-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли.
-
Милли китапханәдә Сальвадор Дали, Казимир Малевич һәм башка танылган рәссамнар эшләре буенча фикер алышачаклар Дискуссия Альфрид Шәймәрдановның «Айның караңгы ягы» шәхси күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Чыпчык кешеләр
...Бакча йортының түбә кыегы астына ике гаилә чыпчык оя корган. Берсе − өйгә керә торган ишекнең уң ягында, икенчесе − сулда. Көне-төне балаларына җим ташыйлар. Күрәсең, без бакчада булмаган вакытта аулак, җылы урын таптык, дип куанганнардыр инде. Ә без хәзер, бушрак вакыт чыкты исә, бакчага таю ягын карыйбыз. Әлбәттә, песи белән. Шәһәр кызы − песиебез янына күрше-тирә песиләре күрешергә җыела. Мескен чыпчыклар песиләрне күрүгә янгын чыккан кебек куркыныч чыркылдый башлыйлар, авызларына капкан җимне кая куярга белми, әле бер ботакка, әле икенчесенә кунып, тавыш куптаралар. Сәгатьләр буе шулай оча-куна өйләренә керергә курыккач, балалары ач кала, алары да кызганыч нечкә тавыш белән "чииик-чииик" киләләр, "ашыйсым киләәәә" дип елыйлар... Песиләрдә исә алар кайгысы түгел. Алар кунак кызы белән дуслык җепләре урнаштырырга килгәннәр, әмма кунак кызының исе китми: борыны югары. Чыпчыклар да аны кызыксындырмый. Ниһаять, уң як гаилә кошларының берсе моны аңлады бугай, ботактан өй кыегына кунды, аннан ачык калган ишек башына, аннан шактый каранып торгач, тиз генә кыек астына керде дә югалды. Чыпчык балаларының куанычлы чыркылдавы ишетелде. Ул да булмый, чыпчык яңадан җим эзләп очты. Тиз арада ук кайтты, тагы бераз шомланып песиләргә каранып торгач, шул ук юл белән янә балаларын сыйлады да, тагы чыгып очты. Мин сул як гаиләдәге чыпчык балаларын кызганып куйдым: кайчаннан бирле ашамаган бит инде алар. Әти-әниләре икесе дә, үзләрендә бер кайгысы булмаган песиләрдән куркып, һаман алмагач ботагында чыркылдашып тик утыралар...
...Кешеләр... Кешеләр дә шундый: кем кыю, әрсез, батыр, шуның тамагы тук. Кем оялчан, кыюсыз, тыйнак, шул газапланып көн күрә. Белмим инде, кайсысы дөрестер...
Халисә Ширмән
2016
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз