«ӘДӘБИ ПОРТРЕТ» ТУГАНДА. ДӘВАМЫ.
«Әдәби портрет» курсында кайсы язучыларыбызны төшерергә өлгерәбез, дигән сорау иң актуале иде. Бик озын исемлек төзеп, кызлар белән килештердем. Һәм аңлатып куйдым: теләсә кайсы мизгелдә геройлар үзгәрергә мөмкин!
БАШЫ: «ӘДӘБИ ПОРТРЕТ» ТУГАНДА
«Әдәби портрет» курсында кайсы язучыларыбызны төшерергә өлгерәбез, дигән сорау иң актуале иде. Бик озын исемлек төзеп, кызлар белән килештердем. Һәм аңлатып куйдым: теләсә кайсы мизгелдә геройлар үзгәрергә мөмкин! Язучыларның йә эше тыгыз, йә командировкада алар, йә төрле очрашуларда, йә кәефләре киткән вакыт туры килергә мөмкин... Һай ул үзгәргән планнар! Өметләр... юк-юк, нинди генә курьез килеп чыкмасын, өметне өзү турындагы уйны башка да кертеп карамадык. Төрле хәлләр булып торса да, шөкер, татар язучылары күп бит!
«Әллә соң образым яшьлек фотоларында гына сакланып калсынмы?»
Ә менә чынга ашмаган хыял калды әле! Күпме генә, ничек кенә планлаштырсак та, лирик шагыйребез Рәдиф Гаташ белән очраша алмадык. (Әлегә!) Юк, каршы килмәде ул, нишләтәсең, тормышындагы мәшәкатьләрнең артып киткән чагы туры килде. Икенче кабат шылтыратканда, әллә соң минем образым яшьлек фотоларында гына сакланып калсынмы, дигән фикерен дә белгертте ул. Ә кызлар йотлыгып-йотлыгып Рәдиф абыйның китапларын, аның турындагы язмаларны укыды, иҗатын өйрәнде. Май ае иде бит. Шагыйрьне Идел дулкыннары янында, ташларга бастырып, плащ-пәлтәсенең итәге, муенына салып йөрергә яраткан ефәк шарфын язгы җилдә җилфердәгән килеш, мәхәббәт, еллар агышын Идел дулкыннары һәм шагыйрь халәте аша биреп... Рәдиф абый өчен реквизитлар, композиция шактый күп уйланып куелган иде. Безнең үзебезнең караш, әмма халык күңеленә нинди образда кереп каласын шагыйрь үзе хәл итә. Бездән – соклану һәм зур хөрмәт кенә. Үз-үзенә шагыйрь, язучы исемен биреп һәр язганын шедевр дип кабул итүчеләр күбәйгән заманда Рәдиф абый кебек асыл язучыларыбызның кадере арткан, аларның әсәрләрен күбрәк укыйсы килгән вакыт шул. Яшь буын өчен дә менә алар маяк булсын иде ул! Киләсе майларда без дә Рәдиф абыйны фотосүрәткә төшерербез әле! Егет чагыннан да шәбрәк итеп! Алла боерса!
Саный китсәң, фотосессиядә күрешергә өлгерә алмаган шагыйрь, язучыларыбызның исемлеге әлегә җирдән күккә кадәр! Шуңа күрә дә бу пороектны дәвамлы итәсе килә.
Пуантлар маҗарасы
Бер язучыны тугыз ракурстан төшерү әйбәт, әлбәттә, әмма вакыт ягы кыса. Шуңа, күбрәккә өлгерер өчен, икегә бүленеп эшләргә булдык. Язның бер матур көнендә кызларның берничәсе Илсөяр апа Иксанованы төшерергә китте.
Хатын-кыз төрле була, серле була. Илсөяр апаның күңелендә дә мең төрле сагыш, моң, сер яшидер, мөгаен. Әмма аның күзләренең зәңгәрлеге һәрвакыт аяз күкләр белән тоташкан, ул хөр, якты, һәрвакыт ягымлы. Шигырендәгечә...
Каурый болыт булып күккә аштым,
Тамчы булып тамдым гөлләргә, –
Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,
Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?
Язгы үлән булып күтәрелдем,
Яфрак булып шыттым бөредән.
Йә, кемнәрнең ачылмаган язын
Ак кыраулар сугып өлгергән?
Ал таң булып офыкларга кундым
Һәм көн булып төштем өзелеп.
Шагыйрь, диеп сокландылар бар да –
Мин хатын-кыз идем иң элек!
Илсөяр апа Иксанованы фотоларга да чын хатын-кыз образында төшерәсе килде. Аның шигырь китапларын укыган кызлар:
«Илсөяр апаның шигырьләрен укыгач, гел тауларга, ниндидер биеклекләргә күтәреләсе, диңгез җилен тоясы, ераккарак карыйсы килә», – дигән иде.
Ә Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
– Ә беләсезме, Илсөяр апаның балачак хыялы нинди булган? – диде ул безне кызыктырып. Җавап итеп бу урында интервьюдан өзек китерим әле:
«Балачакта бик тә балерина булырга хыяллана идем. Минем тамашачым – капка төбендә утыручы әбиләр. Безнең урамда ул чакта әбиләр бик күп иде. Әниемнең яратып кия торган башмаклары миңа да таман гына диярлек – ул утыз дүртенче размер кия – шуларны эләктерәм дә капка төбендә утыручы әбиләргә концерт куям – аяк очымда биеп йөрим. Шулай биеп йөри торгач, ул башмаклар тишелеп тә чыкты. Балет мәктәбенә укырга китәм, дип йөрүләрем дә хыял булып кына калды. Казанда андый мәктәп юк икән, ә Казаннан да ераккарак китү турында ул вакытта хыялланып та булмый иде. Инде минем әбиләрем рәхәтләнеп театр карый башладылар – мин артистка булырга уйладым. Сигезенчене тәмамлагач, миннән бер сыйныф югары укыган Илдус исемле малай белән театр училищесына укырга керергә ниятләдек. «Мәктәбеңне тәмамла әле башта, аннан карарсың», – дип туктатып калганда әти-әни минем бу хыялдан китәчәгемне тәгаен белгән инде. Җырлый да, юньләп бии дә белмәгән кешедән нинди артист чыксын!»
Менә шушы хатирәләр нык тәэсир итте фотограф-шигырь сөючеләргә. Илсөяр апа белән ясалган фотосессия турында Илүсә Зәйнетдинова хәзер үзе кызык итеп искә төшерә: «Илсөяр Иксанованы төшерәсебезне белгәч, шунда ук шагыйрәдән беренче курста чакта алган интервьюны хәтердә яңарттым. Балачагында балерина булырга хыяллануын сөйләгән иде ул. Илсөяр апаны, һичшиксез, шагыйрь-балерина образында төшерергә кирәк!» Шушы уй башка кереп оялауга, мин Казан буйлап, пуантлар эзләргә тотындым. Балетка кагылышы булган таныш-белешләргә шылтыраттым, сораштым, белештем һәм, ниһаять, Казан хореография училищесында укучы бер егет аша пуантлар юнәттем. Бер кулыма кош, әй юк ла, пуантлар, икенче кулыма фотоаппаратымны тотып, Толстой тукталышыннан Мөштәри урамына – Язучылар берлегенә йөгерәм. Съемкага өлгерергә кирәк!
Әле бит фотоаппаратым салынган чехолда кичә кичтән әзерләп куйган тагын бер реквизитым – ак кәгазьләр бар. Аларның читләрен махсус яндырдым (газ плитәсе өстендә икәнен әйтеп тору кирәкме икән?!), искелек төсмере өстим, янәсе. Өстәвенә өйдә әнисенең факир булып «уйнавын» күзәтеп торучы нәни Нәргизә дә бар. «Болай эшләргә ярамый, кызым!» Әмма... фото өчен кайвакыт(!) ярый.
Ә съемка вакытында шул ак кәгазьнең берсендә өр-яңа шигырь яралды! Әйе, әйе, шигырь язган кыяфәт чыгарып утырырга куштык Илсөяр апага. Ә шагыйрь кеше уйный беләмени?! Ихласлык бөркелгән җан ничек кыланып утырсын? Илсөяр апа да кулына каләм килеп керүгә шигырь язарга тотынды. Ә безгә шул гына кирәк тә! Шагыйрь йөзендәге мең халәтне фотоаппарат хәтеренә сеңдерә башладык. Табигый, ихлас, матур килеп чыкты ул сурәтләр. Илсөяр апаның үзе төсле!»
«Тырышачакмын, кызлар!»
Кызлар Илсөяр апа белән Кабан күле, Камал тирәләрендә йөргән арада, без – икенче төркем Милли китапханә урнашкан тарихи бина – Ушков йорты тирәсендә шагыйрь Разил Вәлиевнең килгәнен көтәбез. Разил абыйның эшлекле депутат чагы. Әлегә чаклы бер тапкыр очрашып сөйләшкәнебез, якыннан аралашканыбыз да юк иде. Бер атна алдан шылтыратып, очрашу билгеләдек. Максатыбызны аңлаттым. Эшләре шактый тыгыз булса да, безнең дә җитди гамәл белән шөгыльләнгәнебезне аңлады, килеште ул. Очрашуга өч көн кала, үзе шылтыратып, очраша алуыбызның икеле булуын кисәтте. Мәскәүләр катнашында бик зур киңәшмә буласы икән.
«Тырышачакмын, кызлар!» – диде ул.
Ушков йортының бик романтик тарихы бар икән. 1904 елда «П.К. Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте» предприятиясе хуҗасының улы Алексей Ушков Университет профессорының кызы Зинаида Высоцкаяга туй бүләге буларак йорт төзергә карар кыла. Алексей гыйшык тотып йөргәндә, Зинаида инде ярәшелгән булган дигән фикер дә бар. Менә шуңа күрә тарихи бинаның таҗында «ЗУ» дигән бизәк уелган. Магнат малаеннан студент кызга үзенә күрә мәхәббәт ымы, бер билге булган, диләр. 1919 елдан бу йорт республика Милли китапханәсенең үзәк бинасы буларак билгеле. Разил абый Вәлиевне дә биредә төшерергә карар кылуыбыз юкка түгел. 1986-2000 елларда ул Милли китапханә белән җитәкчелек иткән, китапларга һәртөрле мәгънәдә якын кеше. Сөйләшкән вакыттан чак кына соңарып килде героебыз. Килде! Шунысы мөһим!
Разил абый безне китапханә бинасы белән таныштырырга алып китте. Бинаның беренче каты элек сәүдә заллары, икенче каты түр бүлмәләр итеп ясалган булган. Иң түрдән күтәрелгән баскыч шәрык сарайларын хәтерләтә: диварларда, ишекләрдә, түшәмдә һәм баскыч кырыйларында алтынсу аждаһалар, һәр җирдә бакыр бизәлешләр... Разил абый сөйләгән кызыклы тарихлар, бина турындагы фактлар белән мавыгып китмәскә тырышабыз. Безнең бит фотога да төшереп өлгерәсе бар!
– Баскычлар янында туктап торсагыз иде!
– Яшел мәгарәдә әйбәт булачак!
– Әйдәгез, балконга чыгыйк, университет фонында...
Татарга тылмач кирәкми, дисәләр дә... фотографка кирәк ул! Безнең тылмач – Гөлнарабыз. Кемне генә төшерә башласак та, араларны якынайта да куя! Матур, тәмле итеп сөйли белә, чөнки. Дөрес урында кирәкле комплиментларны әйтә. Ялгыш төймәләнгән костюм да турая, галстуклар да үз урынына баса, чәчләр дә яңадан таслап тарала. Фотограф күзе генә күргән мең төрле кадр боза торган кимчелек бар бит ул тормышта. Яктылык кирәк, ә кояшның туры нурлары комачаулый! Ак төс матур, әмма фотоаппарат аны яратмый! Һәм тагы, тагы бик күп детальләр.
Зур тәрәзәләрдән бу мәгарә әкият дөньясына тәрәзә булып күренә. Бу бүлмәдә үзебезнең дә фотога төшеп каласы килә. Ә Разил абый инде картотекалар саклана торган бүлмәгә дәшә. Аннан, Казандагы иң кечкенә мәчет, дип китапханәдәге намаз укый торган зур тәрәзәле нәни бүлмәне күрсәтә. Аз гына вакытка дип килгән Разил абый белән иркенләп аралаштык, фотога төшердек. Сизәм, алдагы көннәрдә язучыга ничек якын килергә дип баш ваткан кызларның аралашу осталыгы да, фотога төшерү буенча да остара баралар. Мин боларны күреп, чын күңелдән горурланам!
«Сез яшьләр, барыгыз да шундый!»
Һәм, гомумән, һәр дәрескә кем эшен, кем кечкенә баласын калдыру җаен табып, фотоаппаратлары белән очына-очына Язучылар берлегенә фотодәресләргә ашыгучы кызларга туктаусыз соклана идем. Карусыз җаннар. Мавыгучан кешеләр. Әдәбиятны яратучылар. Романтик фотограф, шигырь сөючеләрем иде алар!
Фотога төшерү буенча дәресләр алабыз, аннан шаулап-гөрләп яңа фотосессия планлаштырабыз, язучыларның иҗаты турында сөйләшәбез, кызык хәлләрне барлап, көлешәбез.
Менә шулай зур хыяллар белән йөргән көннәрнең берсендә... берәү тотты да каты итеп ачуланды! Ачуланды гынамы соң, га-еп-лә-де! Зур язучыларның олы дәрәҗәсенә сыенып, аларны фотосурәткә төшереп, үземә исем ясаучы икәнлегемне әйтте! Язучыларны фотога төшереп, татар язучыларының заманча фотоархивын булдырырга тырышуны мондый күзлектән чыгып бәяләп буласын минем яшь күңел күз алдына китереп өлгермәгән иде шул әле. Бераз югалып калдым. Максатыбыз – татар язучыларын замана яшьләре аңлаган телдә киләчәк буынга җиткерү, хәтер саклау, шагыйрь абый-апаларыбызны оныттырмау, хәтер саклау, дип аңлатырга тырышып карадым. «Сез яшьләр, барыгыз да шундый!» – дип кенә кул селтәде тәнкыйтьчем. Исемә килгәч, бу турыда бер олы язучыбыз белән киңәшләшәсе иттем, ә ул кашларын сикертте дә, хәйләкәр елмаеп: «Ә кем әйтте сиңа милләткә хезмәт итәсе җиңел дип?» – диде дә иңсәмнән какты.
Ә мин эшемне дәвам итәргә уйладым. Туктарга ярамый, исемлек шактый зур, өлгерергә кирәк!
Каршыда әле тагы мең төрле маҗара, кызыклы фотосессияләр көтә иде безне. Иң тыйнак шагыйребезне рок-н-ролл җырчысы образында төшерүебезне сөйләргәдер бит?!
Дәвамы бар
Раилә Хәялиева
«Идел» журналы 16+
Теги: әдәби портрет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев