Логотип Идель
Блоглар

Чиратта интекмәдем, имеш... “Госуслуги” аша “татартелле” документ юллау хикмәтләре

Беркөнне дәүләт хезмәтләре порталыннан хат килде. Республика порталы туган көнем белән котлаган һәм паспорт алмаштырырга вакыт җиткәнлеген искәрткән. Искә төшерү бик  урынлы иде, чөнки кәгазь эшләрен һәрвакыт хәтердә тоту мөмкин түгел. Яңа документ алуга гаризаны бер ай эчендә тапшырып өлгерәсе, дип кисәтергә онытмаганнар, рәхмәт төшкере. 

Беркөнне дәүләт хезмәтләре порталыннан хат килде. Республика порталы туган көнем белән котлаган һәм паспорт алмаштырырга вакыт җиткәнлеген искәрткән. Искә төшерү бик  урынлы иде, чөнки кәгазь эшләрен һәрвакыт хәтердә тоту мөмкин түгел. Яңа документ алуга гаризаны бер ай эчендә тапшырып өлгерәсе, дип кисәтергә онытмаганнар, рәхмәт төшкере. 
Гаризаны мин шушы ук портал аркылы – өйдән чыкмыйча, чиратларда көнемне әрәм итмичә тапшырырга булдым. Кирәге чыгарга мөмкин бөтен кәгазьләремне алдан ук хәстәрләп, ноутбук каршына җайлабрак урнаштым. Хәстәрлек күрүләр хәтта артыкка киткән – гариза-анкета сораулары җиңел һәм аңлаешлы, ә кайбер документларның хәтта кирәге дә чыкмады. Мәсәлән, балалар таныклыклары (билгеле, аларның исем-фамилиясен, туган көннәрен онытмаган булсаң) кирәкмәгән. Ләкин кәефне кырган җитди нәрсә килеп чыкты: анкетада паспортка татар телендәге өстәмә бит кирәклеген, аны өстәтү өчен татарча мәгълүматны гаризада берничек тә язып булмый икән. Ә минем паспортка татарча бит, гәрчә аның хокукый кыйммәте булмаса да, һичшиксез өстәлергә тиеш! Ул миңа берәр өстенлек яки файда бирә, димим. Киресенчә, артык мәшәкать китерергә мөмкин әле. Русиянең кайбер төбәкләрендә кайбер рәсми вәкилләр, иске паспортымны актарганда, гел шушы “татартелле” биткә  кадала иде. Хәтерлим: документымны яңабаштан актарып чыгалар, тегеп куелган битне әйләндерә-әйләндерә артык сораулар бирәләр. Әмма исем-фамилиям, әти исеме, туган җирем ТАТАРЧА язылган паспорттан барыбер баш тартмаячакмын! Бу катыргылы  кәгазь бүтән кешеләргә кайсы кавемнән-ырудан икәнлегемне “кычкырып” әйтсә, үземә Татарстанның суверенитетлы еллары турында бер (бердәнбер ахрысы инде) истәлек буларак кадерле. Паспортка яулык бәйләп фотога төшү кебек озын-озак көрәш нәтиҗәсе түгел ул, тик Мәскәүдән әлеге өстәмә битне “даулап” алу да татарга җиңел генә бирелмәде шул.   
“Татартелле” бланклар шәһәрнең бөтен паспорт  бүлекчәләрендә дә юк – бу кадәресен кешеләрдән ишетеп белә идем. Безнең район бүлекчәсендә бармы ул, әллә юкмы? Телефоннары күрсәтелгән, әмма шылтыратып сорармын, дип хыялланасы да түгел. Паспорт бүлекчәләре номерын сәгатьләр буе җыеп та, беркем төрепкәне алмаганны үз башына төшкәннәр бик әйбәт белә. Шулай итеп, иртәгесен үзем яшәгән районның паспорт бүлекчәсенә киттем. Төп документымны артык мәшәкатьләнмичә генә алмаштырырга уйласам да, шактый чиләнергә туры килер, ахры.
Умарта оясы шикелле гөжләп торган паспорт бүлекчәсендә белгеч эзләп азапланмадым –туп-туры начальник бүлмәсенә уздым. Татар телендәге өстәмә бите булган паспорт  алырга теләвемне әйттем. “Өстәмәле” бланклар безнең бүлекчәдә чыннан да юк икән, әмма паспортны башка бүлекчәләрдә дә алмаштырып була, ди. Начальник Ләйсән Хәкимуллина минем алдымда ук Казанның барлык районнар паспорт бүлекчәләрендәге коллегаларына шылтыратып, “өстәмәле” бланклар барлыгы-юклыгын белеште. Мине кызыксындырган бланклар шәһәрнең Идел буе районы паспорт бүлекчәсендә генә бар икән. Шулай ук Ләйсән Миңнегол кызы, паспортка башка районда гариза бирсәң, ул утыз көн дәвамында ясала, дип кисәтте (үз районыңда ун көн эчендә әзер була). Әлбәттә, бланкларны үзебезнең бүлекчәгә дә заказ белән китертергә мөмкин, ләкин бу эш тагын әллә ничә айга сузылса, нишләргә? Закон бозмас өчен, минем бер айдан да кимрәк вакытым калган. “Кулдагы чыпчык кадерлерәк” дип, “татартелле” әзер бланклары булган бүлекчәгә гариза тапшырырга уйладым.
Өйгә кайттым, электрон гаризаны Идел буе паспорт бүлекчәсенә юлладым. Дәүләт пошлинасын түлисе дә, өч фото әзерләп, бүлекчәгә чакырганнарын көтәсе генә калды. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, “Госуслуги” аша акча күчереп булмый икән. Порталның техник ярдәм хезмәте, “көтегез, федераль казначылык системасында ниндидер проблема бар, акчаны шуңа түләп булмый” дип “тынычландырды”. Ике-өч көн көткәннән соң, түләдем, ниһаять.  “Госуслуги”га телефоннан керергә туры килде, чөнки, фәләненче елда ук алган ноутбук инде бик картайган, кайчагында киребеткән ишәктәй “терәлеп” тик тора. Югыйсә, беркайда, хәтта “Госуслуги”да да телефонымны бернинди электрон адрес, банк операцияләре  белән бәйләмәм – бәласеннән баш-аяк, дигән идем... Ике башлы кош сурәте төшкән паспорт  хакына хәтта  үземә биргән вәгъдәмне бозарга туры килде. Хәер, анысы инде башка мәсьәлә.  Иң мөһиме – түләүне раслаган электрон хатны сөртеп атмаска! Алгарак китеп булса да искәртим: пошлинаны онлайн түләгәнлегеңне паспорт бүлекчәсе инспекторына дәлилләп күрсәтергә туры киләчәк. Менә кайчан вәгъдәмне бозуыма сөенеп куйдым!
Паспортка төсле фото ясыйлар икән. Портал аша гаризага тагып җибәргәндә фотоларга бик зур таләп куелмый, ахры – аннан-моннан селфи ясаганын да портал, ни гаҗәп, кире бормады. Ә фотограф каршына барып утыргач, башны болайрак авыш итәргә, тегеләйрәк янтайтырга яки турайтырга кирәклеге ачыкланды. Әйтерсең, минем портретны Рәчәй “катыргысы”на түгел, ялтыравыклы мода журналы тышлыгына бастыралар... Хәер, бүтәнчә  паспорт алмаштырулар тәтемәс инде  –  гомерлек документ өчен ничек әйләндергәләсәләр дә, түзәсең.
Идел буе районы полициясенең паспорт бүлекчәсендә (Комаров урамы, 14) мине кочак җәеп көтеп тормыйлар иде, билгеле. Үзләре “фәлән көнне фәлән сәгатьтә кил”, дип  хат җибәрсәләр дә, Киров районыннан булуымны белгәч: “Йә, нигә кирәк сиңа “өстәмәле” паспорт?” - дип, йөзләрен сыттылар. (Кабул итүче инспектор – татар исем-фамилияле туташ!) Төп документны теләсә кайсы бүлекчәдә алмаштырырга хакым барлыгын әйткән идем, безнең бүлекчә начальнигын элеп алып селкеп салдылар. Янәсе, “татартелле” бланкларны үзләренә кайтартырга заказ бирмәгән, шул рәвешле, “артык эш”не бүтәннәр җилкәсенә аударган – мин инде болар ашына Киров районыннан  таракан булып төшкән әллә ничәнче кеше икәнмен. Гаепсезлегемне беләм, минем өчен шәһәр буйлап паспорт бланклары белешкән үзебезнең бүлекчә башлыгы адресына шулай ук авыр сүз әйттерәсе килми. Тик... җавап бирергә дип ачылган авызымны кире яптым. Тавыш куптарыр өчен түгел, үзгә максат белән килдем ич. Инспектор бәясен үзе күтәрмәсә, кем күтәрсен соң тагын. Хәер,  чыннан да әлеге бүлекчә бөтен шәһәрне “татартелле” паспорт белән тәэмин итә, булып чыга. (“Өстәмәле” паспорт сораучылары гына анда-санда берничә “сәер” кешедер инде бүгенге “татартелсез” заманда).  
Кат-кат йөрмәстән, паспорт алмаштырырга барыр алдыннан яшәү урыным буенча исәп-хисап үзәгеннән йорт кенәгәсеннән белешмә алдым, никах турында һәм балаларның таныклыкларын, үземнекен һәм,  билгеле, иске паспортны да букчама салып куйдым. Барысының да кирәге чыкты! Балаларның исемнәрен язып куегыз әле, дип, инспекторга аларның таныклыкларын үзем тәкъдим иттем. Үзе белеп сораган булыр идеме, юкмы – биргәч, алып калды тагын. Паспортта балаларның теркәлгән булуын таләп иткән ситуацияләр тормышта еш килеп туа – барысына да әзер торырга кирәк.
Шактый мәшәкать белән булса да, яңа паспортка  кәгазьләрне чиратларда интекмичә тапшыруыма шат идем. Тик... “сюрприз”ның зуррагы көткән икән әле. Бланкка мәгълүмат кертә торган хатын, әллә кайсы гына арткы бүлмәдән атылып чыкты да тантаналы кыяфәт белән: “Мин  татарча белмим! - дип игълан итте. –  Мәгълүмат автомат рәвештә кертелми, татарча сүзләрне кулдан җыеп утырырга тиеш булам”.  Әллә соң татарча белмәгәннәрне, дистә еллар буена бер вазыйфада эшләп, исем-фамилияләрне язарлык күләмдә булса да татарчаны өйрәнергә теләмәгәннәрне махсус шундый урыннарга җыеп утырталармы Татарстанда?!  “Менә сиңа “татартелле” паспорт... алырсың, көт... Сүз саен бишәр хата булса...” дип, бөтенләй пошаманга төштем. Әлбәттә, хаталы паспорт ясасалар, өстәлгә ыргытып, дөресләп бирүләрен таләп итәргә була. Тик бу вариант минем планнарымда  каралмаган шул.  Миңа һәрнәрсәне беренче тапкырдан, берәгәйле, дөрес итеп эшләүләре кирәк! Сүзләренең  ниндирәк хисләр давылы кузгатуын йөземнән “укыган” марҗа, бераз йомшара төшкәндәй: “Хата китмәсен дисәгез, барлык татарча мәгълүматны аерым кәгазьгә язып, беркетеп куегыз!” Аның өчен махсус рәвештә, татарча язылырга тиешле мәгълүматны тырыша-тырыша, һәрбер сүзен ат башы тикле хәрефләр белән язып бирдем. Үрнәк өчен карарга иске паспортым аларда калды ( анысын татарча өстәмә бите белән бергә, дөп-дөрес итеп Буа эчке эшләр бүлегендә 2002 елда эшләп бирделәр, һәм ул егерме елга якын минем горурлану предметым иде) – инде моннан соң “ә”, “ң”, “һ” ...ләрдә хата ясау мөмкинлеге беткәндер, дип, күңел бик өметләнә. Бу борчулы халәт шушы минуттан бирле мине бер генә көнгә “җибәрми”, һәм ул яңа паспортны кулга алып караганчы шулай булачак әле. Татар телен дә белмәгән ниндидер “белгеч” аркасында – никадәр киеренкелек. Әлегәчә ничә кешенең паспортын, тынычлыгын, кәефен бозгандыр ул... Уйлап карасаң, гаҗәп: шулкадәр буш җирдә, шулкадәр кысыр хәсрәт бит бу – закон бозмаган, нормаль кеше борын кашып алу шикелле гадәти бер эш өчен шулай борчылырга тиешмени?! Рәчәйдән гайре тагын кайсы хокукый дәүләттә гап-гади паспорт  алмаштыру гражданның баш бәласенә  әверелә ала?..
 Кыскасы, минем паспортны бозып бирмәсеннәр иде дип, сез дә хәер-догада торыгыз:) Яңа документны алып карагач, сезнең белән күңелле хис-тойгыларымны уртаклашырга насыйп булсын иде!


Рузия Сафиуллина

 


Фото асты:  «Татартелле» паспортка  яулыктан сурәткә төштем әле... 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев