Логотип Идель
Блоглар

Татар халкы «ярар» дигән сүз белән күп хәлләрне җайлый ул

Ир бала әнисенә нинди мөнәсәбәттә булса, хатынына да шундый булыр, ди халык. Бу – кагыйдә. Һәрхәлдә йөзнең туксаны шулай эшлидер. Әле алай гына да түгел, үзенә хатын сайлаганда да әнисенә охшатып сайларга тырыша ул.

Ата-ана хакы турында сөйләшик әле.

Ир бала әнисенә нинди мөнәсәбәттә булса, хатынына да шундый булыр, ди халык. Килешәм. Бу – кагыйдә. Һәрхәлдә йөзнең туксаны шулай эшлидер. Әле алай гына да түгел, үзенә хатын сайлаганда да әнисенә охшатып сайларга тырыша ул.

Мәчеткә бер пар килде. Хатыны зарлана: «Хәзрәт, ирем үз әти-әнисенә игътибарны күбрәк бирә, минекеләргә алай ук түгел», – ди. Дөрес, никахларда, ике якны да тигез күрегез, дибез. Тик дин ягыннан бу бераз дөрес түгел. Исламда үз әти-әниең беренче урында. Рәсүлебезгә (с.г.в.) сорау бирәләр: «Мин кемне күбрәк яратырга тиеш бу дөньяда?» Җавап бирә: «Әнине», – ди. Аннан соң? «Әнине». Аннан соң? «Әнине». Аннан соң? «Әтине».

Гаилә кору белән, үз әти-әниеңне оныту – зур гөнаһ. Җәннәт безнең әти-әниләр аяк астында. Шуңа күрә, ирегез яисә хатыныгыз сезнең әти-әниегезне үзенекеннән артык ярата алмый, тиеш тә түгел. Монда тигезлек саклау хатын өстендә. Хатын ул – муен. Ул җайлап кына башны дөрес якка борырга тиеш. Әгәр ир өйләнгәч, үз әти-әнисен онытып җибәрә икән, җайлагыз, алып кайтыгыз аны нигезенә. Шунда бәрәкәте дә булыр, кайнанагыз да сезне кызы кебек күрер. 

Әти-әниләргә дә әйтәсе килгән сүз бар. Үзегезнең яшь вакытыгызны онытмагыз. Сезгә дә әти-әниләрегез өйрәткән, аңлаткандыр, тик яшьлек белән колак салынмый бит. Сез дә үз вакытында үзегезчә эшләгәнсездер. Балаларыгыз да сезнең кебек үк. Әгәр алар үзләренчә эшләргә омтыла икән, артык бәйләнмәгез, үзегезне искә алыгыз. Яшьләргә: «Ярар, дияргә өйрәнегез», – дим. Татар халкы «ярар» дигән сүз белән күп хәлләрне җайлап куя. Әти-әниегезнең дә йөрәге бозылмас.
 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев