иде һәм гаҗәп: беркайда эшләмичә өйдә утырсаң да шул ук хәл!

    Яңа килгән һәр хуҗа үз тәртибен булдырырга тырыша, табигый. Ул тәртип беразга урнашып та ала, тик, хикмәти Хода! – җурналның йөзе төссезләнә, сүзе тәмсезләнә, караб чайкалмаса Иделнең акканын, аскы агымнарның гайрәтен сизү мөмкин түгел...

    1993 елның җәй башы. Эссе. Хәтта төш авышкач та редакциядә гайре табигый тынлык. Рөстәм Кутуй да күренми. Мөдәррис Әгъләмнең әче тавышы ишетелми. Фаяз Фәизнең генә күләгәсеме, үземе шадра стенага сыйпалып үтте, исәнләште дә ахры – ком шуышкан тавыш колакка чалынып алды.

    Кояштан да кызган ком коела сыман. Ә Равил Фәйзуллин Аккош күлендә колач салып йөзеп ятадыр. Аның бүген дә иҗат көне булырга тиеш. Чумарга иде хәзер шунда Аккош күленә!

    Баш мөхәррир Фәиз Зөлкарнәйнең бүлмәсе бикле. Командировкада, диме. Шәп спонсор табылган, имеш. Гадәттә бездә химая эзләп шул эш өчен махсус алынган Гоша түти (Гәүһәрия Кәримуллина – Ред.) йөри иде.

    Реклама

    Димәк, ул Фәизнең компетенциясенә тиң спонсор тапкан. Аның турында язарга кемне җибәрерләр икән – Ләиснеме, минеме, әллә Нәбирәнеме?

    Фәизнең энесе Ләис саргаеп беткән ниндидер кулъязмага чирканып кына каләм төрткәләп утыра иде. «Әйдә Аккош күленә!» – дип кычкырдым мин. «Кызлар җәл», – диде ул иренеп кенә. Бигрәк киң күңелле шул минем дустым! «Алыйк аларны да», – дидем мин дә юмартланып. Аккош күле бакчасында ул чакта нәни генә йортым бар иде. Әлсерәп утырган кызлар тиз аякланды.

    Редакциядә Фәизнең яңа урынбасыры Рәфикъ Юныс кына утырып калды. Менә елга якын инде ул элек чыккан җурнал төпләмәләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, бу эштә шактый гына уңышларга да ирешеп килә иде. Ярым ачык ишектән сул күзенең челт-челт йомылганы гына ишетелеп калды. Күңеленә хуш әсәргә туры килгән димәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Фәиз һәлак булгач, Рәфикъ абый шактый елларга «Идел»нең де-факто җитәкчесенә әверелде.

    Спонсор эзләүчеләр бу һөнәрләрен балыкка йөрү белән тиңли икән. Йә эләгә, йә юк. Заманча теләнүнең чын осталары пәйда булды ул елларда, хәзер дә бар, ләкин Фәиз андый түгел иде. Шул... Кайтып төшкән ул шул ук көнне. Балыксыз кайткан балыкчыны күз алдына китерегез! Кайткан. Редакциядә урынбасардан башка беркем юк. Тып-тын. Тәртипсезлек.

    Икенче көнне дә ачуы бетмәгән иде әле. «Үзегез генә китсәгез бер хәл, бөтен редакцияне эштән аергансыз», – диде. Тавыш тембрларында бездән бераз көнләшү дә сизелә иде. «Гафу үтенеп гариза языгыз!»

    «Абый, бүтән алай эшләмәм», – дип Ләис гариза язды. Мин исә гафу үтенеп торганчы эштән китәргә үк булдым. Күптән һава алмаштырырга кирәк иде инде. Өстәвенә Саба районының бер авылында колхоз хезмәткәренә йорт салырга дип шабашка да тәкъдим иткәннәр иде. Хәер, монысы инде бөтенләй башка кыйсса.

    Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе