Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      788
      0
      5

    Чебешләрне язын да саныйлар, яки Тукай премиясе турында

    “Чебешләрне көзен саныйлар” дисәләр дә, яз ае белән елның иң көтеп алган вакыйгасы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасына бер айлап вакыт калып бара. Әлеге премияне һәр елны 26  апрельдә, ягъни бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә тапшыралар. Ул 1958 елдан бирле әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә керткән зур өлешләр һәм фәнни ачышлар өчен бирелә. Ә 1961-1965 елларда һәм 1975 елда премия тапшыру тантанасы уздырылмый.

    Тарихка күз салсак, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тәүге тапкыр “Тукай” романы өчен язучы Әхмәт Фәйзигә, “Шүрәле” балеты өчен композитор Фәрит Яруллинга һәм “Җәлил” операсы өчен Нәҗип Җиһановка тапшырыла. Бүген дә әлеге иҗат җимешләре халык күңеленнән китми. Аларны чын мәгънәсендә үлмәс иҗат үрнәкләре дип атарга була. Заманында әлеге дәүләт бүләген лауреатларга дөрестән дә  лаеклы бирелгән дип әйтми мөмкин түгел!

    Реклама

    Быел Тукай премиясенә 16 кандидатура тәкъдим ителде. Әлбәттә, беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда әлеге премияне бирү мәсьәләсе төрле каршылыклы фикерләр тудыра. Халык фикере, әдәбият галимнәренең теләк-тәкъдимнәре, матбугат сүзе икенче планга күчеп, исәпкә алынмыйча калына кебек. Чөнки кайбер лауреатларга башкарып чыккан бердәнбер зур эше өчен яисә гомер көзенә җитеп, шушы мәртәбәле премияне алырга өметләнеп торучы өлкән яшьтәге язучы, сәнгать эшлеклесенә бертөрле ярдәм максатыннан тапшырылган кебек тоелмас иде. Һәрхәлдә, халык шушы фикердә тора. Уйлап карагыз әле, соңгы еллардагы кайбер премия ияләренең “иҗат”ларын Әхмәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин кебек шәхесләрнең иҗатлары белән тиңләп буламы икән?

    Икенче төп мәсьәлә – яшьләргә ишекләр кайчан ачылыр? Биредә әдәбият өлкәсендә зур адымнар белән җиң сызганып иҗат итүче Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек яшь шагыйрьләрне әйтми мөмкин түгел. Бу фикер бары тик Г.Тукай премиясенә генә кагылмый. Әйтик, быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә яшь шагыйрь Булат Ибраһимов һәм язучы, филология фәннәре кандидаты Хәнәфи Бәдигый тәкъдим ителгән иде. Яшьләр премиясенә яшь шагыйрь түгел, олы шагыйрь ия булды.

    Фикерләрдә һич кенә дә олы шәхесләребезнең бай иҗатына тап төшерәсе килми. Ләкин ни дә булса иҗат итү - бернәрсә, ә шул тырышлыгыңны халыкның кабул итеп, хәтерендә саклавы - икенче. Алар бер көнлек яисә бер тантаналык иҗат булып калмыйча, гасырлардан гасырларга сакланып калырлык булсын иде. Шулай ук иҗат дәрте белән кайнаучы “яшьләргә” дә юл бирү кирәктер. Алар – татар милләтенең киләчәге. Ә киләчәкне үстерү “безнең” кулларда... диясе килә дә бит...

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама